Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай бүләгенең күләме 500 мең сум булачак


Дүшәмбе көнне Татарстан мәдәният министрлыгының еллык коллегия утырышында министр Айрат Сибагатуллин Татарстан президентына Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге күләмен 500 мең сумга кадәр арттыруны сорап мөрәҗәгать итте.

Президент үз чыгышында бу тәкъдимне хуплавын белдерде.

Татарстанның дәүләт бүләге милли сәнгать, әдәбият һәм мәдәният үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә бирелә. Бүгенге көндә аның күләме 300 мең сум иде.

Тукай бүләгенә ияләр 26 апрельдә Тукай туган көнне опера һәм балет театры янында шагыйрьнең һәйкәле янында уза торган "Шигърият бәйрәмендә" киң җәмәгатьчелеккә игълан ителә.

Узган ел Татарстан президенты бүләкләрне ияләренә 30 август Республика көнендә тапшырды.
XS
SM
MD
LG