Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:05

"Туган тел"не җырлап гармунда уйнаучы өч яшьлек Ибраһим


26 гыйнварда Казанда үткән "Балалар солянкасы" концертында баянчы Ринат Вәлиевның өч яшьлек улы Ибраһим тамашачыларны шаккаттырып "Туган тел" җырын җырлады һәм сыздырып, тулы көй чыгарып гармунда уйнап күрсәтте.

Татар сәхнәсенә билгеле гармунчы Ринат Вәлиевның алты улы бар, зурларына бераз гармунда уйнарга өйрәтеп караса да, Ибраһимга аерым дәрес бирмәдем, ди ул. Аны тамашачы үзеннән зур гармун белән күрүгә "ах" итте. "Туган тел"не җырлап халык көен уйнап бирүеннән соң озак кына алкышлар сүнми торды. Тик Вәлиевләр тыйнак булдылар, башкалар кебек ике тапкыр сәхнәгә чыгып йөрмәделәр. "Туган тел"не җырчы Илназ Миңвәлиевның уллары да Салават белән Ильяс гармунда уйнап җырлады, шул вакыт җырчылар әле сабыйларын "туган тел" белән үстерәләр икән дигән уй туды.

Бу концертта тамашачы шулай ук Әсхәт, "Эссе" төркеме, Резедә Шәрәфиева, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Ландыш Нигъмәтҗанова, Рөстәм Асаев, Илназ Баһ, Раяз Фасыйхов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Ләйсән Гыймаева, баянчы Рөстәм Вәлиев, Зиннур Сафиуллин, Гөлназ Солтанова, Наил Табанаковларны балалары белән җырлавын күрде. Шулай ук мәрхүм җырчы Әлфис Кыямовның кызы Айгөл белән улы Айрат та чыгыш ясады.

Әлеге тамашаны карарга меңгә якын тамашачы килгән иде, алар балалы җырчыларга алкышларны кызганмадылар. Проектның идея авторы Гөлназ Сәфәрова мондый форматта беренче тамаша үткәрүләрен һәм күпчелек җырчыларның балалары белән беренче тапкыр чыгыш ясавын әйтте. Халык ошатуны истә тотып, оештыручылар киләчәктә дә җырчыларның балалары катнашында концерт уздырырга уйлый.

XS
SM
MD
LG