Accessibility links

Кайнар хәбәр

Януковичның мөмкинлекләре кими, оппозиция көчәя


Украина йортына сыенган милиция хезмәткәрләре бәреп кергән оппозиция тарафдарлары алдында
Украина йортына сыенган милиция хезмәткәрләре бәреп кергән оппозиция тарафдарлары алдында

Тарафдарларын югалта баручы Украина президенты Виктор Януковичның атна ахырында яңа дуслар табу тырышлыгы уңышсыз тәмамланды, ә оппозициянең көче тагын да артты.

Оппозиция җитәкчеләре Арсений Яценюк белән Виталий Кличко Януковичның Украина хөкүмәтен үз кулларына алу тәкъдимен кире какты, ә демонстрациячеләр Киевтагы Халыкара җыеннар үзәге бинасына кереп сыенган, бәрелеш вакытында арттан һөҗүм итәргә мөмкин 200ләп полиция хезмәткәрен аннан бәреп чыгарды.

"Украина йорты"н яулау
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:03 0:00

Ул арада протест хәрәкәте элегрәк Януковичның таянычы дип саналган төбәкләргә дә җәелә бара. Украинаның Русиягә йөз тоткан көнчыгышындагы Запорожьеда меңнәрчә кеше өлкә хакимияте бинасын чолгап алды. Якындагы Днепропетровскида футбол җанатарлары җирле хакимият бинасына протест белдерергә баручыларның иминлеген саклады.

Илнең Евромайдан яклы көнбатышында Януковичка каршы чыгучылар инде барлык диярлек өлкә хакимияте биналарын үз кулларына алды.


Шулай ук Януковичның Регионнар фиркасе әгъзасы Мыкола Рудьковский күп кенә хокукларны кысучы, оппозиция тарафыннан "диктатура кануннары" дип аталган, 16 гыйнварда ашыгыч рәвештә кабул ителгән кануннарны гамәлдән чыгару тәкъдимен Югары радага тапшырды.

22 гыйнварда гамәлгә кергән бу кануннар берничә кешенең үлеменә китергән каты бәрелешләргә сәбәп булгач Янукович аларның кайберләрен йомшарту мәсьәләсен карарга әзер булуын белдергән иде.

Узган атнадагы бәрелешләрдә һәлак булучылар -- Янукович Европа берлеге белән якынаю килешүе имзалаудан кисәк баш тартып Русиягә таба борылгач ноябрь ахырында башланган киңкүләм протест чараларындагы беренче корбаннар.

Рудьковский тәкъдимнәренең тексты әлегә Югары рада сәхифәсенә чыгарылмаган. Алар 16 гыйнвар кануннарының барысын да гамәлдән чыгаруны, вакытыннан алда сайлаулар үткәрүне һәм сәяси тоткыннарны, шул исәптән элекке премьер-министр Юлия Тимошенконы азат итүне күздә тота дип көтелә.

Якшәмбе көнне Янукович тарафыннан яңа белдерүләр ишетелмәде. Бары тик президентның матбугат хезмәте аның ике югары ярдәмчесе -- сүзче Дарья Чепак белән Стратегик тикшеренүләр дәүләт институты башлыгы Андрей Ермолаевның вазифадан китү турында гаризаларының Янукович тарафыннан имзалануын игълан итте.

Янукович парламентның 28 гыйнварда узачак гадәттән тыш утырышында хөкүмәтне үзгәртергә вәгъдә иткән иде. Атна ахырында ук кайбер җитәкчеләрнең китүе шул үзгәрешләрнең башы булырга мөмкин дип карала.

Элекке президент Виктор Ющенко чорында саклану министры булган хәзерге депутат Анатолий Һрыценко Азатлык радиосына оппозиция җитәкчелекне тулысынча алыштырудан, шул исәптән Януковичның үзенең дә китүеннән башкага ризалашмас дип исәпләвен белдерде.

Анатолий Һрыценко
Анатолий Һрыценко
"Бөтен карарларны Янукович чыгара. Җаваплы кеше нәкъ менә ул. Минемчә, әгәр әле дә акылы калган икән, ул Русиянең Украинадагы яшерен эшчәнлегенең һәм шуның нәтиҗәсендә килеп чыккан низагның шәхсән аның үзенә каршы эшләвен аңларга тиештер. Чөнки алар аның үзен дә Кремль контроленә таба сөйри. Һәм ул барча бу хәлләрнең ничек тәмамланырга мөмкин булуын аңлый, шәхсән үзе өчен дә. Аның кирәге калмаячак. Русиягә бары Украинаны Европадан читкә этәрү кирәк. Бу максатка ирешкәннән соң Януковичның аларга кирәге калмый", диде Һрыценко.

Якшәмбе көнне Украина саклану минситры Павел Лебедев армия конституциядә билгеләнгән кысалардан чыкмаячак, хакимият белән оппозиция арасындагы каршылыкта катнашмаячк, дип ышандырды.

Янукович сишәмбе көнне парламентның чираттан тыш утырышында гадәттән тыш вазгыять тәртибе кертергә мөмкин дип көтелә. Ул карар инде демонстрациячеләргә каршы хәрби көч куллану мөмкинлеге бирәчәк.

Якшәмбе көнне Киевта зур протест чарасы узмады, узган атнадагы бәрелешләр вакытында атып үтерелгәннәрнең берсен соңгы юлга озату йоласы гына үткәрелде.

Украин православ чиркәвенең Киев патриархаты җитәкчесе, 84 яшьлек патриарх Филарет күптән түгел Янукович биргән дәүләт бүләген алудан баш тартып, кешеләр үтерелгәндә мондый бүләкләр алу әхлак кагыйдәләренә сыя торган хәл түгел, диде.
Азатлыкка интервьюда патриарх ике тарафны дә көч кулланудан тыелырга чакырды һәм шул ук вакытта көч куллану өчен аеруча Беркут хезмәткәрләрен гаепләде.

Патриарх Филарет
Патриарх Филарет
"Үтерүләрне Беркут башлады, шулай бит? Демонстрациячеләр көч куллануга көч белән җавап бирде. Алар үз-үзләрен яклады. Нигә баррикадалар төзергә? Үз-үзләрен саклар өчен. Кемнән? Беркуттан. Беркут студентларны кыйнады. Беркут журналистларга атты", диде Филарет.

Хакимият яклы көчләр резин пулялар гына атуларын белдерсә дә, демонстрациячеләр метал пулялар атылганлыгын раслаучы күпсанлы дәлилләр китерде.

Якшәмбе көнне Киевтагы Халыкара җыеннар үзәге бинасыннан 200-ләп милиция хезмәткәрен куып чыгарган демонстрациячеләр ул бина түбәсендә 7,62 миллиметрлы патрон гильзалары табылуын белдерде. Ул гильзалар әлеге бина түбәсеннән демонстрациячеләргә атып яткан мәргәннәрдән калган дип исәпләнелә.
XS
SM
MD
LG