Accessibility links

Янукович Яценюкка премьер вазифасын тәкъдим итте


Оппозиция җитәкчеләре Арсений Яценюк (сулда), Виталий Кличко (уртада) һәм Олеһ Тяһныбок (уңда)
Оппозиция җитәкчеләре Арсений Яценюк (сулда), Виталий Кличко (уртада) һәм Олеһ Тяһныбок (уңда)

Украина президенты Виктор Янукович илдәге кризисны чишү турында сөйләшүдә оппозиция җитәкчесе Арсений Яценюкка премьер-министр вазифасын тәкъдим итте.

Украина президенты Виктор Янукович шимбә көнне оппозиция җитәкчеләре белән илдәге кризисны чишү турында сөйләшүдә "Батькивщина" фиркасе җитәкчесе Арсений Яценюкка Украина премьер-министры урынын алырга тәкъдим итте.

Янукович, әгәр дә Яценюк бу вазифага ризалашса, хәзерге хөкүмәтне таратырга әзер булуын белдерде. Икенче оппозицион фирка -- "УДАР" җитәкчесе Виталий Кличкога һуманитар вазифалар өчен җаваплы вице-премьер вазифасы тәкъдим ителгән. Әмма әлеге очрашудан соң оппозиция җитәкчеләре Януковичның әлеге тәкъдимнәрен кире кагулары, үз таләпләреннән чигенмәячәкләре, вакытыннан алда сайлаулар үткәрү өчен тырышачаклары турында белдерде.

Шулай ук Януковичның чуалышлар вакытында тоткарланган кешеләрне азат итергә һәм демократияне кысучы кануннарны гамәлдән чыгарырга вәгъдә итүе турында әйтелә.

Элегрәк оппозиция президентны гадәттән тыш вәзгыять тәртибе игълан итмәскә чакырды. Милли каршылык идарәсе белдерүенчә, андый карар өлгесе инде әзерләнгән.

"УДАР" фиркасе җитәкчесе Виталий Кличко милицияне, махсус көчләрне, хөкемдарларны һәм прокурорларны халыкка каршы репрессияләрдә катнашмаска, аларны якларга чакырды.

Шимбә көнне Югары рада рәисе Владимир Рыбак 28 гыйнварда парламентның гадәттән тыш утырышын үткәрү турында карар имзалады һәм анда гадәттән тыш вәзгыять тәртибе кертү мәсьәләсенең каралмаячагын әйтте. Канун нигезендә президентның андый карары парламентта расланырга тиеш.

Киевның Грушевский урамында демонстрациячеләрнең милиция белән бәрелешләре дәвам итә.

"Свобода" фиркасе Грушевский урамында 22 гыйнварда утлы коралдан яралган тагын бер демонстрацияченең шимбә көнне хастаханәдә үлүен белдерде. Бәрелешләрдә үлгәннәр санының бишкә җитүе әйтелә.

Киев үзәгендә узучы Айтомайдан бу чара җитәкчесе Дмитрий Булатовның кайда булуын әйтүчегә 10 мең доллар акча вәгъдә итте. Булатов 23 гыйнварга каршы төндә "Беркут" көчләре машиналар кәрванына һөҗүм иткәннән соң югалды.

Украинада оппозиция тарафдарлары ун өлкәдә -- Житомира, Винница, Хмельницки, Ровно, Тернополь, Черновцы, Ивано-Франковски, Львов һәм Черниговта өлкә хакимияте биналарын үз кулларына алды. Азатлык хәбәрчесе белдерүенчә, Ужгород һәм Луцкида өлкә хакимияте биналары чолганышка алынган.

Черниговта меңьярым кеше катнашындагы халык җыены өлкә хакимияте башлыгы Владимир Хоменко һәм өлкә шурасы башлыгы Анатолий Мельник вазифасыннан китәргә тиеш дигән карар чыгарды. Җыелган халык шулай ук үз-үзен саклау төркемнәре оештырырга килеште.
XS
SM
MD
LG