Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның ун өлкәсендә хакимият биналары оппозиция кулына күчте


Киевта оппозиция баррикадасы
Киевта оппозиция баррикадасы
Украинада оппозиция тарафдарлары ун өлкәдә -- Житомира, Винница, Хмельницки, Ровно, Тернополь, Черновцы, Ивано-Франковски, Львов һәм Черниговта өлкә хакимияте биналарын үз кулларына алды. Азатлык хәбәрчесе белдерүенчә, Ужгород һәм Луцкида өлкә хакимияте биналары чолганышка алынган.

Черниговта меңьярым кеше катнашындагы халык җыены өлкә хакимияте башлыгы Владимир Хоменко һәм өлкә шурасы башлыгы Анатолий Мельник вазифасыннан китәргә тиеш дигән карар чыгарды. Җыелган халык шулай ук үз-үзен саклау төркемнәре оештырырга килеште.
XS
SM
MD
LG