Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 13:00

"Бездә мөселманнарга каршы дәүләт терроры бара"


Сулдан уңга: Фәүзия Бәйрамова, Әлмира Жукова, Руслан Гарифуллин

Сулдан уңга: Фәүзия Бәйрамова, Әлмира Жукова, Руслан Гарифуллин

24 гыйнварда Казанда мөселманнарны газаплауга каршы түгәрәк өстәл утырышы узды. Чараны оештыручыларга уздыру урынын берничә кат алыштырырга туры килде.

Башта түгәрәк өстәлнең узу урыны дип Карл Маркс урамындагы бина билгеләнгән, әмма берничә көн элек Татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" татар яшьләре берлегенә әлеге бинаны бушатырга кушылды. 24 гыйнварда чара узарга тиешле "Идел" кунакханәсе янына полиция машиналары, ФСБ хезмәткәрләре, экстремизмга каршы тору үзәге вәкилләре килеп, чараны үткәрүгә ирек бирмәде. Нәтиҗәдә, дүрт кат үткәрү урынын алыштырганнан соң, оештыручылар түгәрәк өстәлне Казгражданстрой җәмгыяте бинасында үткәрүгә иреште.

Түгәрәк өстәл утырышы чиркәүләр яндырылуда шикләнелүче мөселманнарның ата-аналары Башкортстан хокук яклаучысы Әлмира Жуковага мөрәҗәгать итү нәтиҗәсендә булды. Анда тоткарланган мөселманнарның адвокатлары, аларның ата-аналары, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар катнашты. Әлмира Жукова әлеге мәсьәләне хокукый җирлектә чишү максатыннан чарага МВД, прокуратура, ФСБ вәкилләрен дә чакырган, әмма аннан килүчеләр булмады.

"Минем карашка бүгенге көндә Татарстанда, Башкортстанда мөселманнарга карата кысрыклау бара. Әмма Шулай да мин моны тулаем дәүләт сәясәте түгел, ә ниндидер көч структуралары сәясәте дип өметләнәм. Мөселманнар икенче сорт кешеләренә әйләнеп бара. Башкорстандагы вазгыять буенча шуны әйтә алам, мин анда мәхкәмәләрдә яклаучы буларак чыгыш ясыйм, әлегә кадәр мөселманнарның кайдадыр, нәрсәдер эшләүләре турында бер төгәл дәлил китерелмәде”, дип сөйләде Әлмира Жукова.

Җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова Татарстанда мөселманнарны газаплаулар традициягә әверелүенә басым ясады.

"Әгәр бездә Универсиада, Олимпиада кебек зур чаралар оештырыла икән – утырта башлыйлар. Без инде моны белеп торабыз, бу юлы кемне утыртырлар икән дип тетрәнеп көтәбез. Исегездә булса, Казанның мең еллыгына террор акты оештырырга теләгәннәр дип ун-унбиш кешене утырттылар. Алар һаман да утыралар. Аларны ничек газаплаганнарын мин шәхсән үзем беләм, алар миңа хатлар язды. Бу газаплаулар инде ул вакытта ук бар иде.

Әле дә утыручы, алты бала атасы, мөселман Илһам Гомәров миңа ун ел элек аны җиде көн ашатмыйча, эчертмичә тотулары, ток белән газаплаулары хакында язды. Ул бәдрәфтән су эчәргә мәҗбүр булган, резин таяк белән башын кыйнаганнар, башында свастика корганнар, сакалын кискәннәр. Шулай ук ун ел элек Илмир Шәйдуллин язды. Аны да шулай ук җәберләгәннәр, кыйнаганнар, көчләү турында алар оялды язарга, әмма барысы да булды. Кызганычка каршы бу инде бездә традиция”, диде Фәүзия Бәйрәмова.

"Үткәнең җинаятькә бәйле булса, исламга килергә ярамыймыни?

Фәүзия Бәйрамова чиркәүләрне яндыру мәсьәләсендә бу мөселман егетләренең махсус сайлануын да әйтеп узды: “Бездә, Татарстанда, МВД да, ФСБ да, прокуратура, мәхкәмәләр дә – барысы да кешегә каршы. Миңа Татарстан җитәкчеләренең үзләренең дә бу егетләрнең яндыручы булуларына ышанып җитмәүләре хакында әйттеләр. Әмма Татарстан җитәкчеләре дилемма алдында калды: барысын да үзләре яндыручы, оештыручы Мәскәү әкиятенә ышанырагамы, әллә Мәскәүгә каршы барыргамы? Алар Мәскәүгә каршы бармады.

Әгәр игътибар итсәгез, яндыруда гаепләнүче егетләрнең барысының да үткәннәре җинаять белән бәйле. Әйтерсең лә махсус сайлаганнар, ә бәлки чыннан да шулай? Монда дөреслектә ничек булган: аларны өйрәнгәннәр, сайлап алганнар. Ни өчен бу болай эшләнелгән: халык алар ягында булмасын өчен. Беренче тапкыр бу мөселманнарның үткәне җинаять белән бәйле икәнне, диния нәзарәтеннән Рөстәм Батров игътибарга алды. Анда бит мөселманнар түгел, бандитлар утыра, диде.

Алмаз Нургалиев гаризасы

Алмаз Нургалиев гаризасы

Беренче сорау: әгәр дә кешенең үткәне җинаять белә бәйле икән, аны кыйнарга, газапларга, җенси органнарын кисәргә ярыймени? Ярамый моны эшләргә! Икенче сорау: әгәр дә кешенең үткәне җинаять белән бәйле икән аны якларга ярамыймыни? Өченчесе, әгәр дә кешенең үткәне җинаять белә бәйле булса, аның мөселман булырга, исламга килергә, намаз укырга хокукы юкмыни? Мин гомер буе Татарстанда яшәдем, Югары шура депутаты идем һәм шуны төгәл беләм: Мәскәү системы да, Казан системы да бу егетләргә каршы эшли. Бездә мөселманнарга каршы дәүләт терроры бара. Бу бит инде XXI гасыр. Миңа “безнең Татарстан төрмәләрендә җенси органнарны кисәләр”, дип әйтүе оят. Моны хәтта хайваннар да эшләми”, дип сөйләде Фәүзия Бәйрамова.

Ракеталар, чиркәү яндыру, Биләрдә шартлаткыч...

Чарада моңа кадәр аз билгеле булган хәл – Биләрдә ташлар астына
шартлаткыч куюда шикләнелүче, 11 декабрьдән бирле төрмәгә ябылып, шулай ук газаплар кичергән мөселман егете Алмаз Нургалиевның адвокаты килеп, анын хәлен бәян итте. Адвокат егет тарафыннан язылган гаризаны күрсәтте:

Руслан Гарифуллин: "Диния нәзарәте канун бозып мәгълүмат бирә"

Кыерсытылган мөселманнарны яклаучы адвокатлар берсүздән дәүләт органнары тарафынан каршылыклар күп булуы әйттеләр. Боларга өстәп Михаил Мартьянов адвокаты Руслан Гарифуллин Татарстан диния нәзарәтенең әхлак ягына игътибарны юнәлтте. Алар дини карашларны сер итеп тоту (тайна вероисповедания) турындагы федераль канунны бозып, ябылуда булучыларга карата "чит агымнарга карыйлар" кебек шәхси фикерләрен өстәп, аларга каршы мәгълүмат биргәннәр, ди ул.

Гарифуллин хокук сакчылары басымы астында Мартьяновның туганнары яллаган адвокаттан баш тарту турында гариза язуын да җиткерде.


Айрат Ситдиковны яклаучы Сергей Суржиков, алдан сөйләгән адвокатның сүзләренә өстәп, ябылуда булучы егетләрдән гаепләрен танытып, эшне тизрәк йоммакчы булалар дип саный. Килешү нигезендә эшләүче адвокатларны ябылу урыннарына кертмәү мөселман егетләренә каршы дәлилләрнең булмавын күрсәтә, ди Суржиков. Аның фикеренчә, дәүләтнең тикшерү, җинаять эшен ачыклау органнары гаделсез юллар белән эш алып бара, алар үз һөнәрләренең асылын белмәүләрен күрсәтәләр. Адвокатлар да, гаепләүче як та ярышып, бер-берсенә комачау итмичә дәлилләр җыярга тиеш. Ә монда гаепле саналучыны качырып тоталар, янына кертмиләр. Имеш, яклаучысы аның сәламәтлегенә зыян салырга мөмкин.

Ни өчен чиркәү яндыручыларны мөселманнар арасыннан эзлиләр, башка диннәр дә бар бит, нигә аларны да тикшермиләр, ди хокук ялкаучы Әлмирә Жукова. Әлеге сорау ачык калды.

Владимир Рубашный: "Татарстан төрмәләрендә газаплаулар гел булды"

Татарстанның элекке Җәмәгать комиссиясе вәкиле, психолог Владимир Рубашный вакытлыча иректән мәхрүм итү урыннарында (изоляторлар) җәза-газапларның бервакытта да бетмәвен, алтынчы бүлекнең (шестой отдел) кулга алынучыларны сәламәтлекләренә зыян сала бирүен әйтте. Хәзер кулга алынган мөселманнарга намаз уку бүлмәләрен бетерә башлаганнар, Рубашный сүзләренчә, Татарстанда ислам динендә булган, ирегеннән мәхрүм ителгән кешеләргә мөнәсәбәт начарайган, сакал үстерә алмаслык дәрәҗәгә җиткәннәр.



"Рафаэль улыбыз нахакка рәнҗетелде"

Әлеге җыенда катнашкан Рафаил Зариповның әтисе улын сау-сәламәт килеш озатып, соңнан реанимациягә эләгүен искә төшерде. Рафаилнең әнисе дә залда иде, ул малаеның тыныч, гадел булуын, хаксызга рәнҗетелүенә рәнҗүен сөйләде.



Рушан Хөснетдинов: "Авызга дуңгыз мае тыгып җәберләделәр"

Мөселманнарның хокукларын яклау чараларын күрүгә бәйле очрашуда тикшерү изоляторларында утырып чыккан, тикшерүчеләрдән куркыту, басым ясауны күргән егетләр дә бар иде. Илгиз Гыйззәтуллин һәм Рушан Хөстнетдиновларны да сорау алырга алып китәләр һәм тиз генә җибәрмиләр, эш җәберләү, Рушанны кыйнау, авызына дуңгыз мае тыгу, буу белән дәвам итә. Хатыннары, туганнары вакытында эзләргә чыгып, алар ябылудан котыла алганнар.



Эльвира Гамирова: "Алмазны электр белән газаплаганнар"

Җенес әгъсасы киселгән гаепләнүче буларак билгеле Алмаз Галиевның яклаучысы Эльвира Гамирова белдерүенчә, Галиевның аякларына һәм кулларына электр тогы тоташтырып газаплаганнар. Алмаз да әлегә кадәр гаепсез булуын әйтеп килгән. Тик адвокатлар аларның вакыт-вакыт үз-үзләрен сәер тотуларын, тотлыгып сөйләшүләрен белдерделәр. Хокук яклаучылар акылга тәэсир итү чаралары күрелмиме икән дип шикләнә.



Әлмирә Жукова: "Татарстанда кеше хокукларын яклау бик кыен"

Уфадан килгән хокук яклаучы Әлмирә Жукова Татарстанда кеше хокукларын яклау өлкәсендә бик күп каршылыклар булуына һәм бу очрашуга чакырылган дәүләт органнары вәкилләренең килмәвенә, җыелырга урын бирелмәвенә, каршыларына ОМОН җибәрелүенә гаҗәпләнүен белдерде. Ул исә аларны мәсьәләне уртага салып сөйләшергә, Русия президенты Владимир Путинның соңгы юлламасында әйтелгәнчә, диалогка чакырган булган.

Башкортстан белән чагыштырганда, Татарстанда бөтен эшләр ябык ишекләр артында бара, хокук яклаучылар белән сөйләшергә дә теләмиләр. Уфада исә безне беләләр, тыңлыйлар. Аппарат җитәкчеләре белән очрашып сөйләшеп була", диде Жукова.


Мөселманнарны яклау җыенында катнашучылар хокукый юллар белән, кануннарны бозмыйча ябылуда булучыларга ярдәм итәргә тырышачакларын әйттеләр. Төп максатлары – республика җитәкчелеге белән диалог корып, аларны ачык сөйләшүгә чыгарып хокуклары бозылган мөселманнарны иреккә чыгарту.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG