Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция ирләр һәм хатын-кызларның хокуклары тигезлеге турында канун кабул итә


Хатын-кызлар хокуклары министры Наҗат Валло-Белкасем тәкъдим иткән ирләр белән хатын-кызлар хокукларының тигезлеге турында канунны Франция парламентының түбән пулаты кабул итте. Канун өлгесен 359 депутат хуплады, 24 каршы тавыш бирде.

Канунда сүз бала карау, бизнес һәм сәясәттә тигез хокуклар, гаиләдә хатын-кызларга карата көч куллануны туктату турында бара. Шулай ук анда "Франциянең нәни гүзәле" бәйгесенең кагыйдәләрен үзгәртү таләп ителә. Яңа канунга караганда бу бәйгедә 13 яше тулган яшүсмер кызлар гына катнаша алачак.

Канунда тәкъдим ителгән төп яңалыкларның берсе – аталарга балаларны карау өчен ял бирү. Бүгенге көндә Франциядә декрет ялы алты ай һәм аны гадәттә аналар ала. Яңа канун нигезендә бала ялы ана белән ата арасында бүлешеп яртышар ел итеп алына ала.

Канунда шулай ук журналистлар мәктәпләрендә ирләр белән хатын-кызланың тигез хокукларга ия булулары һәм стереотипларны бетерүгә багышланган аерым дәрес кертү каралган. Моңа журналистлар кискен каршы чыкты һәм депутатлардан тагын "нинди дәресләр көтәргә безгә" дигән белдерү ясады.
XS
SM
MD
LG