Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымдагы "Идел-Урал" 20 еллыгын бәйрәм итте


Кырымдагы "Идел-Урал" 20 еллыгын бәйрәм итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:31 0:00

Кырымдагы "Идел-Урал" 20 еллыгын бәйрәм итте

25 гыйнварда Акмәчеттә Идел, Урал, Себер татарларының "Идел-Урал" милли-мәдәни үзәгенең 20 еллыгына багышланган бәйрәм үтте.

Тантаналы кичәгә төрле яклардан милләттәшләребез килгән иде. Казан, Киев, Запорожье, Харьков, Донецки, Львов, Алушта, Акъяр (Севастополь), Кизләү (Евпатория), Ялтадан килгән татарлар берләшеп "Идел-Урал"ның 20 еллыгын үткәрделәр.

"Идел-Урал"ны рәсми хакимиятләр вәкилләре дә котлады. Кичәгә килгән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәис урынбасары Ренат Вәлиуллин, Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле Виктор Плакида, Русиянең Кырымдагы генераль консулы Вячеслав Светличный, кырымтатар мәҗләсе рәисе Рифат Чубаров, Запорожьедан генерал-лейтенант, очучы Фәрид Акчурин, Кырым хөкүмәтенең рәис урынбасары Рөстәм Темиргалиев сүз алып "Идел-Урал"ны 20 еллыгы белән котладылар.

"Мин беләм, үзәкне минем әтием бернәрсәгә карамыйча ничек тота, яшәтә. Мин аңа рәхмәтемне белдәрәм. Бу ел "Транс-М-радио"да татар телендә тапшыруларны башлап җибәрергә планлаштырабыз”, диде Рөстәм Темиргалиев.

Бәйрәм барышында "Идел-Урал"ның активистларын, татарлыкны сакларга ярдәм иткән милләттәшләребезне мактау кәгазьләре, дипломлар, рәхмәт хатлары белән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәис урынбасары Ренат Вәлиуллин, Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле Виктор Плакида, Кырымның милләтләр һәм сөргенгә дучар булганнар эшләре буенча җөмһүрият комитетының рәис урынбасары Дмитрий Сумулиди бүләкләделәр.

Рәсми котлаулар тәмамлангач, концерт башланды. Аны Татарстанның халык артисты, Кырымның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзадә Сафиуллина алып барды. Ялтадагы "Акчура" татар үзәге каршында эшләп килгән "Чишмә" татар җыры ансамбле, Мөслимә Фәхретдинова, Киевтан Фатыйма Янгаева, Акмәчеттән яшь кырымтатар җырчылары Әминә Мостафаева, Халисә Аблаева, Вильдан Милушев кырымтатар һәм татар җырларын башкардылар, мәктәп укучысы Әминә Шәрифуллина "Бәдәвам" шигырен укыды. Харьковдан килгән Шәфик Бәширов, Донецкидан Зәкәрия Надыршын, Ялтадан Долорис Имельбаев концертка тагын да ямь өстәделәр.

Бәйрәмдә катнашучыларны милли татар ризыклары - кош теле, бавырсак, чәк-чәк, өчпочмак, пәрәмәчләр, чәй белән сыйладылар.

XS
SM
MD
LG