Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:35

22 гыйнварда Казанда Татнетны үстерү фонды химаячеләр шурасы утырышы узды. Анда оешманың узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалган.

Татнетны үстерү вакыфы дип аталган оешма 2013 елның апрель аенда төзелгән. Аның мөдире итеп соңгы елларда күп шау-шу тудырган "Татар иле" проекты җитәкчесе Раил Гатауллин билгеләнгән. Сигез ай элек төзелгән фондның химаячеләр шурасы утырыш үткәреп узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясаган. Бу хакта фондның мөдире Раил Гатауллин белән сөйләштек.

Раил, Татанетны үстерү фонды химаячеләр шурасы утырышында сүз нәрсә хакында барды?

– Фондка 2013 елның апрель аенда нигез салынды. Аның интернетта сәхифәсен булдырдык. Адресы – www.tat-i.net. Ул сәхифәдә татар интернетчыларыннан әңгәмләр алып алар турында мәгълүмат урнаштыруны максат итеп куйдык.
Ким дигәндә ярты елга бер тапкыр фонд шурасының җыелышын уздырабыз. Әлеге җыелышның беренчесе узган елның җәендә үткән иде, менә хәзер икенчесе булды. Анда узган елга нәтиҗә ясадык, 2014 елга планнар, максатлар билгеләдек.

Шура утырышында кемнәр катнашты?

– Хәзерге вакытта фондның химаячеләр шурасы җиде кешедән тора. Аның рәисе Камал театры мөдире Илфир Якупов, шулай ук шурага Татарстан дәүләт шурасы депутатлары Разил Вәлиев, Фәрит Мифтахов, Таттелеком җәмгыяте җитәкчесе Лотфулла Шәфыйгуллин, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев һәм Дөнья татар конгрессында редактор-модератор Әлфия Юнысова керә. Без алар белән нигездә интернетта татар телле ресурсларны булдыру өлкәсендә нинди эшләр алып бару мөмкинлеге турында сөйләштек.

Әлеге фондка акчалар кайдан килә?

– Бу бик катлаулы мәсьәлә. Хәзер инвестиция кертүчеләр күбрәк үзләренә файда китерү турында уйлый, ә менә XIX гасырларда мәктәпләр-мәдрәсәләр тоткан меценатлар кебек кешеләр юк дәрәҗәсендә. Кызыксыну уяту өчен татар интернетына ихтыяҗ тудырырга кирәк. Бу өлкәдә без волонтерлар белән эшли башладык. Инде бер төркем җыелып бетте диярлек. Алар арасында яшьләр дә, өлкәнрәкләр дә бар. Унга якын волонтер шушы көннәрдә җыелып сөйләшергә җыенабыз. Дөньядагы татар оешмалары белән хезмәттәшлек итүне бер тәртипкә салырга кирәк һәм ул безнең эш юнәлешенең берсе булып тора.

Боларның барысы өчен дә финанслар кирәк. Фондта хәзерге вакытта акча бармы?

– Фонд әле оешып кына килә. Интернеттагы коммерцияле булмаган фондларның эшен карап чыктык. Фондка узган елны бернинди финанс керемнәр дә булмады.

Бу фондка акчалар кайдан килер дип уйлыйсыз?

– Без бай, финанс мөмкинлекләре булган кешеләр белән элемтәгә чыктык. Хәзерге фондларны карасак, Русиядә коммерцияле булмаган вакыфлар өчен дәүләт дәрәҗәсендә субсидияләр, гарнтлар үткәрелә. Без дә дәүләт дәрәҗәсендә нинди ярдәм алырга мөмкин икәнне карыйбыз. Планлаштырган эшләр бар. Бу финанс алуның бер юнәлеше. Ә икенчесе дөньядагы татарлар белән хезмәттәшлек. Әле бит бу акчалата гына түгел, ә башка төрле ярдәм дә була ала.

Әлеге вакыф кайда урнашкан?

– Без хәзергә Белем.ру җәмгыяте каршында җыелабыз. Киләчәктә фондның үз урыны да булыр дип планлаштырабыз.

Күп кенә дәүләт оешмалары интерент сәхифләренең татар телле битләре аксый. Сез бу өлкәдә эшләр алып барырга җыенасызмы?

– Без дүрт ел "Белем җәүһәрләре" бәйгесен уздырып килдек. 2014 елда әлеге бәйгене Татнетны үстерү фонды җитәкләп китәчәк. Аны элек Белем.ру уздыра иде. Бик күп татарларның тәкъдиме белән яңа номинация ачып җибәрәбез. Бу татар шәхесләренә багышланган иң яхшы сәхифәне билгеләү. Яшьләр татар шәхесләрен белми үсә. Шуңа бу номинацияне булдырып татар шәхесләренә карата яшьләр арасында кызыксыну уятырбыз дип уйлыйм.

Дәүләт һәм муниципаль, коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалары сайтларының татар версияләрен эшләтү дә бер максат булып тора. Бик күп министрлыкларның татар сәхифәләре эшли, игътибар зур. Шулай да аларга ярдәм кирәк. Тәрҗемәләрнең дөреслеге бик мөһим. Аннары татар теле икенчел булырга тиеш түгел, ул урыс теле белән бер дәрәҗәдә булырга зарур.

Турыдан-туры татарча мәгълүмат булдыру мәсьәләсен хәл итү дә мөһим. Коммерцияле оешмалар да ике телдә эшләү отышлы икәнне аңларга тиеш һәм бу өлкәдә эшне алып бару кирәк. Мәгариф өлкәсенә килгәндә, мәктәпләрдә бу эш җайга салынган, ә менә югары уку йортларында, шул ук Казан федераль университеты сайтының татар телендә эшләве җайга салынмаган. Шуңа монда бергәләшеп эшләү кирәк.

Хәтта миллиардларча акча бүлеп биреп тә татар телендә эшли торган профессиональ кешең юк икән, ул акча бернинди кыйммәткә ия түгел. Без хәзер "Татар иле" сайты аша да кешеләрне татар телендә сөйләштерү, мәгълүмат урнаштыруга зур игътибар бирергә тырышабыз.

Узган елларда "Татар иле" социаль челтәренә, аеруча да аны финанслауга бәйле зур шау-шулар, Гатауллин акча үзләштерә дигән сүзләр яңгырады. Бу мәсьәлә ничек хәл ителде?

– Минем беркайчан да акча үзләштергәнем булмады. Дәүләт дәрәҗәсендә безнең эшләрне аңлыйлар һәм бернинди дә тискәре караш юк. Мин ул кадәр оятсыз кеше түгел.

"Татар иле"нә 2014 елга акча бүленмәү мөмкинлеге дә әйтелгән иде.

– Финанс мәсьәләләр хәл ителә башлады. Күпмедер өлешен волонтерлар белән эшләргә дип әйтелде, әмма иң мөһиме аңлау бар. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы бөтен нечкәлекләрен истә тота. Без хәзер "Татар иле"нә дип махсус булдырылган җиһазларны үзебезгә алдык һәм аны куллана башладык. Видеоларны, аудиоларны урнаштыруны торгызып җибәрәбез. Әлегә кадәр җиһазлар булмау сәбәпле без аны эшли алмый идек.

Кулланучылар саны да арта. Көненә 700-800 кеше керә. Бик җанлы аралашулар бара. Дөньяның төрле почмагындагы татарлар керә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG