Accessibility links

Казанда мөселманнарны эзәрлекләүгә каршы түгәрәк өстәл утырышы уза


Бүген Казанда чиркәүләр яндыруда шикләнелгән мөселманнарны эзәрлекләү һәм газаплауларга каршы түгәрәк өстәл утырышы уза. Анда тоткарланган мөселманнарның адвокатлары, аларның ата-аналары, Татарстандагы иҗтимагый күзәтчелек идарәсе вәкилләре катнаша.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Facebookта язуынча, чара узарга тиешле "Идел" кунакханәсе янында полиция машиналары, ФСБ хезмәткәрләре, экстремизмга каршы тору үзәге вәкилләре китерелгән.

Башта түгәрәк өстәлнең узу урыны дип Карл Маркс урамындагы бина билгеләнгән иде, әмма берничә көн элек Татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" татар яшьләре берлегенә әлеге бинаны бушатырга кушылды.

Билгеле булганча, Чистайда тоткарланган берничә мөселманны чиркәүләр яндыруны үз өстенә алсын өчен газаплаулары әйтелде. Ялланган адвокатлар алар янына кертелми.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG