Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:11

Акмәчеттә диктатурага каршы урам җыены үтәчәк


Сишәмбе 28 гыйнвар көнне Акмәчеттә диктатурага каршы урам җыены үтәчәк. Чараны оештыру нияте турында Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров белдерде.

"Мәҗлес Кырымда яшәгән халыкларның язмышын кайгырта һәм тынычлыкка омтыла, шуңа күрә Украинаның диктатурага таба тәгәрәвенә юл куя алмыйбыз. Тыныч халыкны үтерү һәм аларга каршы көч куллануны туктатуны таләп итәбез", диде Чубаров Азатлык радиосының Кырымдагы хәбәрчесенә.

Оештыручылар Мәҗлеснең бу карашына теләктәшлек белдергән һәркемне Акмәчетнең үзәк мәйданына урам җыенына чакыра.

Чубаров Кырым премьер-министры Анатолий Могилев белән телефонда сөйләшкәнен, мәйдандагы Министрлар шурасы бинасына һөҗүм булмаячагы турында әйткәнен белдерде. Оештыручылар урам җыенының тыныч үтәчәгенә ышандыра.

XS
SM
MD
LG