Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:05

Обама ярлылар белән байлар арасында аерманы киметмәкче


Барак Обама Конгресс алдында чыгыш ясый, 28 гыйнвар

Барак Обама Конгресс алдында чыгыш ясый, 28 гыйнвар

АКШ президенты Конгресс алдындагы чыгышында урта сыйныфка күбрәк мөмкинлекләр бирү ниятен белдерде.

АКШ Конституциясе нигезендә президент Конгресс алдында чыгыш ясап илдәге хәлләр турында хисап тотарга тиеш. Чыгышларның ешлыгы да, күләме дә билгеләнмәгән. АКШның соңгы берничә президенты елына бер тапкыр хисап тота. Гадәттә илбашы алда торган елга планнарын игълан итә. Аларның барысы да тормышка ашмаска да мөмкин.

Узган ел Барак Обама иммиграция реформасын кабул итү, корал сатуны чикләү һәм яңа эш урыннары булдыру кебек максатлар билгеләгән иде. Аларны тормышка ашыру быелга калды.

Сишәмбе кич ясаган чыгышында президент үзенең кайбер ниятләренең тормышка ашыра алмавында күпчелекне республиканнар тәшкил иткән Конгрессны гаепләде. Кайбер чараларны ул "Конгрессның аяк чалуына карамастан" президентның фәрман бирү хокукыннан файдаланып башкарачагын белдерде.

"Бүген мин урта сыйныфның тормышын яхшырту өчен конкрет адымнар турында сөйлим. Аларга мөмкинлекләр тудыру баскычы турында әйтәм. Чараларның кайберләре өчен Конгрессның хуплавы кирәк. Мин барыгыз белән дә эшләргә әзер. Әмма Америка бер урында тормаган кебек мин дә эшсез утырырга җыенмыйм. Мин американ гаиләләренең тормышын яхшырту өчен кануннарны көтеп ятмыйча да чаралар күрергә әзер", диде Обама.

Президентның бу сүзләре белән Конгресска төп сайлаулар арасында ике елда бер була торган "ара сайлауга" әзерлек башланды, дип әйтеп була. Обаманың бу чыгышын АКШта телевизор иң күп каралган кичке сәгатьләрдә миллионлаган кеше тыңлады.

“Обама итәкләрен җыя”

Тышкы сәясәтенең зур уңышы итеп Барак Обама Гыйрак һәм Әфганстанда сугышларның тәмамлануын белдерде. Белгечләр президентның чыгышында аның АКШ сәясәтен үзгәртү ниятен күргән.

"Американнар бик күп акчаларын чит илләргә, бигрәк тә Гыйрак белән Әфганстанга тотканнан соң хәзер итәкләрен җыя башлады кебек күренә. Үзенең тышкы сәясәттәге бурычы итеп президент Иранның атом программасын туктатуны атады. Шулай ук Америка Израил-фәлестин низагына чишелеш табу тырышлыкларын дәвам итәчәк", диде Джон Һопкинс исемендәге Халыкара өйрәнүләр үзәгенең өлкән белгече, профессор Даниэл Сәрвәр.

XS
SM
MD
LG