Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:07

17 гыйнвар Акмәчәтнең җәмигъ мәчетендә кырымтатар милли хәрәкәте ветераны, кеше хокуклары өчен көрәшүче Зәмфирә (Зампира) Асанова белән хушлаштылар.

Хушлашу чарасында кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев, Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров, Мәҗлес әгъзалары, Истанбул кырымтатар үзәгә рәисе Джелял Ичтен, украин милләтчәләре конгрессы вәкиле Василь Овчарук, мәрхүмнең ике туган абыйсы Кырым инженер-педагогия университеты ректоры Фәүзи Якубов, милли хәрәкәт ветераннары чыгыш ясап, Зәмфирә Асанова гөмер буе халкының азатлыгы өчен көрәшкенең, бу көрәшне ул 1957 елда башлап гөмеренең соңгы минутына кәдәр дәвам иткенен сөйләдәләр.

Акмәчәтнең җәмигъ мәчетендә җеназа

Акмәчәтнең җәмигъ мәчетендә җеназа

Фәүзи Якубов үзенең чыгышында “Миңа Зәмфирә белән күп сөйләшергә насыйп булды, ул балачактан бик зирәк иде. Без аның белән мәктәптә укыган вакытта ул доктор булырга хыяллана иде. Шулай булды да. Зәмфирә Мәскәү медицина институтын тамамлады, ләкин ул икенче юлны сайлады. Яшь чактан милли хәрәкәттә катнаша башлады һәм бу юлдан гөмеренең соңгы минутына кадәр барды. Мостафа, сине күп кешеләр белә, хөрмәт итә, ләкин Зәмфирәнең беренче сүзе милләт булган булса аның икенче сүзе – Мостафа иде”, диде.​

Мәрхүмәнең өстенә кырымтатар милли байрагы ябылып, җеназа догасы укылганнан соң мәчеттән табут Мәҗлес бинасына хәтле кулларда алып барылды. Мәрхүмә Акмәчәтнең Абдал зиратының мөселман өлешендә җирләнде.

1957 елда Зәмфирә ханым Әхмәтхан Солтан, Мостафа Сәлимов, Әнвәр Аблаев һәм башка кырымтатар зыялыларының компартия башлыгы Никита Хрущев исеменә юлланган хатын халык арасында таратты. Бу аның милли хәрәкәттә беренче гамәле иде. Ул шулай ук Юрий Андропов кабул иткән инициатив төркемгә дә керде. Бу очрашудан соң Мәскәүдән кайткан Зәмфирәне 1967 елда эштән чыгаралар. Тиешле органнар аны авыру дип психбольницага урнаштырырга омтылганнар.

Зәмфирә Асанова кырымтатарларны даими яклаган генерал Петр Григоренконың кулга алынуына каршы үткәрелгән митингта катнаша, ул вакытта бу митингта бер украин да катнашмаган. 1989 елда ул Кырымга кайта, хастаханәдә эшли, ләкин Дмитрий Сахаров җеназасында катнашкан өчен эшендә проблемнар чыга башлый. Шулай итеп 1990 елда ул эштән китә, милли хәрәкәттә эшен дәвам итә.

Зәмфирә Асанова Мәскәүнең кеше хокуклары өчен көрәшүчеләре белән Кырымга кайткач Киевтагылар белән тыгыз элемтәдә торды. Аның үзенең гәиләсе булмады, ул тулысынча милли хәрәкәткә бирелеп яшәде. Ул 72 яшендә иде. Җеназада аны “Кырым анасы” дип атаучылар да булды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG