Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:37

Төркия вәкилләре Тукайның бөеклеген аңлатты


Узган атна Казанда Тукай музеенда Төркиянең Татарстандагы генераль консулы Сабри Тунч Ангылы һәм төрек язучысы, тәрҗемәче, мөгаллим Фатих Кутлу белән очрашу узды.

Габдулла Тукай әдәби музеенда күп төрле мәдәни чаралар – әдәби-музыкаль кичәләр, мәдәният әһелләре белән очрашулар, яңа китаплар белән танышу кичәләре, музей бәйрәмнәре, мастер-класслар узып тора. Ә бу үзенчәлекле экскурсия Тукай музеендагы яңа проектны – “Йолдызлы экскурсия” циклын дәвам итә. Айга бер тапкыр музейда күренекле замандашларыбыз – мәдәният һәм сәнгать әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, матбугат вәкилләре, галимнәр һәм спортчылар очрашу уздыра.

2013 елның декабрендә Тукай музеенда Төркия республикасының Татарстандагы генераль консулы Сабри Тунч Ангылы кунакта булды. Экспозиция белән танышкач, ул музейның яңа проектына кушылып, экскурсия уздырырга теләген белдерде. “Йолдызлы экскурсовод”ның бу юлы “йолдызлы” юлдашы да булды – төрек язучысы, тәрҗемәче Фатих Кутлу. Алар “Печән базары яхуд яңа Кисекбаш” поэмасы язылуга 105 ел тулуга багышланган, музейда хәзер дә дәвам итүче күргәзмә белән таныштырды. Эш шунда ки, “Печән базары яхуд яңа Кисекбаш” сатирик поэмасының язылу тарихында “төрек сулышы” сизелә. Поэманың иң таныш геройларының берсенең прототибы – үз заманында бик билгеле булган төрек көрәшчесе Кара Әхмәт.

Төркия вәкилләре Тукай иҗатына төрек әдәбияты йогынтысы һәм төрек мәдәниятендә бөек татар шагыйренең урынына да тукталды. Тамашачылар шагыйрь һәм аның замандашлары тормышында Төркия һәм төрек мәдәнияте белән бәйле кызыклы, ләкин аз өйрәнелгән фактлар белән танышты. “Йолдызлы” экскурсоводлар музейның кайбер экспонатларының тарихын да искә төшерде. Алар Габдулла Тукайның Җаек шәһәрендә дусты, төрек шәкерте Габделвәли Әмрулла белән төшкән фотосурәтенең дә серен ачып бирде.

Шул уңайдан консул Сабри Тунч Ангылы "Азатлык"ның да берничә соравына җавап бирде:

– Казанга килгәнче Тукай иҗаты белән таныш идегезме?

Тукай фонды вәкиле Фоат Рафиков (у) Сабри Тунч Ангылыга Коръәннең Казан басмасын бүләк итә

Тукай фонды вәкиле Фоат Рафиков (у) Сабри Тунч Ангылыга Коръәннең Казан басмасын бүләк итә

– Тукай – ул татарларның милли шагыйре, татарларның Пушкины дип әйтергә була. Әйе, мин Тукайның иҗаты белән таныш идем, ләкин монда килеп, эшли башлаганга кадәр, ул кадәр үк яхшы белми идем. Хәзер ул миңа яхшырак таныш. Ул вакытта белгән шигырьнең исеме “Көз” иде. Аның мәгънәсе шундыйрак иде: “И, фәкыйрь милләт, кайчан китә синең кышың, көзең... Кайчан туа синең яңа кояшың?” Миңа калса, бүген татарларның “кышы” беткәндер, тәмамлангандыр.

– Тукайны нинди төрек шагыйре белән чагыштырыр идегез?

– Тукайга, шәхес буларак, берничә яктан карарга мөмкин. Беренчедән, ул – милли шагыйрь. Бу ягы белән безнең милли шагыйребез Мәхмәт Әкиф Эрсой белән чагыштырып була. Бу ике шагыйрьнең уртак яклары белән беррәттән, аерымлыклары да шактый. Мисал өчен, Тукай үз шигырьләрен традицияләрне бозып язган дип әйтергә мөмкин – ул заманча татар телендә язган, ә Мәхмәт Әкиф Эрсой традицияләрне дәвам итеп, башка телдә язган – төрек телендә язмаган. Безнең Орхан Вәли исемле шагыйребез бар, ул яктан менә ул Тукайга ошаган, ул да иске традицияләрне җимереп, яңа, саф төрек телендә яза башлый. Өченче яктан караганда, Тукайның бик трагик язмышы да безнең игътибарыбызны җәлеп итә – ул бик яшь вакытта тормыштан китә. Бу яклап та Тукайны Орхан Вәли белән чагыштырырга була, ул да Тукай кебек яшь чакта вафат булмаса да, утызны узып киткәч үлә. Һәм шул үк вакытта, аның да язмышы бик трагик булган – бик изелеп, авыр шартларда яши ул.

– Төркиядә Тукайны беләләрме?

– Татарстанны һәм татарларны кем белә, шулар Тукайны да белә. Татарстанны һәм татарларны белмәүчеләр, Тукайны да белми. Шуңа күрә, миңа калса, күбрәк тагын да белергә тиешләр. Шуны әйтеп үтәргә кирәк – Анкарада Тукай музее эшләп килә, 2012 елда Истанбулның Әюп районында Тукай исеме белән аталган паркта шагыйрьгә һәйкәл куелды. Шулай ук Анкарада Тукай урамында шагыйрьнең 125 еллыгына багышлап ачылган монумент та бар.

Экскурсия барышында тамашачыларга Тукай үлеменә карата Төркиядән килгән некрологлар эчтәлеге белән дә танышырга мөмкинлек булды. Төрек язучысы, тәрҗемәче, мөгаллим Фатих Кутлу "Азатлык"ка шуларны сөйләде:

– Төркиядә Тукай вафат булган айның “Тюрк юрду” (Төрк йорты) исемле журналы тулаем Тукайга багышлап чыгарыла. Ул журнал минем кулыма эләккән иде, ул вакытта ул әле гарәп хәрефләрендә чыга иде, мин аны латинга күчереп, Төркиядә янәдән бер журналда тулаем бастырдым. 2008-2009 елларда ул “Казан утлары”нда дөнья күрде. Ул санда төрек әдәбиятында Тукай иҗатына бәя бирелгән, шигырьләренә анализ ясалган, вафатына карата кичерешләр, шагыйрьгә булган җылы хисләр урын алган. Һәм мин монда, музейда да бер кайгынамә күрдем, әмма ул нинди гәҗиттән икәнен белмим. “Истанбул мәктүб” дигән музей бар, мин кайгынамәне дә, Тукайның вафатындагы Тукай музеенда фотосын төшереп, шушы журналга биргән идем. Бүгенге вакытта шуларны беләбез.

Шагыйрьнең күренекле замандашлары арасында Гаяз Исхакый, Муса Бигиев, Йосыф Акчура. Тукай – бу шәхесләр турында үзенең әсәрләрендә искә ала, шул ук вакытта алар барысы да Төркия белән ничек булса да бәйләнгән. Музейның иң кызыклы экспонатлары арасында Тукай әсәләренең төрек теленә тәрҗемәләре дә бар. Тукайның барча шигырьләрен диярлек төрек теленә Фатма Озкан тәрҗемә иткән.

Очрашу ахырында "Салават күпере" төрек мәктәбе укучылары "Туган тел" җырын башкардылар, Фатих Кутлу “Әллүки” шигырен сөйләде, һәм бу шигырьнең үзе ятлаган беренче татар шигырьләреннән берсе икәнен билгеләп үтте. Тукай фонды вәкиле Фоат Рафиков Сабри Тунч Ангылыга Коръәннең Казан басмасын бүләк итте, ә консул музейга Тукай әсәрләренең төрек теленә Фатих Кутлу тәрҗемә иткән шигырләрен тапшырды.

5 февраль көнне “Йолдызлы экскурсиядә” Габдулла Тукай премиясе лауреаты Рөстәм Әббәзов булачак.

Музей кунаклары

Музей кунаклары

XS
SM
MD
LG