Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:48

Stratfor тикшеренү агентлыгы хисабына караганда, Русия төбәкләренең бурычлары хәзерге вакытта артканнан арта һәм федерал үзәккә, зур банкларга яңа икътисади кризис белән яный.

Русия кебек зур дәүләтләрнең төбәкләр белән җиренә җиткереп идарә итү өчен ресурслары җитми. Шуңа күрә бу очракта гадәттә үзәк идарә итү дилбегәсен төбәкнең үз кулларына тоттыра, иң мөһиме - ул лояльлек күрсәтсен һәм бөтен илнең тотрыклыгына үз өлешен кертеп барсын. Русия дә моңарчы шушы юл белән килә иде, ләкин соңгы елларда Кремль төбәкләрне контрольда тотуны арттырганнан арттыра.

Бу үз чиратында Русиянең икътисадына зур зыян салырга мөмкин, диелә Stratfor тикшеренү агентлыгы хисабында.

1998 ел кризисыннан соң үзәк төбәкләр контролен югалтты, чөнки һәр республика, өлкә, край иң элек үз мәнфәгатен кайгыртты, үзен кризистан чыгарырга тырышты, Кремль таләпләрен үтәмәде. Шуңа күрә хәзер федерал үзәк мондый очракның кабатлануыннан курка, ди аналитиклар.

Төбәкләрнең бурычлары арта

Русия төбәкләренең бурычлары болай да бар иде. Ләкин табигый байлыкларга бай төбәкләр аларны тиешле дәрәҗәдә тотып тора алды. Хәзерге күрсәткечләр исә моңсурак сурәт тасвирлый. 2008-2009 елгы кризистан бирле күпчелек төбәкләрнең бурычы 100 процентка арткан: тулаем алганда 35 млрд доллардан (2010) 78 млрд долларга (2014). Standard & Poor’s агентлыгы бу күрсәткечнең 2015 елда 103 млрд долларга кадәр үсүен фаразлый. Бу сан Русия кебек зур ил өчен куркыныч түгел, ләкин бурыч төбәкләрнең үзендә булганга күрә авырлык барлыкка килә, чөнки төбәкләрдә, федерал үзәктән аермалы буларак, бурычны киметү мөмкинлекләре юк, ди Stratfor белгечләре.

Икътисади торгынлык

Бурыч проблемы барлыкка килүенең бер сәбәбе - Русиядә 2009 елдан бирле дәвам иткән икътисади торгынлык. Табигый байлыкларның бәясе югары булуга карамастан, тулаем җитештерү (ВВП) дәрәҗәсе шактый төшкән. 2000нче еллар уртасында аның үсеше 7-8 процент тәшкил итсә, хәзер ул 1,5 процентка калган.

Тагын бер фактор - Русиядә инвестиция климаты бозылу. Шул сәбәпле Русия үзәк банкы 800ләп банкны япкан. Аларның күпчелеге төбәкләрдә урнашкан булган, ә аларның ябылуы инвестицияләр җәлеп итү ягыннан төбәкне бер дә бизәми.

Инвестицияләр кимүе үз чиратында сәнәгать өлкәсенә зыян салган. Сәнәгать кайбер төбәкләрдә бөтен икътисади секторны алып тора. 2013 елны 31 төбәк негатив җитештерү күрсәткечләре белән тәмамлаган. 2014 елда бу вазгыять тагын да кискенләшергә мөмкин, чөнки сорау булмау һәм түбән бәяләр аркасында күпчелек метал сәнәгате оешмалары эшен туктатырга җыена. Мисал өчен, дөньядагы алюминий чыгаручы иң зур ширкәтләрнең берсе Русал Волгоград, Ленинград, Карелия, Урал төбәкләрендә биш корылмасын туктата һәм дистәләгән мең кешене эшсез калдыра.


Федерал үзәк йөкләмәләре

Төбәкләрне бурычка батырган тагын бер фактор - федерал үзәк тарафыннан билгеләнгән шактый авыр финанс йөкләмәләр. Төбәкләрнең кеременең 37 проценты гына үзләрендә кала, калганы Мәскәүгә китә. Федерал үзәк ул акчаны кайтаруын кайтара - төрле субсидияләр һәм дотацияләр рәвешендә, ләкин алар төбәк китергән керемнең 20 процентын гына тәшкил итә. Иң кызыгы, башка күрсәткечләр төшә барганда, төбәкләрдән федерал бюджетка килгән акча күләме соңгы өч елда 12 процентка арткан, дип яза Stratfor аналитиклары.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG