Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә экстремистлык өчен җәза кырыслатыла


Бүген Русия дәүләт думасы экстремистик җинаятьләр өчен җәзаларны кырыслатучы канунны икенче һәм өченче укылышта кабул итте.

Экстремистик җәмгыять оештыручылар (282нче маддәнең беренче өлеше) хәзер инде дүрт түгел, ә алты елга хөкем ителәчәк. Мондый җәмгыятьләрдә катнашучыларны инде ике түгел, ә дүрт елга уртыртачаклар. Моннан тыш экстремистик оешма эшчәнлеген оештыручыларга (282нче маддәнең икенче өлеше) алты ел төрмә яный.
XS
SM
MD
LG