Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:39

Акмәчеттә урысча-кырымтатарча сүзлек тәкъдим ителде


Сүзлек авторларының берсе Александр Горяинов

Сүзлек авторларының берсе Александр Горяинов

21 гыйнвар Акмәчеттә Исмәгыйль Гаспринский исемендәге кырымтатар китапханәсендә "Заманча урысча-кырымтатарча сүзлек"не тәкъдим итү чарасы узды. Сүзлекне Кырымнан Вадим Миреев һәм Мәскәүдән Александр Горяинов әзерләгән.

Яңа сүзлекне тәкъдим итү чарасында катнашкан Александр Горяинов үзенең чыгышын саф кырымтатар телендә ясап сүзлекне әзерләү эше өч ел дәвам иткәнен, бу эштә алар алдан нәшер ителгән сүзлекләрдән файдаланганнарын белдерде.

Бу сүзлекнең башкаларыннан аермасы шунда – монда соңгы елларда кулланышка кергән компьютер һәм башка технологияләр белән бәйле сүзләрнең кырымтатар телендә вариантлары кертелгән. Тагын бер аермасы –урыс сүзләренең кырымтатарчасы тик латин әлифбасында бирелгән. Мәсәлән:

зависнуть (комп.) – toqtap qalmaq (туктап калу)
забастовка – iş taşlav (эш ташлау)
креативный – icadiy istidatı olğan (иҗади сәләте булган)

Сүзлеккә урыс теленнән кырымтатар теленә тәрҗемә ителгән 55 мең сүз кертелгән.

Сүзлекнең соңгы өлешендә сөргенгә хәтле Кырымда булган, ләкин исемнәре урысчага үзгәртелгән иске кырымтатар авылларының элекке исемнәре исемлеге бирелә. Бу исемнәрдә юл бирелгән хаталар да күрсәтәлә.

Сүзлек 300 нөсхәдә авторлар акчасына чыгарылган. Тәкъдим чарасында Кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл, “Мәгарифче” укытучылар берләшмәсе рәисе Сафурә Каджаметова, күп сүзлекләр авторы Сәйран Усеинов, кырымтатар газета-журналларының мөхәррирләре катнашты. Аларның барысы да чыгыш ясап яңа сүзлекнең авторларына тирән ихтирам белдерделәр.


Александр Горяинов кырымтатар телендә кирил әлифбасында язылган текстларны латин әлифбасына транслитерация итү программасын да эшләп чыгарып аны интернетта урнаштырган. “Азатлык” радиосы аның белән кыска әңгәмә үткерде.

– Мондый сүзлекнең төп максаты нәрсәдә?

– Бу сүзлек - кырымтатар телен өйрәнергә тәләгәннәр өчен практик кулланма. Кырымтатарлар Кырымга кайта башлагач аларның мәдәниятенә, мәгарифенә, сәнгатенә, теленә Кырымда яшәүче урыслар, украиннар, башка милләтләр тарафыннан игътибар арта бара. Без бу сүзлек Кырымда сугышка хәтле булган тел мохитен торгызырга ярдәм итәр дип уйлыйбыз.

– Ни өчен кырымтатарчасын латин әлифбасында бирдегез?

– Иртәме-соңмы, кырымтатарлар латин әлифбасына күчәчәк, аның өчен без латин әлифбасын өйрәнәргә теләгәннәр өчен файдасы булсын дип шулай эшләдек. Аның өчен без латин әлифбасының кырымтатар теле орфографиясенең да нигез кагыйдәләрен сүзлектә урнаштырдык.

Яңа сүзлекне тәкъдим итү чарасында катнашучылар

Яңа сүзлекне тәкъдим итү чарасында катнашучылар


Кырымтатар халкы Корылтае 1992 елда латин графикасы нигезендә кырымтатар әлифбасын кабул иткән иде. Бу әлифбага 31 хәреф кертелде. 1997 елда Кырым Югары Шурасы бу әлифбаны үзенең карары белән раслаган иде, ләкин моннан соң билгесез сәбәпләрдән эш туктап калды.


Александр Горяинов 1985 елда Мәскәүдә туган. 2008 елда Мәскәүнең авиация институтының математика-физика факультетын тәмамлаган. Физика-математика фәннәре кандидаты (2010). Балачактан кырымтатар мәдәнияте, теле белән кызыксынган. Биш яшендә үзлегеннән кырымтатар телен өйрәнгән, “Туры язабыз” кырымтатар теле кулланмасын чыгарган. Кырымтатар мәдәниятенә, теленә багышланган Medeniye.org сайты мөхәррире.

Вадим Миреев 1955 елда Нукус шәһәрендә туган. 1979 елдан Кырымда яши. Ул кырымтатар теле буенча биш кулланма һәм сүзлек авторы. АКШта аның Н.Д.Абрагимович белән берлектә “Көнбатыш Украинадагы караимнарның теле” исемле өч томлык монографиясе чыкты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG