Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Евромайдан"дагы иҗат чаткылары


"Евромайдан"да протест белдерүче 7 декабрьдә милиция каршында пианода уйный һәм җырлый
"Евромайдан"да протест белдерүче 7 декабрьдә милиция каршында пианода уйный һәм җырлый

Украинадагы киңкүләм протест чаралары, милиция белән бәрелешү, биналарны яулап алу иҗат кешеләре өчен дә һич көтелмәгән шартлар тудырды, креатив рух өстәде.

Узган атнада дөнья җәмәгатьчелеге Украина оппозициясенең төп туплану урыны булган Бәйсезлек мәйданыннан читтәге Һрушевский урамында демонстрациячеләр белән милиция арасындагы каты бәрелешләрне зур борчылу белән күзәтте. Әмма Украинадагы бу хәлләр, полиция белән бәрелешү, биналарны яулап алу иҗат кешеләре өчен дә һич көтелмәгән шартлар тудырды, кемгәдер креатив рух өстәде.

Украина -- дөньяга күп кенә танылган композиторлар биргән ил. Шуларның берсе Мыкола Леонтовичны заманында "Украин Бахы" дип тә атаганнар. Бүген дә бу илдә пиано белән виртуоз музыкантлар һич көтелмәгән урында, һич көтелмәгән шартларда очрашырга мөмкин. Түбәндәге видеода Киевтагы бер демонстрацияче пианода Италия пианисты һәм композиторы Людовико Эйнаудиның "Nuvole bianche" композициясен башкара. "Экстремист" пианоны кулга төшергән" дип исемләнгән бу видео Киев шәһәр идарәсе каршында төшерелгән булырга охшый. Хөкүмәт протест белдерүчеләрне "экстремистлар" дип атаган иде.



Якшәмбегә каршы төндә демонстрациячеләр Украина йорты дип аталган бинада берничә йөз милиция хезмәткәре качып ятуын һәм аларның көтмәгәндә арттан һөҗүм итү мөмкинлеген абайлап алганнан соң ул бинага да бәреп керде. Андагы пианода француз композиторы Ян Тьерсенның Atlantique Nord әсәре яңгырады.



Түбәндәге видеоны Sky News каналы хәбәрчесе 23 гыйнварда Һрушевский урамындагы бәрелешләр тукталып торган арада янган көпчәкләр өстендә төшергән.



Кайбер өйләнешүчеләр дә уз туйларын Киев үзәгендәге тарихи вакыйгалар белән бәйләргә тырыша. Гомерлеккә истә кала торган туй видеосы төшерү өчен "Евромайдан" менә дигән урын. Азатлык радиосына үзләрен Марина белән Андрей дип таныткан яшь пар никахны теркәү белән үк Бәйсезлек мәйданына килеп демонстрациячеләргә теләктәшлек белдерүләрен әйтте.

"Евромайдан"да украин туе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:12 0:00

Ә бу фотода исә бер рәссам Һрушевский урамында "Динамо" стадионы кереше янында төп бәрелешләр булган урынның тарихи сурәтен төшерә.​
XS
SM
MD
LG