Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:57

25 гыйнварда Мәскәү татарлары милли-мәдәни мохтариятенең конференциясе узачак.

"Ватан" фиркасенең элекке рәисе, җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәт Миначев конференциягә күбрәк татарның килүен тели. Төрле оешмаларга чакырулар да җибәргән ул. Миначев фикеренчә, Мәскәүдә татар оешмалары арасында каршылык дәвам иткәнгә ике төркемне берләштереп эшләрне алга җибәрердәй лидер булырлык абруйлы кеше юк. Мөхәммәт әфәнде Азатлык сорауларына җавап бирде.

– 25 гыйнварда булачак Мәскәү татарлары милли-мәдәни мохтарияте конференциясенә әзерлек эшләре ничек бара, бу эшләргә шәһәрдәге барлык мохтариятләр һәм иҗтимагый оешмаларның да лидерлары җәлеп ителгәнме?

– Бу конференция турында бәхәсләр 2012 елдан бирле бара инде. Рәсим Акчурин тартып-сузып килде бөтен эшләрне дә, ә аннан соң үзе мохтариятне ташлап китте.

Шулай ук икенче бер төркем – татар лидерлары, үз вакытында Әсәдуллаев йортына килеп баш булганнар, шулай ук 21 декабрь көнне "Метрострой" мәдәният йортында конференция уздырганнар дигән хәбәрләр бар. Ул чарада 26 кеше катнашкан, алар арасында Дамир Сираҗетдинов, Әлфия Галимова да булган. Мин аларның бу чарасын да, элекке елларда Акчурин үткәргән конференцияне дә яшерен җыелышлар дип бәялим. Ул вакытта 22 октябрьдә Әсәдуллаев йортында конференция булырга тиеш иде, әмма Акчурин 21 октябрьдә Милләтләр йортында оештырып куйды аны. Бүлгәләнүләр әнә шул вакыттан ук башланып китте һәм хәзер дә дәвам итә.

25 гыйнварда булачак конференцияне дә алар үзара гына, үзләрендә теркәлгән биш-алты автономиядән бишәр делегат чакырып кына үткәрергә җыеналар. Ишетүебезчә, алар язучы Ринат Мөхәммәдиевне җитәкче итеп сайлап куярга теләгәннәр. Без аңа каршы. Аның теле дә әйбәт, матур яза, әмма татарларга нәрсә эшләгәне бар соң? Әсәр язу бер әйбер, ә милли хәрәкәттә эшләү бөтенләй башка нәрсә. Мин аны яманламыйм да, мактамыйм да.

– Мөхәммәдиевне кем тәкъдим иткән соң?

– Башта аны генерал Акчурин тәкъдим иткән иде. Аннан соң бәлки башка кешеләр дә тәкъдим иткәндер, әйтә алмыйм. Мин Татарстанның Русиядәге вәкиле Равил Әхмәтшин белән сөйләшкәндә аның да Мөхәммәдиевне яклаганлыгы сизелде. Мин аңа Мөхәммәдиевнең ышанычлы кеше булмавын аңлаттым. Әхмәтшин, ярар, үзегез карагыз, дигәнрәк фикер әйтте. Без җитәкче итеп Гаяр Искәндәровны сайларга уйлаган идек. Хәзер вазгыять бөтенләй үзгәрде, Искәндәровны сайлап булмастыр дип уйлыйм. Ә кемне сайларга?

– Ә сез үзегез кемне мохтарият башлыгы итеп күрәсез соң?

– Кызганыч, Мәскәүдә бөтенесе буталып беткән, чөнки безне дәүләт бутый. Берәүләрне дәүләт яклый һәм алай итегез, болай итегез дип идарә итә башлый. Алар дәүләт кушуы белән эшли һәм ахыры начар тәмамлана.

– Ахырында татарларның милли мәнфәгатьләре канәгатьләндерелми, милли эшчәнлеккә зыян килә дип әйтергә телисезме?

– Әлбәттә! Кичә мин ярты төнгә кадәр интернетта утырып 25 гыйнвар көнне булачак конференциягә чакырулар тараттым. Килегез һәм катнашыгыз дип әйттем.

– Сез чакырган татарларны һәм автономия канаты астына кермәгән башка милли оешмаларның вәкилләрен бу җыелышка кертерләрме соң? Моңа кадәр булган чараларның кайберләре яшерен рәвештә узды, ә кайберләренә кертмәделәр.

– Мин бу юлы килгән барлык татарларны да кертерләр дип уйлыйм, чөнки оештыручылар конференциянең узуын тели. Тагын шул ягын да онытмыйк – конференция узса да аның нәтиҗәсе булмаска мөмкин. Сираҗетдиновлар үзләренең документларын теркәлү өчен тапшырганнар, димәк, 21 декабрьдән 25 гыйнварга кадәр алар теркәлергә һәм үзләренең документларын алып килергә мөмкиннәр.

– Акчурин чыгып киткәч автономия җитәкчелеге Кәрим Шакиров кулына калды. Ул өлкән кеше, сиксәннең теге ягында.

– Аңа инде быел 89 яшь тулачак.

– Нигә Мәскәүнең татар хәрәкәтенә яшьләр, 30-40 тирәләрендәге аякларына нык басып торган эшмәкәрләр, белемле кешеләр җәлеп ителми? Егәрләре булган яшьләр дә бар бит. Әллә аларның милли хәрәкәт белән вакланасылары килмиме?

– Мәскәүдә халык икенче төрлерәк шул. Әгәр аларны чакырсалар, яхшы каршы алсалар, татар проблемнары турында ачылып сөйләшсәләр – килергә дә мөмкиннәр. Әсәдуллаев йортының моңа кадәр очы-башы булмады. Килгәннәрне яхшы каршылаучы да юк иде. Әллә нинди оешмалар кереп урнашты, бөтен нәрсә акча алуга корылган иде. Анда татарны җыярга кирәк иде, ә җыючы булмады. Акчуринның абруе бар иде һәм ул җыя да ала иде, әмма теләмәде. Барсы да акча ягын гына каера.

Хәзер менә Акчурин ташлап китте, татарларга да, аларның киләчәгенә дә, йортларына да төкерде генә.

– Мохтариятнең яңа низамнамәсе (уставы) әзерләнгән. Анда нинди яңалыклар бар?

– Без бу низамнамәне бергә җыйнаулашып әзерләдек. Төрле үзгәрешләр дә керттек, әмма әле аны кабул итү кирәк. Белүемчә, Сирҗетдиновлар төркеме дә яңа низамнамә әзерләгән. Безнең документның төп яңалыгы шунда – мохтарияттәге барлык эшләр дә беренче чиратта татар телендә алып барылырга, рус теле икенче урында булырга тиеш дип язылган. Без автономия эшендә бөтен татар иҗтимагый оешмалары, төрле җәмгыятьләр катнаша дип яздык.

Хәзер ике төркем арасында тагын таркалыш китте. Без тагын көрчеккә барып төртеләчәкбез. Дамир Сираҗетдиновлар ягын да аңларга кирәк. Алар шулай ук Мәскәү татарлары, читтән килмәгәннәр.

– Түгәрәк өстәлгә утырып, уртак фикергә килү мөмкинлеге бармы?

– Беләсезме, бу мәсьәлә 25 гыйнварда хәл ителергә мөмкин. Әлбәттә берләшергә кирәк. Әмма Сираҗетдиновларны нык рәнҗеттеләр. Сираҗетдиновны мәхкәмәгә биреп 157 мең сум штраф түләттерү карары чыгарттылар. Әлфия Галимованы эштән кудылар. Монда берләшү тәкъдиме ясар өчен башка, бу эшләрдә тапланмаган, абруе булган кеше кирәк. Мәскәү татарлары арасында абруйлы кеше юк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG