Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гафури театрында Мәүлид бәйрәме үтте


Илаһилар төркеме чыгыш ясый
Илаһилар төркеме чыгыш ясый

Башкортстанның барлык мәчетләрендә һәм мәхәлләләрендә Мәүлид аена багышланган чаралар дәвам итә. Дини бәйрәмне мәдәният үзәкләре дә кабул итә. Чираттагы шундый чара Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында 21 гыйнвар кичендә үтте.

Уфада дини бәйрәмнәр хәзер Ходай йортларында гына түгел, ә зур мәдәният сарайларында да үтә. Мәүлид бәйрәме элекке елларда мәһабәт Нефтьчеләр мәдәният сараенда да, Башкорт дәүләт филармониясендә дә оештырылган иде. Быелгы бәйрәм тантанасына Башкорт академтеатры җитәкчелеге үзләренең искиткеч матур тамаша залын бирде.

Мөэмин мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе булган Мәүлид бәйрәменең иң колачлысын бу юлы да “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм оештырган. Бәйрәм чарасына дин кардәшләр күпкә алдан килә башлаган иде. Театр фойесында дини китаплардан һәм мөселман киемнәреннән күргәзмә дә әзерләнгән. Ислам дине билгеләреннән кул эшләре осталарының матур эшләнмәләре дә урын алган.

Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин вәгазе
Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин вәгазе
Бәйрәмгә баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәмәт Нигъмәтуллин һәм башка күренекле дин әһелләре чакырулы. Татар милли оешмаларыннан Башкортстан Татар конгрессы, Татар милли-мәдәни мохтарияте, “Берлек” мәдәни-агарту үзәге, “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчеләре һәм вәкилләре дә күмәк килгән. Милләт зыялылары, сәнгать осталарының күп булуы да күзгә ташлана. Казаннан танылган җырчы Айгөл Сагынбаева һәм аның тормыш иптәше – хөрмәтле кунаклар.

Быел да имам-хатип Мөхәммәт хәзрәт Галләм тырышлыгы белән бай дини-мәдәни программа әзерләнгән. Аның котлау сүзләреннән соң, бәйрәмне “Ихлас” мәчете каршындагы данлыклы “Илаһилар” төркеме башлап җибәрде. Аннан соң сүз баш мөфти Тәлгать Таҗетдинга бирелә. Үзенең вәгазь-чыгышында Мәүлид бәйрәменең әһәмияте хакында бай мәгълүматлар бирә ул. Башкортстан мөфтие Нурмөхәмәт Нигъмәтуллин да тормышыбызга ислам диненең гасырлар буена иңдерелгән әхлак-иман кагыйдәләренең бүгенге көндә дә актуаль булуын ассызыклый.

Мәүлид кичәсе өч сәгатькә якын дәвам итсә дә, вакыт сизелми дә үтә. Дин әһелләренең салават әйтүләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләренең чыгышлары сәнгать осталарының мөнәҗәтләре һәм җырлары белән аралашып барды.

Театр залында алма төшәр урын да юк
Театр залында алма төшәр урын да юк
XS
SM
MD
LG