Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:28

28 гыйнварда Акмәчәттә кырымтатар Мәҗлесе алдан игълан иткән митингка өстәп, урыс милләтчеләре һәм дә хакимият фиркасе үз тарафдарларын җыйды.

Сишәмбе көнне җыен үткәрәчәге турында башта кырымтатар Мәҗлесе хәбәр иткән иде. Бу хәбәрдән соң булса кирәк, Кырымдагы “Русское единство” фиркасе шул ук көнне Акмәчәт мәйданына чыгачагын игълан итте һәм шулай әшләде дә. Мәҗлес җыенны уникедә планлаштырган булса, “Русское единство” 10.30да Кырым Министрлар шурасы ишекләре каршында тарафдарларын җыеп митинг башлады.

Урыс милләтчеләре мобилизация игълан итте

"Европаның икейөзле стандарларына – юк", "Мәйданда кан өчен экстремистлар гаепле", "Бандерага юк", "Украинаны һәм украин халкын саклыйк", "Таможня берлеге өчен" кебек шигарләр тотып торган кешеләр – "Русское единство"ның активистлары мегафоннан "Фашизмга юк!”, “Русиягә – әйе!”, “Кырымга – әйе!”, “Кырым беркутларына – әйе!”, “Урыс берлеге!” дигән сүзләр кычкырып тордылар.

Митингны алып баручылар “Без Кырым автономиясен юк итәргә юл бирмәскә тиешбез, Кырымга фашизм килүгә юл бирмәскә тиешбез, без Кырымга килергә омтылган хәшәрәтләрне кертмәячәкбез. Өйгә кайткач туганнарыгыз, күршәләрегез, танышларыгыз белән сөйлешегез, “Русское единство”ның телефонына шалтыратыгыз, без Кырымда мөддәтсез мобилизация игълан итәбез!”,- дип сөйләделәр.

Мегафонны кулына алган бер катнашучы “Мин Кырым казаклары исеменнән чыгыш ясыйм. Без Русия белән гомерлек берлек өчен. Кырымны бирмибез!” дигән сүзләр кычкырып торды. Тулаем алганда бу митинг шундый рухта дәвам итте.



Хакимият дружиналар төзелә башлавын белдерде

Шул ук вакытта, шул ук Ленин мәйданы үзәгендә Кырым министрлар шурасы каршында Кырым Югары Радасы депутатлары, регионнар фиркасе әгъзалары да митинг үткәрде.

Монда чыгыш ясаган Кырым Югары Радасының рәисе урынбасары Сергей Донич җирле хакимият органнары берләшмәсе, Кырым Югары Радасы депутатларының Кырымда халык дружиналарын барлыкка китерергә дигән карар алганнарын игълан итте.

“Сез күрәсез, оппозиция Киевта нинди коточкыч варвар методлар куллана. Без төрле провокацияләргә әзер булырга тиешбез, аның өчен Кырымның барлык регионнарында, авылларында халык дружиналары инде барлыкка китерелә башлады”, диде ул.


Кырым Югары Радасы депутаты, регионнар фракциясе әгъзасы Лентун Безазиев үз чыгышында болай диде:

“Кадерле дуслар! Украина неонацистлары Украинаны ватандашлар сугышы алдына китерде. Җәмгыятьнең бер өлешенең бөтен халык исеменнән сөйләргә хакы юк. Мәйдан һәм оппозиция лидерлары беркем булмаслар иде, әгәр аларны Вашингтон һәм Брюссель финанслар, идеология, төрле махсус агентлар белән якламаган булсалар. Бу тормыш һәм профессиональ тәҗрибәләре булмаган оппозиция лидерлары бүген ил бәлән идарә итәргә телиләр. Бу – хаос, башбаштаклык, Конституциягә каршы хәрәкәт. Бүген көньяк-көнчыгыш Украина регионнары тулаем җитештерүнең 60 процентын китерә, ә Черновцы кебек көнбытыш өлкәсе үзен тик 35 процентка гына тәэмин итә. Шуның өчен без Киевка мөрәҗәгать иттек – бу эшләмәгән өлкәләрне финанслауны туктатырга. Эшләмәгән – ашамасын” диде Безазиев.



Кырымтатарлар хакимияткә үз таләпләрен куйды

28 гыйнварда Акмәчәттә үткән митингларның соңгысы – Мәҗлес оештырган кырымтатарлар митингы булды. Башта ул Акмәчетнең үзәк мәйданында үткәрелергә тиеш булган булса, 27 гыйнвар кичендә аның Украина президентының Кырымдагы вәкаләтханәсе каршында узачагы хәбәр ителде. Митингта чыгыш ясаган Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров моның сәбәбен аңлатты.

"Безнең хәбәребез булды: мәйданда берничә провокация әзерләнә икән. Бу эштә түрәләр һәм Кырым Югары Радасыннан берничә депутатның катнашы бар. Алар мәйданга криминалны Кырымнан гына түгел, аның тышыннан да китерделәр, алар хаоска юл ачып, тыныч халыкка каршы МВД хәзмәткәрләрен юнәлтергә планлаштырдылар. Без бу түрәләрнең фамилияләрен, депутатларны да беләбез, алар үзләренең ресурслары белән бандитларны күрше өлкәләрдән дә җыйдылар. Моңа беренче чиратта Украина иминлек хәзмәтенең Кырым бүлеге игътибар итәргә тиеш. Әгәр без Кырымда тынычлык булуын тәләсәк, без бандитларны, криминалны халык арасында барган дискуссиягә җәлеп итүдән ваз кичәргә тиешбез. Моны хакимият эшләргә тиеш" диде Чубаров.


Без Кырымдагы вазгыятькә үзебезнең ризасызлыгыбызны белдереп, бу тыныч митингны үткәрәбез һәм хакимият алдында түбәндәге таләпләребезне куябыз, диде Чубаров:

• 16 гыйнварда кабул итәлгән диктатор кануннарны көчтән чыгарырга;
• сәяси тоткыннарны азат итәргә, протестларда катнашканнар өстеннен җинаять эшләрен туктатырга;
• сөргенлеккә дучар булганнарның хокукларын торгызү канунын тиз арада кабул итәргә;
• Кырым Югары Радасының кимендә 15 проценты кырымтатар депутатлары булырга тиеш дигән канун кабул итәргә;
• яңа канун нигезендә Кырым Югары Радасына чираттан тыш сайлаулар уздырырга.

Шулай ук Рифат Чубаров Кырым Югары Радасының сөргенгә дучар булганнар мәсьәләләренә 2014 ел бюджетында бары тик 6 млн гривня (якынча 750 мең доллар) аерылганын тәнкыйть итте. Чубаров Украина бюджетында бу програмга 200 млн гривня аерырга тәләп итте.

Митингта катнашучылар “16 гыйнвар кануннарын көчтән чыгарырга!”, “Үтерешне туктатырга!”, “Кырым – ул Украина”, “Украинаның евроинтеграциясен хуплыйбыз”, “Могилев, сүзеңне тот!”, “Полиция дәүләтенә – юк”, “Диктатурага – юк”, “Без бергә – көч”, “Украинага – дан, каһарманнарга – дан!” шигарләрен кычкырып тордылар.

Көчле яңгыр яуса да, Украина президентының вәкаләтханәсе ишек алдында янгын сүндерүче машина торды, ләкин якынча 1,5 мең кеше катнашкан митинг тыныч үтте.

Украина Югары Радасының 28 гыйнвар утырышында "диктатор кануннарны" күпчелек тавыш белән кире кагуы турында Мостафа Җәмилевнең телефон аша биргән хәбәрен митингта катнашучылар алкышлар белән каршылады.



Өстәмә

28 гыйнварда Кырым министрлар шурасынын ишекләре бикле булды. Митинглар сәбәпле булса кирәк. Кырым Югары Радасы рәисе Владимир Константинов һәм Кырым министрлар шурасы рәисенең беренче урынбасары Павел Бурлаков Мәскәүдә Думада очрашулар уздырган. Югары Раданын матбугат үзәге белдергәнчә, сүз парламентара элемтәләр хакында барган. Чыннан да шулаймы, әллә бу очрашулар Украинада булган вакыйгалар, алга таба Кырымның нәрсә эшләячәге белән бәйлеме – билгеле түгел. Тик Киевның рөхсәте булмаса, Кырым түрәләре бу мәсьәләдә үз белдеге белән эш итәргә батырлык итмәсләр иде ахры.
XS
SM
MD
LG