Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:30

Даша Жукова "расачыл" рәсем өчен гафу үтенде


Дарья Жукованың Instagram сәхифәсендә чыккан, соңыннан сөртелгән рәсеме

Дарья Жукованың Instagram сәхифәсендә чыккан, соңыннан сөртелгән рәсеме

Элекке модель, миллиардер Роман Абрамовичның тормыш иптәше Даша Жукова төшкән бу рәсем интернетны селкетеп алды.

Мода дөньясындагы дизайнер эше, "Гараж" исемле мода һәм сәнгать журналын чыгаруы, әмма беренче чиратта миллиардер Роман Абрамовичның тормыш иптәше буларак танылган Дарья Жукова янә игътибар үзәгендә. Бу юлы - үзенең Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсенә куелган бәхәсле фотосурәте аркасында.

Дарьяның ярымшәрә кара тәнле хатын өстенә утырып төшкән бу рәсеме бар интернетны дер селкетеп алды. Дөнья Русия байларының төрле кыланышларына инде күнеккән, монысына да ул кадәр шаккатмаслар иде, әмма бу рәсем Жукованың Instagram-ында АКШта кара тәнлеләр хокукы өчен көрәшкән Мартин Лютер Кинг искә алынган көндә чыкты. Бер көн соңрак Buro 24/7 интернет сәхифәсе Жукова белән әңгәмә һәм шул ук рәсемне урнаштырды, әмма рәсемдә Жукова астында яткан кара тәнле модельнең аяклары гына калган иде.

"Урындык", "Баш киеме элгече" һәм "Өстәл", Аллен Джоунс, 1969 ел

"Урындык", "Баш киеме элгече" һәм "Өстәл", Аллен Джоунс, 1969 ел

​Яшерен расачылык шикләреннән тыш, монда әле плагиат шәүләсе дә бар. Ике бала анасы, 32 яшьлек Дарья Жукова мондый сәер позалы дизайнны үзе уйлап тапмаган. Аны беренче мәртәбә 1969 елда британ сәнгатьчесе Аллен Джоунс (Allen Jones) күрсәтә. Әмма ул чакта да Джоунс ясаган "Урындык", "Баш киеме элгече" һәм "Өстәл" исемле әсәрләр хатын-кызлар арасында каршылык тудырган. Хатын-кыз хокукларын яклаучы төркемнәр, әлеге әсәрләрне иҗат итүчегә ризасызлык белдергән, "Хатын-кыз да кеше!" дигән шигарләр тотып урамнарга чыккан.

76 яшьлек сәнгатьче Аллен Джоунс бу әсәрләрен ясаганда беркайчан да хатын-кызларны кулланмавын, моның өчен махсус курчаклар ясалганын әйтеп акланырга тырышкан иде. Шул әсәрләрнең бары тик сәнгать буларак кабул ителүен теләгән ул. Ягъни алар чынбарлыкта үз максатларында - утыру, элү, әйбер кую өчен кулланылмаган. Сәнгать әсәре буларак аларның бәясе әле дә шактый югары.

Хатын-кыз хокукларын яклау оешмалары Дарья Жукованың курчак түгел, ә тере кеше өстенә утырып төшкән бу рәсеменә дә кискен тәныйть һәм ачу белдерде. Мода дизайнерларының кайберләре мода һәм сәнгать дөньясында расачылыкны туктатырга чакырды. Жукова бу рәсем өчен гафу үтенде.

2007 елдан бирле Абрамович белән яшәгән Даша Жукова аннан да алда теннисчы Марат Сафинның иптәш кызы буларак билгеле иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG