Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда "экстремист" пенсионер ханымга карата мәхкәмә утырышы башлана


Ислам нигезендә белем бирүче мөслимәләр дә мәхкәмәгә тартыла
Ислам нигезендә белем бирүче мөслимәләр дә мәхкәмәгә тартыла

Узган ел биш ай өй сагында тотылган, экстремистлар исемлегендә булу сәбәпле, инде җиде ай дәвамында пенсия акчасын ала алмаган Чаллыдан 55 яшьлек Нәкыя Шәрифуллина мәхкәмә каршына басачак. Аны Нурчылар оешмасын булдыруда гаеплиләр.

22 гыйнварда Чаллыда Нурчылар оешмасын булдыруда шикләнелгән Нәкыя Шәрифуллинага карата мәхкәмә башланачак.

"Тикшерү тәмамланды, хәзер инде эш мәхкәмәгә күчте. Мине Чаллыда Нурчылар халыкара оешмасын булдыру гаеплиләр. Чынлыкта ул оешма бөтенләй юк. Миннән тыш тагын кумык Лаура Хапинова да мәхкәмәгә тартыла. Аны әлеге оешмага керүдә гаепләмәкчеләр. Миңа 282нче маддәнең беренче өлеше, аңа икенче өлеше нигезендә гаеп белдерәләр", ди ул.

Шәрифуллина узган елның февраленнән июньгә кадәр өй сагында тотылган.

"Көч структуралары кайда алып барса шунда гына бара алдым. Болай хәтта чүп түгәргә дә чыга алмадым. Аннары инде шәһәрдән читкә китмәү шарты белән азат иттеләр", ди ул.

Нәкыя ханым инде җиде ай дәвамында пенсия акчасын да күргәне юк. Банкта бу хәле аның экстремистлар исемлегендә булуы белән аңлатканнар. Адвокат Нәкыя ханымның пенсия акчасын ала алмуауны мәхкәмәгә шикаять иткән һәм бу эш киләсе айда каралырга тиеш.

"Ярый инде мин 22 ел мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә укыттым. Бәлкем шуның белән бәйләп эш итәләрдер. Әле бит бернинди гаепләре булмаган ике яшь егет - 1986 елгы Илнур Хафизов һәм 1985 елгы Фидаил Сәлимҗановны да гаепләмәкчеләр. Шулай ук берсен Нурчылар оешмасын булдыруда, ә икенчесен шул оешмага керүдә гаеплиләр. Прокурор берсенә 1,6 ел, ә икенчесенә 1,1 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады. Аларның да хисаплары туңдырылган. Безне булмаган оешма оештыруда гаепләмәкчеләр. Әкият бит бу. Бу бары дингә зыян салу булып тора”, ди Шәрифуллина.

Аның сүзләренчә, алар элек мэрия биргән фатир нигезендә эшләнгән “Ихлас” мәдрәсәсендә белем алган. 2007 елда аны ябу карары чыккан. Әмма алар белем алуларын дәвам иткән һәм 2013 елның февралендә бу укучыларның өйләрендә тентү булган. Күбесенең язган дәфтәрләрен, китапларын, кайберләренең Коръәннәренә кадәр алып киткәннәр.
XS
SM
MD
LG