Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада хакимият фиркасе хокуларны кысучы кануннарын бетермәкче


Украинаның хакимияттәге Регионнар фиркасе депутаты Мыкола Рудьковский Югары радага 16 гыйнварда кабул ителгән кануннарны гамәлдән чыгару турында канун өлгесен тәкъдим итте. Ул кануннар 19 гынвардан башлап хакимият белән оппозиция арасындагы каршылыкның кискенләшүенә сәбәп булган иде. Бу турыда Украина парламентының рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.

Шулай ук Рудьковский тыныч урам җыеннары вакытында кеше хокукларын һәм иреклекләрне саклау өчен хөкүмәт чаралары турында башка бер канун өлгесе дә тәкъдим иткән.

16 гыйнварда кабул ителгән кануннар арасында урам җыеннары үткәрү шартларын нык кырыслатучы кануннар белән бергә яла өчен җинаять җаваплылыгы кертүче, "белгечләр карары" нигезендә мәхкәмәгә кадәр сәхифәләрне ябып тору мөмкинлеге кертүче һәм SIM-карта алу шартларын кырыслатучы кануннар да бар.
XS
SM
MD
LG