Accessibility links

Мәскәү татарлары җитәкчесе итеп Ринат Мөхәммәдиев сайланды


Ринат Мөхәммәдиев
Ринат Мөхәммәдиев
Мәскәү татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе итеп язучы Ринат Мөхәммәдиев сайланды. Мәскәүдәге Асадуллаев йортында татарларның бүген узган хисап-сайлау җыелышына тәкъдим ителгән намзәтләрнең икенчесе -- Татарстанның Мәскәүдәге элекке вәкиле Назиф Мириханов иде.

Мөхәммәдиев Русия башкаласындагы татарларны татулаштырырга вәгъдә итте һәм 21 декабрьдә узган татарлар җыенының хокукый нигезе юк, чөнки анда татарлар гадел рәвештә вәкиллек ителмәгән иде, диде.

Мәскәүдәге "Ватан" фиркасенең элекке җитәкчесе Мөхәммәт Миначев Азатлыкка Мәскәүдә ике төркемгә бүленгән татарларны берләштерерә алырлык абруйлы кеше юк, дигән иде.

Мөхтәриятнең элекке рәисе, генерал Рәсим Акчурин вазифасыннан киткәннән соң Мәскәү татарлары җитәкчелеге өчен көрәш кискенләште.
XS
SM
MD
LG