Accessibility links

Кайнар хәбәр

Филүс Каһиров Ваһапов фестивале белән араны өзгән


Филүс Каһиров
Филүс Каһиров

Филүс Каһиров Рәшит Ваһапов исемендәге иҗтимагый фондтан киткән. Җырчы үз-үзенә хуҗа булу юлын сайлаган.

Филүс Каһиров Азатлык радиосы сорауларына җавап бирде.

– Филүс, Рәшит Ваһапов исемендәге иҗтимагый фондтан һәм бу фонд оештырган Халыкара татар җыры фестиваленнән киткән дигән хәбәрләр бар. Хак булса, нигә китәргә булдың?

– Бу чын хәбәр. Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальдә мин озак кына эшләдем, алты-җиде еллап вакыт үтеп китте. Бу фестивальнең минем иҗатыма ярдәме булды һәм шулай ук минем яктан да бу чарага өлешем кергәндер дип уйлыйм.

Билгеле, һәркем яңа үрләргә омтыла, шуңа күрә, киләчәктә үз-үземә хуҗа булам дигән уйлар белән бу адымны ясадым. Хәзер бу фестиваль кысаларында эшләүче яшьләр җитәрлек һәм аларның иҗатлары да балкып тора, шуңа күрә үз юлымны сайларга булдым.

– Ниндиерәк яңа иҗади планнарың бар, нинди проектларга тотынырга уйлыйсың?

– Мин Казан дәүләт консерваториясендә аспирантурада укыйм, быел тәмамларга тиешмен. Безнең консерватория каршындагы опера студиясендә Шарль Гуноның "Ромео һәм Джульетта"операсы куелачак. Мин анда Ромеоны җырлыйм. Премьерасы 27 февральдә Салих Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында үтәчәк.

"Башмагым"да Кәрим бай - Артур Исламов (с), Галимҗан - Филүс Каһиров
"Башмагым"да Кәрим бай - Артур Исламов (с), Галимҗан - Филүс Каһиров
Бу бик җитди әсәр, Ромео һәм Джульетта партияләре җиңелләрдән түгел. Хәтта аны куярга күп кенә опера театрлары да алынмый. Без бүген барлык көчебезне, дәртебезне һәм илһамыбызны бу операга бирәбез. Бу опера – алда торган иң зур эшләремнең берсе.

Яңа җырлар иҗат итүне дә читкә куймадым. Әлегә үзем бер дә башкармаган халык җырлары, ретро һәм классик җырларны бергә туплап яңа програм да эшләячәкбез. Бу яңа концерт програмы белән тамашачыларымны сөендерәсем килә.

– Татар авылларына, Русия төбәкләренә, шәһәрләргә сине чакыралармы?

– Әлбәттә, әледән-әле шалтыратып торалар. Филүс, кайчан инде безнең шәһәргә киләсең, дип әйтәләр. Мин кыска гына вакыт арасында яңа концерт програмын әзерләп бетереп Казанда гына түгел, төрле төбәкләргә дә чыгачакмын. Аллага шөкер, милләттәшләребез кайларда гына яшәми һәм минем һәр җиргә дә барып җитәсем килә.

– Концертларыңны оештырганда төп җаваплыкны үз өстеңә аласыңмы, әллә гастрольләреңне оештыручы продюсерың да булачакмы?

– Киләчәктә минем продюсер түгел, ә ярдәмчем булыр дип уйлыйм. Концертларның бөтен җаваплылыгын үз өстемә алачакмын. Әлбәттә, җаваплылык минем төркем өстендә дә булачак.

– Иҗади төркемең ни хәлдә, алар синең беләнме?

– Мин Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальдә эшли башлаганчы ук Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге "Мирас" ансамбле белән танышкан идем. Без хәзер аерылгысыз иҗатташлар. Киләчәккә дә яңа уртак уйлар, планнар туа башлады. Төркемемдә яңа җырчылар да, биючеләр булачак. Бүген безнең концертларны Зәмирә алып бара.

– Алга таба да концертларыңны татар классик сәхнә традицияләрендә куячаксыңмы? Европада һәм дөньяда булган башкачарак юнәлешләрне дә кертергә уйламыйсыңмы?

– Бу очракта мин Филүс Каһиров нинди булган һәм ул нинди традицияләрне саклаган – шул килеш калачакмын. Ләкин эстрадага килгәндә уйлар төрлечә. Чит илләрдәге иҗатка карыйбыз да, анда яхшы әйберләр, сыйфатлы җырлар, ниндидер яхшы юнәлешләр һәм күренешләр булуын да күрәбез. Бу яхшы якларны без үзебезнең концертка алырга тырышачакбыз.

Безнең һәрвакытта да уен кораллары да җырчыларның җырлавы да тере тавышка булачак. Халык алдына без камил иҗат белән чыгачакбыз.

– Син татар сәхнәсенең күркәм традицияләренә тугрылыкта калу турында сүз алып барасың. Соңгы вакытта татар сәхнәсенә тәнкыйть сүзләре күбәя башлады. Халык яхшы, сыйфатлы җыр тыңласын өчен нәрсә эшләргә була?

– Дөресен әйтәм, татар эстрадасы җиңел генә хәлдә түгел бүген. Бу хакта мин дә, сәнгатькәрләр дә, тәнкыйтьчеләр дә күп уйлый, үз фикерләрен белдерә.

Алда Филүс Каһиров укытучысы Зилә Сөнгатуллина белән
Алда Филүс Каһиров укытучысы Зилә Сөнгатуллина белән
Монда эшнең башы җырчыларда гына түгел. Бер-берсе белән бәйләнештәге сәнгать дөньясындагыларның уртак җитешсезлеге бу. Яхшы җыр, яхшы сәнгать әсәре кайчан туа? Ул – җырның шигырьләрен язучыдан, композитордан һәм башкаручыдан тора. Өчәүнең иҗат җимеше бергә кушылганда гына яхшы сәнгать әсәре туа.

Минем күптән инде, туп-турыга мин сине яратам дигән сүзләр белән генә түгел, ә яңа образлар белән иҗат ителгән яхшы җыр сүзләренә юлыкканым юк, булса да, бик-бик сирәк кенә очрый алар. Илдар Юзеев, Гөлшат Зәйнашеваныкы кебек образлы, шигъри юллар хәзер бөтенләй диярлек очраганы юк.

Хәзер композиторлар да өч нота тирәсендә генә бутала. Ул өч нотаны йә теге якка, йә бу якка, йә аска, йә өскә генә йөртәләр. Болай да ярый, безнең халык моңа да риза, дип уйлыйлар күрәсең.

Юк! Һичкенә дә моның белән килешергә ярамый. Тарихка кереп калырдай җырлар тудырырга кирәк. Яхшы сүзләргә тарихка кереп калырдай көй дә язылса һәм бу әсәр яхшы башкаручыга бирелсә һәм җырчыга тапшырганда бөтен фикерләрне – менә бу җырны язганда шуны уйладым, бу шундыйрак темага иҗат ителде дип әйтелсә, шул очракта гына чын сәнгать әсәре туа һәм аны халык та яратачак, тарихка да калачак. Һәркем дә шундый уйлар һәм планнар белән яшәсә безнең сәнгатебез дә үзгәрер иде. Ләкин яшьләр арасында ихлас тырышып эшләгән кешеләр бик сирәк һәм аларны санарга бер кулдагы бармаклар да җитә.

please wait

No media source currently available

0:00 0:07:50 0:00
йөкләү


Белешмә. Татарстанның Муса Җәлил исемендәге бүләге иясе Филүс Каһиров 1986 елда Бүздәк районының Килем авылында дөньяга килә. Тугызынчы сыйныфтан соң ул дүрт ел Октябрьски музыка училищесында укый. 2006 елдан Казан дәүләт консерваториясендә Зилә Сөнгатуллина сыйныфында белем ала. Хәзер әлеге уку йортында аспирантурада укуын дәвам итә.

Каһиров 2005 елда Уфада узган "Туган тел" бәйгесендә гран-прига лаек була.

Филүс беренче концертын 2008 елның 15 декабрендә, консерваториянең өченче курсында укыганда куя. Яшь җырчының ул концерты Рәшит Ваһапов исемендәге иҗтимагый фонд тарафыннан оештырыла.

2007 елда ул Рәшит Ваһапов исемендәге Татар җыры фестивале-татар җырын башкаручылар бәйгесендә гран-прига лаек була.

2009 елда композитор Җәүдәт Фәйзинең тууына 100 ел тулу уңаеннан консерватория студентлары көче белән куелган "Башмагым" музыкаль комедиясендә Каһиров Галимҗан партиясен башкара.
XS
SM
MD
LG