Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада ризасызлык тудырган кануннар гамәлдән чыгарылды


Украина Югары радасы бүгенге утырышында 16 гыйнвар кабул ителгән һәм күп санлы протест чараларына сәбәп булган 12 канунның 9зын гамәлдән чыгарды. Бу тәкъдимне хуплап 361 депутат тавыш бирде. Коммунистлар тавыш бирүдә катнашмады.

Илдәге сәяси низагны чишүгә багышланган чираттан тыш утырышка җыелган депутатлар биш минут тынлык белән урам җыеннарында һәлак булганнарны искә алды. "Диктаторлык" кануннарын гамәлдән чыгару турында кичә оппозиция җитәкчеләренең президент Виктор Янукович белән очрашуында килешенгән.

Бүген премьер-министр Николай Азаров вазифасыннан китте. Азаров моны Украина бөтенлеген саклау һәм илдәге низагка сәяси чишелеш юлларын табу өчен эшләгәнен белдерде.
XS
SM
MD
LG