Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:53

“Дальний” гаугасыннан соң министр эшеннән алынганда, ни өчен Кама арты төбәгендәге газаплауларга Татарстан күз йома?

Чиркәүләрне яндыруда гаепләнүчеләрне газаплау турында беренче хәбәрләр чыкканга бер айдан артык вакыт узды. Ләкин газаплаулар тиешенчә тикшерелмәде, рәсми дәрәҗәдә расланмады. Ә хокук яклаучылар, адвокатлар һәм төрмәләрдә интектерелү фактлары турында бертуктаусыз хәбәр итеп килә. Газаплаулар аркылы узган кайбер тоткыннар исә җәберләүләрнең ничек узганын бәйнә-бәйнә аңлата. Ләкин бу детальләргә карамастан, Татарстанның дәүләт структуралары, хокук саклаучылары төпле тикшерү уздырыру өчен бармакка бармак сукмый.

Чистай, Алексеевски, Түбән Камадагы изоляторда булган газаплауларга хакимият кенә түгел, Татарстан халкы да артык игътибар бирми. Интернет-форумнарда, социаль челтәрләрдә бу хакта сүз куертылмый диярлек. Халык битарафлыгының сәбәбе нидә?

Чагыштыру өчен “Дальний” полиция бүлеге гаугасын алырга була. Ул вакытта шешә белән көчләп үтерелгән Сергей Назаровтан кала башка күпләгән газаплау фактлары билгеле булган иде. Хокук саклаучылар кулыннан зыян күргән барлыгы уннан артык кеше ачыкланды. 2013 ел ахыры Кама арты газаплаулары корбаннарының саны да якынча шулай ук. Ике очракта да газаплауларны полиция хезмәткәрләре башкара. Ике очракта да газаплауларның максаты бер үк: кулга алынган кешеләрдән гаепне таныту, җинаятьне үз өстенә алу. Ике очракта да кычкырып торган вәхшилек күренеше бар: “Дальний”да Сергей Назаров шампан шешәсе белән көчләнгән булса, Түбән Камада Алмаз Галеевның җенес әгъзасының киселүе. Шулай итеп, бу ике җәнҗал (“Дальний” һәм Кама арты газаплаулары) эчтәлеге буенча бер үк дәрәҗәгә якынлашты.

Ә хәзер ике гауганың нәтиҗәләренә, нәрсәләргә китергәненә күз салырга кирәк. Алар бер-берсенә капма-каршы.

Беренчедән: җәмгыять реакциясенең аермасы. “Дальний” халыкта кискен массакүләм ризасызлык уятты, активистлар протест чаралары уздырды, интернетта шампан шешәсе полицияне мәсхәрәләү объекты буларак төрле демотиваторлар каһарманына әверелде.


Кама арты газаплауларына килгәндә исә - Татарстан халкы әле дә алар турында тиешенчә хәбәрдар түгел. Ишетүче булса да, артык игътибар биреп торучы юк.

Икенчедән: әлбәттә мәгълүмат чараларының да биредә роле зур, алар реакциясе шактый үзгә. “Дальний”ны җирлеләрдән башлап иң зур федерал каналларга кадәр тәмләп чәйнәде, “Пусть говорят” кебек прайм-тайм тапшырулары газаплау корбаннарына Казан-Мәскәү билетларын сатып алып, полиция кылган гамәлләрне эфирда тәфсилләп сөйләттерде.

Ә Түбән Кама газаплаулары корбаннарын шул федерал каналлар җаваплылыктан качырга теләүчеләр дип атады. Гомумән, Кама арты гаугасын яктыртучы мәгълүмат чаралары бармак белән санарлык. Алары да тар либерал аудиторияне генә җәлеп итә.

Өченче аерма - иң мөһиме - ике гауганың ахыргы нәтиҗәләре. “Дальний” гаугасының төп нәтиҗәсе (ә бәлки максаты) - эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровның вазифасыннан алынуы.

Кама арты гаугасы аркасында әлегә кадәр бер кемдә эшеннән колак какмады. Киресенчә, газаплаучыларга, бу эшне алып баручы хокук саклаучыларына якын киләчәктә мактау, югарырак вазифа бирелсә гаҗәпләнмәссең. Мисал өчен, Чистайда газаплаулар оештырган майор Юрий Федотовның 2012 елда “Русиядә экстремизмга каршы иң яхшы көрәшүче” исеменә лаек булуын без инде ачыклаган идек.

Шулай итеп, ике зур газаплау гаугасының эчтәлеге буенча бер үк, ләкин нәтиҗәләренә караганда капма-каршы үзгә булуын күрәбез.

“Дальний”дан соң берни үзгәрмәде”

Искәндәр Ясәвеев

Искәндәр Ясәвеев

“Татарстандагы чираттагы газаплаулар “Дальний” очрагыннан соң берни үзгәрмәгәнен күрсәтә”, - ди КФУ социология кафедрасы доценты, социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвеев. “Ул газаплауларның булуында шикләнәсе юк - адвокатлар, тоткыннарның туганнары, газаплау корбаннарының сүзләре моны раслый. Димәк, хокук саклаучы органнар “эффектив эш” күрсәтү өчен халыкка каршы җинаятьләр эшләүне дәвам итә”, - дип белдерде белгеч Азатлыкка.

“Ә Кама арты газаплауларына халыкның битараф булуы түбәндәгеләр белән аңлатып була: хокук яклаучы Дидерик Лохман әйткәнчә, “кешеләрнең башларында гаепсезлек презумпциясе юк. Халык полиция җинаятенең кемгә карата булуына карамастан, аңа каршы чыгарга әзер түгел”, ди Ясәвеев.

“Бу вазгыятьтә ирексездән Мартин Нимеллерның шигырен искә төшерәсең:
“Алар коммунистлар артыннан килгәндә, мин берни әйтмәдем - коммунист түгел идем. Алар социал-демократлар артыннан килгәндә, мин берни әйтмәдем - социал-демократ түгел идем. Алар профсоюз активистлары артыннан килгәндә, мин берни әйтмәдем - профсоюз әгъзасы түгел идем. Ә алар минем арттан килгәч, мине яклап чыгыр өчен беркем дә калмаган иде инде”, дип нәтиҗә ясый социолог Искәндәр Ясәвеев.

"Шулай кирәк аларга" диючеләр бар

Ирек Мортазин

Ирек Мортазин

Журналист Ирек Мортазин фикеренчә, ике зур гаугага карата халык реакциясендәге зур аерма турыдан туры газаплау корбаннарының кем булуына бәйле.

“Русия кешесе “Дальний” очрагына карата болай уйлый: шампан шешәсе белән көчләнгән Сергей Назаров урынында һәр кем була ала иде. Халык ул ситуацияне үз өстенә куеп карый. Бу тоткын урынында мин дә була алыр идем, дип уйлый. Шуннан соң бу гаугага карата ризасызлыгын белдерә башлый”, - диде Мортазин радиобызга.

“Ә чиркәү яндыруда гаепләнеп газапланганнарга килгәндә, кеше үзен ул урында күз алдына китерми. Чөнки ул кешеләр башка: алар күп вакыт мәчеттә уздыра, Коръән укый, намаз кыла һ.б. Шуңа күрә кеше бу ситуацияне үз өстенә куеп, үз күзлеге белән карый алмый. Димәк, аның газаплауга каршы протест һәм корбаннарга теләктәшлек белдерү теләге дә тумый”, - дип аңлата журналист.

Кайберәүләр исә, “шулай кирәк аларга”, дип тә әйтергә мөмкин, ди Мортазин.

"Түрәләр мәсьәләне чишәргә тиеш. Әлегә соң түгел"

Илгиз Шәйхразиев

Илгиз Шәйхразиев

"Дальний" полиция бүлегендә көчләнгән кеше үлмәгән булса, бу вакыйга бөтен Русиягә билгеле булмас иде, ди җырчы Илгиз Шәйхразиев. Ул узган айда тоткарланган мөселманнарны яклап пикетка чыккан иде.

“Ә бүгенге хәлгә килгәндә исә шуный әйтергә кирәк: Татарстанда мөселманнарга карата тискәре фикерне инде куптәннән җәмгыятебезгә йөкләп бардылар. Шуңа күрә теләсә нинди җинаятьне мөселманнар эшләгән дигән яңалыкларга жәмгыять әзер”, ди ул.

“Кама арты мөселманнарын газаплауны Мәскәү каналлары, газеталары, хокук яклау оешмалары гауга күтәрделәр, ләкин безнең республика бу турыда бер сүз дә әйтмәде. Әлеге ситуация Татарстанга бик куркыныч йогынты ясарга мөмкин. Республика җитәкчеләре арасында зирәк акылга ия түрәләр бар, бәлки алар бу вакыйга турында тулы мәгълүмат алмаганнардыр. Мин ышанам, аларга вакыйга бар яктан тасвирлап бирелсә, дөрес нәтиҗә ясап, эшне уңай якка борып җибәрә алырлар. Әлегә соң түгел", ди Шәйхразиев.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG