Accessibility links

Русиядә доллар һәм евро сатып алу арткан


Соңгы бер атна эчендә Русиядә евро һәм доллар акчаларын сатып алу 3-4 мәртәбә арткан. Валюта бәясе арта, кичә евро үзенең тарихи югары бәясенә – 47 сумга җитте.

Халык рубльнең бәясе кими, дип борчыла. Хакимиятләр моны кире кага. Икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев акча базарындагы бу үзгәрешләргә игътибар итмәскә чакырды. Русия банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина рубль көчсезләнми, евро һәм долларның үсештә булган илләрнең акчаларына карата бәясе арта, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG