Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарларын Киев юлында милиция тентегән


Евромәйдан тарафдарлары белән милиция арасында чуалышлар
Евромәйдан тарафдарлары белән милиция арасында чуалышлар

Украина президенты хөкүмәтне үзгәртергә әзерлек белдерүгә карамастан башкалада урам җыеннары дәвам итә. Киевка баручы бер төркем кырымтатарында милиция шартлаткыч эзләгән.

Акмәчеттән поезд белән Киевка Евромәйданга барган бер төркем кырымтатарлары өстеннән милиция тентүләр үткәргән. Тентү ике тапкыр үткәрелгән: Акмәчеттә һәм Кырымның чыгышында торган Джанкой шәһәрендә. Евромәйданга баручы кырымтатарларны Мәҗлестән координация иткән Мәҗлес рәисенең урынбасары Әхтәм Чийгоз “Милиция шартлаткыч матдәләр эзләде, ләкин бернәрсә тапмады. Чуалышлар кискенләшкән вакытта Евромәйданда кырымтатарлар күп түгел иде. Хәзер анда 40-50 кырымтатары бар. Алар үз ихтыяры белән, үз акчаларына бара”, диде.

Ә менә баштан ук президент тарафында булган җир таләп итүче бер төркем кырымтатарларын берләштәргән “Себат” оешмасы Акмәчеттә матбугат очрашуы үткәреп, тәртип урнаштыгыз, канун нигезендә бандитларга каршы тиешле чаралар күрегез, дип президентка мөрәҗәгать кабул иткән. “Себат” кырымтатарларын, Украина гражданнарын президентка булышырга чакырды.

“Бүген Көнбатыш оппозициянең радикаль адымнарын файдаланып, канунлы хөкүмәтне таркатырга, украиннарны кол итәргә, Украинаны колонизацияләргә тырыша”, диде “Себат” җитәкчеләренең берсе Сейдамет Гемеджи. Декабрь аенда Мәҗлес Евромәйданга булышкан булса, “Себат” хакимият ягында, Киевта Антимәйдан чараларында катнашкан иде.

Регионнар фиркасе кулында булган Кырым Югары Радасы, Кырым хөкүмәте Киевта барган кризис вактында президентны даими яклап төрле мөрәҗәгатьләр кабул итүне туктатмый. Киевта чуалышлар кискенләшкән соң Кырым Югары Радасы президентны гадәттән тыш вазгыять игълан итәргә чакырды. 22 гыйнварда узган сессиядә депутатларның берсе чыгыш ясап, кирәк булса, Кырым Украинадан чыгачак, диде. Ләкин бу аның шәхси фикере булса кирәк, чөнки соңыннан Кырым Югары Радасы рәисе Владимир Константинов “кайбер матбугат чараларында Кырым Украинадан чыга дигән хәбәрләр – чип-чиста провокация. Без беренче чиратта легитим үзәк хакимият органнарына, президентка булышу хакында сөйлибез. Мин өмет итәм, илебез инкыйраздан чыгар, Кырым унитар Украина составында тагын да күбрәк вәкаләтләргә ия булыр”, диде.

Акмәчеттә “Стоп Майдан” акциясе
Акмәчеттә “Стоп Майдан” акциясе
Шуны да әйтергә кирәк, Кырымда протест белдереп яки президентны яклап Киевтагы кебек зур акцияләр юк, ләкин көн саен кичке алтыда Совмин каршында украин оешмалары вәкилләре Евромәйданны хуплап пикет үткәргәндә, аларның каршына Евромәйданга каршы булганнар да килеп чыга. Киевта милиция, “Беркут” белән чуалышларда кешеләрнең үлеме хакында хәбәрләр таралгач акцияләр дә күбәя башлады. Евромәйданга каршы булучы бер төркем яшьләр “Стоп Майдан” акциясен үткәргән булса, “Русское единство” тарафында торучылар Литваның Акмәчеттәге консуллыгы каршында төрле шигарләр күтәреп пикет үткәрделәр.

“Севастополь-Крым-Россия” халык фронтының координаторы Валерий Подъячий “Украина икенче Переяслав Радасына мохтаҗ, Янукович илдәге вазгыятьне контроль итә алмый. Югары Радада президент яклы күпчелек кул күтәрәп кирәкле карарны кабул итә ала. Соң булганчы Янукович үзенең Межигорьесында икенче Переяслав Радасын тупларга тиеш”, диде. (Переяслав Радасы 1654 елда узган иде. Ул вакытта Богдан Хмельницкий юлбашчылыгында украин казаклары украин җирләрен Русиягә кушарга риза булган иде).

24 гыйнварда Кырымның бөтен мәчетләрендә Украинада тынчылык хакына дога укылды. Бу чараны Кырым мөселманнары мөфтияте оештырды.

Шул ук көнне Виктор Янукович хөкүмәтне үзгәртергә әзерлеген белдерде. Бу мәсьәлә 28 гыйнварда Югары Раданың чираттан тыш утырышында каралыр дип көтелә. Президент урам чуалышларында катнашучылар өчен амнистия игълан итәргә җыена. Көч куллануларны туктату өчен президент оппозиция җитәкчеләре белән диалог сөйләшүләр үткәрәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG