Accessibility links

Кайнар хәбәр

Губернатор Сергей Морозов Сочи Олимпиадасына билетлар "таратты"


Ульяновски өлкәсе губернаторы Сергей Морозов "өлкәнең иң яхшы эшчәннәренә" Сочи Олимпиадасына 224 билет бирергә кушты. Өлкә бюджетында бу билетларны сатып алырга, ул кешеләрне Сочига алып барып анда кундырырга акча юк. Нәтиҗәдә төрле оешмаларга һәм шәһәр шурасына бу мәсьәләгә чишелеш табарга кушылды, дип хәбәр итә Азатлыкның Сембердәге хәбәрчесе.

Өлкә физкультура идарәсе аңлатмасына караганда, хөкүмәт Сочи Олимпиадасына күбрәк җанатар китерер өчен билетларның бер өлешен төбәкләргә алырга кушкан.
Сочига Сембердән плацкарт вагонда ике көнгә барып кайту һәм анда ике чараны карау 20 меңгә төшәчәк. "Өлкәнең иң яхшы эшчәннәре" исемлегенә бу акчаны түли алган яки спонсорлар тапкан кешеләр генә керергә мөмкин.

Сочига кемнәрнең барачагы сер итеп саклана. Шәһәрнең яшьләр эшләре һәм спорт комитеты мәгълүматларына караганда, исемлектә 15 спортчы бар.
XS
SM
MD
LG