Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:50

Сочи Олимпиадасы саннары


Олимпия паркында ачылачак зур кибеттә әзерлек эшләре

Олимпия паркында ачылачак зур кибеттә әзерлек эшләре

Медаль авырмы? Аны ясарга күпме вакыт кирәк? Сочида ничә полиция хезмәткәре бар? 2014 Сочи Олимпиадасына киткән акчага нәрсәләр төзеп булыр иде?

Сочи 2014 Олимпиадасының тарихтагы иң кыйбатлы спорт чарасы булачагы билгеле. Олимпиада белән бәйле башка саннарга да күз салыйк.

1
Бер Олимпия утын Русия галәмгә җибәрде. Ике космонавт 9 ноябрь көнне факел тотып Халыкара станциядән галәмгә чыкты. Олимпиада уздырган бер генә илнең дә аның утын галәмгә чыгару уе башына килмәгән булган. Аның каравы галәм станциясендә һәм галәмдә иминлек сәбәпле факелда ут барыбер яндырылмаган иде.

3
Сочи Олимпиадасына өч ай кала Волгоградта өч шартлау булды. Халыкара спорт уеннарында иминлекне саклау өчен борчылулар тагын да артты.

18
Олимпия уеннарында тапшырылачак медальләрнең берсен генә дә ясар өчен 18 сәгать вакыт кирәк.

Шамони Кышкы Олимпия уеннарында алтын алган Швеция спортчысы Йиллис Графстрём (1924 ел)

Шамони Кышкы Олимпия уеннарында алтын алган Швеция спортчысы Йиллис Графстрём (1924 ел)

21
Франциянең Шамони (Chamonix) шәһәрендә 1924 елда оештырылган беренче Кышкы Олимпия уеннарыннан соң 21 Олимпиада узган. Сочи Олимпиадасы 22нче булачак. Русия кышкы Олимпиаданы беренче тапкыр уздыра.

34
Сочи Олимпиадасына тотылган 51 миллиард доллар акчага 34 Бурҗ манарасын салып булыр иде. Дубайдагы 512 метрлык бу манара дөньяның иң биек бинасы санала.

87
Сочи Олимпиадасында 87 илдән спортчылар катнашачак.

145
Европаның иң озын шәһәрләренең берсе булган Сочи Кара диңгез яры буйлап 145 чакрымга җәелгән. Аның икенче ягында Кавказ таулары.

465
Олимпиада яки Паралимпиадада биреләчәк иң җиңел медальнең авырлыгы 465 грамм.

686
Олимпиада яки Паралимпиадада биреләчәк иң авыр медальнең авырлыгы 686 грамм.

986
"Кавказский Узел" сәхифәсе хәбәр итүенчә 2013 елда Сочиның күршесендәге Төньяк Кавказ республикаларында 986 кеше һәлак булган. Алар арасында тыныч халык, сугышчылар һәм хокук саклаучылар бар.

1300
Сочи Олимпиадасына медаль ясаганда...

Сочи Олимпиадасына медаль ясаганда...

Сочи Олимпиадасында 1300 медаль таратылачак. Уеннарның рәсми сәхифәсе хәбәр итүенчә, бу Олимпиада тарихында иң югары сан. Алар кыйммәтле металлдан һәм яңа дизайн белән ясаганнарын белдерәләр. Сәхифә язуынча, "Сочи медальләре – тимер кисәге генә түгел, алар сәнгать әсәре".

1980
Мәскәү үзендә Җәйге Олимпия уеннарын 1980 елда уздырды. АКШ Советлар Берлегенең 1979 елда Әфганстанга гаскәр кертүенә ризасызлык белдереп халыкара спорт җәмәгатьчелеген Мәскәү уеннарына бойкот белдерергә чакырды. АКШның бу чакыруын 65 ил хуплап үз спортчыларын Мәскәүгә җибәрмәде.

3 000
Сочи 2014 Олимпиадасы ачылышында 7 февраль көнне өч мең артист катнашачак. Халыкара спорт уеннарын ачу тантанасы өч сәхнәдә барачак.

3 500
Сочи Олимпиадасында 3500 спортчы көч сынышачак.

Красноярскида Олимпия уеннары уты 26 ноябрь көнне Енийсей елгасы буйлап йөзеп тә барды

Красноярскида Олимпия уеннары уты 26 ноябрь көнне Енийсей елгасы буйлап йөзеп тә барды

65 000
Олимпиада ачылышына Сочига килеп җиткәндә Олимпия уты 65 мең чакрым үткән булачак. Сочи Олимпия уеннары уты Русиянең 83 өлкәсе һәм республикалары аша узды. Аны 14 мең кеше кулында тотты. Новосибирскида Олимпия утын 101 яшьлек теннисчы Александр Каптаренко алып барды.

100 000
Сочида якынча шул кадәр иминлек хезмәткәре бар. Алар барысы да Федераль иминлек хезмәте контролендә. Сугышчылар Сочи Олимпиадасын тыныч уздырырга бирмәячәкләрен белдергән иде. Stratfor тикшеренү агентлыгы мәгълүматларына караганда, Сочида иминлек саклаучыларның саны 2012 елгы Лондон Олимпиадасына караганда дүрт мәртәбә күбрәк. Сочида Олимпиаданың заманча тарихында моңа кадәр булмаган күзләү системнары һәм камералар урнаштырылган.

343 000
Сочида шул кадәр кеше яши. Stratfor язуынча Олимпиада вакытында шәһәрнең һәр 3-4 кешесенә бер иминлек хезмәткәре туры киләчәк.

8.7 миллиард
Сочиның Адлер районыннан Красная Поляна тавына салынган юл 8 миллиард 700 миллион долларга төшкән. Бу акча бөтен бу юлны киселгән һәм туралган Louis Vuitton сумкалары кисәкләре белән җәеп чыгарга яки 22 см калынлыкта фуа-гра ягъни үрдәк яки каз бавырыннан ясалган затлы паштет белән сылап чыгарга да җитәр иде, дип яза Esquire журналының Русиядә чыккан саны. Юлны "Русия тимер юллары" ширкәте төзеде. Аны Русия президенты Владимир Путинның якын дусты Владимир Якунин җитәкли.

12 миллиард
Халыкара Олимпия комитеты алдында 2007 елда ясаган чыгышында Путин Сочи 2012 Олимпиадасына 12 миллиард доллар акча тотылачагын белдерде. Сочи белән бергә Олимпиада уздыру өчен Көньяк Кореяның Пһенчһан һәм Австриянең Зальцбург шәһәре көрәште. Сочида кайберәүләр бу чараны "Олимпиада Владимировна" дип атый.

25-30 миллиард
Борис Немцов (с) һәм "Солидарность" хәрәкәте вәкиле Леонид Мартынюк

Борис Немцов (с) һәм "Солидарность" хәрәкәте вәкиле Леонид Мартынюк

Оппозициядәге сәясәтче Борис Немцов Сочи Олимпиадасына әзерлек барышында 25-30 миллиард доллар акча урланды, дип белдерде. Бу, мисал өчен, Таҗикстанның еллык үсеше күләменнән дүрт мәртәбә артык. Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы инвестицияләрнең кимендә өчтән бер өлеше урланган, дип белдерде. Бу – 18 миллиард доллар дигән сүз. “Русия тимер юллары” ширкәте башлыгы Якунин, "әгәр дә дәлилләр китерелмәсә бу гаепләү өчен мәхкәмәгә бирәчәге белән" янады.

51 миллиард
Сочи 2014 Олимпия уеннарына әзерлек 51 миллиард долларга төште. Бу акчага уеннар өчен корылмалар, юллар салынды. Бу акчаны 2013 елның февралендә Сочи Олимпиадасына әзерлек өчен җаваплы премьер-министр урынбасары Дмитрий Козак санап чыгарды. 2008да Пекинда узган җәйге Олимпиадага 40 миллиард доллар тотылды. 2010 елда Ванкуверда узган Кышкы Олимпиада алты миллиард долларга төште. Шулай итеп Сочи уеннары моңарчы булган Олимпиадаларның иң кыйбатлысы. Рәсмиләр уеннар вакытына туры китерелгән корылмаларның зур өлеше Олимпиада булмаса да төзелер иде, дип белдерә. Козак бу акчаларның 99 миллионы гына дәүләтнеке, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG