Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов прокуратураны экстремистик күренешләргә игътибарлырак булырга чакырды


Татарстан хөкүмәт йортында Татарстан прокуратурасының 2013 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов прокуратура оешмаларының экстремистик төркемнәренең үсеш алу сәбәпләрен ачыклау өчен дәрәҗәдә эш итмәүләрен күрсәтә дип әйтте.

“Әлбәттә, бу өлкәдә хокук саклау оешмаларының эш нәтиҗәсе үсеше бар, әмма кисәтүләр бар. Кайбер районнарда традицион булмаган ислам йогынтысы, экстремистик оешмалар вәкилләре эшчәнлеге чагыла. Чистай районында террорчылык күренешләре, Нурлат районында массакүләм сугышу сәбәпләрен бетерү нигезендә үз вакытындла чаралар кабул ителмәгән. Әлкидән, Биектаудан һ.б. районнардан мәгълүматларга игътибарлы булырга кирәк. Андый фактларны яшереп калдырырга ярамый. Булган вакыйгаларга үз вакытында прокуратура позициясеннән бәя бирү зарур”, - диде Миңнеханов дип яза «Татар-информ».
XS
SM
MD
LG