Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Ак Барс Аэро» авиаширкәте хезмәт хакы бурычы нигезендә иң беренче урында тора


Татарстанда хезмәт хакы бурычларның якынча 60 проценты республиканың «Татарстан» һәм «Ак Барс Аэро» авиаширкәтләренә туры килә. "Ак Барс Аэро” үз хезмәткәрләренә 35,3 миллион сум, ә “Татарстан” 30,5 миллион сум тиеш.

Республиканың хезмәт министры Айрат Шәфигуллин бурычлар капланмаган очракта «Ак Барс Аэро» җитәкчелегеннән ширкәт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәчәкләре белән янады.

«Татарстан» авиаширкәте матбугат үзәге хезмәткәре Гөлназ Миңнеханова бу көннәрдә генә октябрь һәм ноябрь айларына хезмәт хакы бурычы түләнүен һәм 25 гыйнварга кадәр инде декабрь ае өчен дә биреләчәген әйтте. Бу хакта «Бизнес Online” яза.

Республикада хезмәт хакы бурчыларының иң күбе Лаеш районына (65,8 млн.сум), Казанга (16,7 млн.сум), Яр Чаллыга (13,7 млн.сум), Чистайга (7,5 млн.сум), Теләче районына (4,1 млн.сум), Түбән Камага (3,2 млн.сум), Спас (2,6 млн.сум), Актаныш (2,2 млн.сум), Мөслим (2,1 млн.сум), Бөгелмәгә (1,4 млн.), Югары Ослан районына (0,5 млн.сум) туры килә.
XS
SM
MD
LG