Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Ленин һәйкәлләрен саклый. Яшь буын аны белми


"Кем ул – Ленин?"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:58 0:00

Азатлык сораштыруы: "Кем ул – Ленин?"

21 гыйнварда Владимир Ленин үлеменә 90 ел тулды. Азатлык сораштыруында катнашкан яшь буын казанлылар аның кем булуын төгәл генә әйтә алмады. Шәһәрдә юлбашчыга берничә һәйкәл тора.

Сораштыруда катнашкан мәктәп укучылары гомумән Ленинның кем булуын белми булып чыкты. Кайберәүләр аны шагыйрь яисә язучы дип белдерсә, күпләр бу сорауга җилкә сикертте. "Кем ул – Ленин?" дигән сорауга күпләр җавап бирүдән баш тартты. Берәүләр моны камерага карап сөйләргә теләмәү белән аңлатты. Ә кайберәүләр, мин аның кем булуын барыбер белмим, дип тизрәк ераклашу ягын карады.

Дөрес, егерме яшь чамасындагылар Ленинның кем булуын бераз чамалады анысы. Берәүләр аны коммунист, икенчеләр пролетариат юлбашчысы, өченчеләр бик акыллы кеше дип белдерде.

Ульянов һәйкәле янында университет укучылары аның кем булуын азмы-күпме чамаласа да, кайчан туганын һәм кайчан үлгәнен анык кына әйтүче булмады. Араларында хәтта Ленинның илленче елларда үлүен әйтүчеләр дә булды.

Восстания бистәсендәге Ленин һәйкәленә 1930 елларда латинча татарча "Linin" дип язылган булган
Восстания бистәсендәге Ленин һәйкәленә 1930 елларда латинча татарча "Linin" дип язылган булган
Совет чорында Ленинны белмәгән кеше сирәк иде. Советлар Берлегенең һәр шәһәрендә Октябрь инкыйлабы юлбашчысына бертөрле һәйкәлләр тора иде. Хәзер инде аларның күбесе юк, Казан исә үз һәйкәлләрен саклый. Аларның кайберләре идеологиядән тыш тарихи әһәмияткә дә ия, ди белгечләр.

Иң зур сыннар 1954 елда куелган. Берсе Казан Федераль Университеты каршында (ул чакта Казан Дәүләт Университеты), уку йортына нигез салынуның 150 еллыгына багышлап урнаштырылган. Икенчесе шул ук 1954 елда Казанның Ирек мәйданында куелган.

Ленинга Казанда иң беренче һәйкәл куелганда исә ул әле исән иде. Агач һәм таштан ясалган бюст Казанда 1920 елда Ленинның 50 яшь тулу уңаеннан урнаштырылган булган.

1922 елның гыйнварында Ленин вафатыннан соң Татарстанда аңа һәйкәл ясау өчен акча җыю оештырыла. Ленин бакчасында аның бюсты 1924 елның 7 ноябрендә куела. 1925 елның 25 июнендә Татар совет автономиясенең биш еллыгы көнендә ул бюст зур бронза һәйкәлгә алмаштырыла.

Ленин һәм Сталин һәйкәле
Ленин һәм Сталин һәйкәле
Казан Кирмәне каршында китаплар өелгән Ленин һәйкәле бар иде. Заманында китаплар урынына Сталин утырган булган. Сталинның шәхес шөһрәте хөкем ителгәннән соң Сталин алынып, Ленин янына китаплар "өелгән".

"Живой журналда" язучы Дмитрий Кудинов элекке Советлар Берлеге һәм чит илләрдә Ленинга һәйкәлләрнең рәсемнәрен һәм алар турында мәгълүмат туплаган. Үзе Казанда яшәмәгән Дмитрий казаннар ярдәме белән 16 һәйкәлнең рәсемнәрен тапкан. Мәгълүмат инде 2009 елдан бирле яңартылмаган, һәйкәлләрнең кайберләре җимерелгән булырга да мөмкин.
XS
SM
MD
LG