Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:41

АКШта Русия ватандашы Владислав Мифтахов бомба белән тотылган


Владислав Мифтахов

Владислав Мифтахов

АКШ хакимиятләре 19 яшьлек Русия ватандашы, Алтунадагы Пенсильвания дәүләт университеты студенты Владислав Мифтаховның күпләп үтерү коралы белән кулга алынуын белдерде.

Узган җомга көнне полиция хезмәткәрләре марихуана үстерү турында шикләргә бәйле тикшерү белән килгәч аның өендә әзер бомба һәм бомба ясау өчен кирәкле әйберләр тапкан. Алар бер букчада булган.

Мифтховка күпләп үтерү коралына ия булу, һәлакәт куркынычы тудыру, җинаять җиһазларына, тыелган һөҗүм коралларына, бомбаны гамәлгә китерү җиһазларына ия булу, башка кешегә куркыныч тудыру һәм наркотикларга бәйле берничә гаепләү белдерелә.

Тикшерүчеләргә Мифтахов бомба ясау өчен кирәкле материалларны соңгы берничә атнада интернет аша алганлыгын әйткән.

Полиция аның бомбаны нинди сәбәп белән ясаганлыгы һәм кемне шартлатырга җыенганлыгы турында әлегә берни дә әйтми.

Алтуна мэры Маттью Пацифио шәһәр халкының куркуга төшүен белдерде. "Мондый хәлнең зур шәһәрләрдә булуы турында ишеткән яки киноларда гына күргән бар иде, Алтун кебек шәһәрдә моның булуы турында уйлап та булмый", диде шәһәр башлыгы.

XS
SM
MD
LG