Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:24

Мәскәү мохтариятенең яңа рәисе Татарстан президентлыгын бетерүгә каршы, Русиядә милли мәгарифне бетерү сәясәте бара, дип саный.

Мәскәү милли-мәдәни мохтариятенең яңа сайланган рәисе белән әңгәмәне алда торган планнар турында сөйләвен үтенүдән башладым. Ләкин Ринат Мөхәммәдиев җәелеп китеп планнарын ачып салырга ашыкмады.

– Әле бит икенче көн генә бу юнәлештә эш башлаганга. Хәтта әле яңа шура әгъзалары белән дә очрашкан юк. Чөнки эш планнарын бергә төзербез дип уйлыйм. Ә инде иң беренче чираттагы эш - уставны җиренә җиткереп, аны яңадан теркәүгә бирергә кирәк. Чөнки уставка үзгәрешләр кертелде. Шуңа күрә планнар турында сөйләшүне алар белән берлектә алып барачакбыз.

Шулай да минем үземнең күптәннән йөрткән хыялым бар. Беренчесе - шушы йортка Казаннан яшь шагыйрьләрне һәм яшь җырчыларны чакырыр идем. Әле бит әйткәнемчә, икенче генә эш көнем. Болары турында да уйларбыз, шулай да якын арада, ярдәм итүчеләр табылса, Казаннан яшь шагыйрләрне, яшь җырчыларны чакырып кичә уздыру хыялы бар. Икенче хыялым - ничә ел инде күзәтеп йөрим, без керәшен татарларына читләтеп карыйбыз. Менә аларны китерәсем килә монда. Чөнки Мәскәүдә алар булса да, бу бинага алар юлны онытканнар. Бу безнең зур кимчелек. Үзебезнең шурага да бер керәшен татарын кертәсе килә. Әмирхан Еники үз вакытында елмаеп кына “без татар халкы күпмилләтле халык” дип әйтә торган иде. Мәскәүдә төрле төбәк татарларын барлап күрсәтеп торырга кирәк. Аларның һәркайсының үз фольклоры бар. Бу бик кызыклы. Мин узган ел Казанда “Бәрмәнчек” дип аталган керәшен төркеменең чыгышын карадым. Алар үзешчән генә түгел, профессионал сәнгатькә ия төркем.

– Сез үзегезне Мәскәү татарларын яхшы беләм дип саныйсызмы?

– Дөресен әйтергә кирәк, бөтен татарларны түгел, үз гаиләңдәгеләрне дә бөтен нечкәлекләре белән яхшы гына белеп бетереп булмый. Мәскәүдә мин 90нчы еллардан бирле яшәүче кеше. Бу байтак гомер. Депутатлык, язучылар берлегендә Сергей Михалков белән эшләдем, татар язучылары, татар кешеләре минем янга һәрвакытта килеп тордылар. Татар мәдәниятенә, әдәбиятына кагылган бер генә вакыйгадан да читтә калмадым. Соңгы 10 елга якын вакыт эчендә “Татар дөньясы” дигән газетада эшләү дәверендә мин татарларың бик күп катлам даирәләре белән аралашып яшим дип саныйм.

Һәрхәлдә минем ишегемнән татарлар өзелми. Гади кешеләр дә килә. Мин шигырь яздым дип тә киләләр. Мин монда әдәби консультант та, редактор да, киңәшче дә. Күп вакытта Татарстан белән, читтәге татарлар белән элемтә эзләп килгән кешеләр дә бар.

Мәскәү татарларын мин хөрмәт итәм. Аларның телне бик яхшы белеп бетермәгән кешеләре дә үз халкына, үз халкының мирасына шундый зур хөрмәт белән яшиләр, алар арасына чыгып чын татар телндә сөйләп китсәң кайвакытта, алар хушлары китеп сине тыңлап торлар. Туган телгә, милли мәдәнияткә хөрмәт Мәскәүдә һич кенә дә башка төбәктә булганнан кимерәк түгел. Хәтта мин әйтер идем, Татарстанга караганда да татар телен Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге сусабрак, яратыбрак кабул итә.

– Менә хәзер шушы Мәскәү татарлары белән җитәкчелек итүне үз өстегезгә алдыгыз дип әйтергә була. Бу бит җайлы гына утырып эшли торган урын түгел, үзегез беләсез. Мәдәни мохтарият тирәсендә гаугасы да бар, таләпләр дә күпкырлы. Риза булганнар бар, ризасызлар да күп. Шушы оешма эшләрен җайга салып, җитәкләүне ничек күз алдыгызга китерәсез?

– Мин Мәскәү татарлары белән җитәкчелек итәргә җыенмыйм, һәрхәлдә. Мәскәүдә яшәүче татарларга үзебезнең туган телебезне, аның мәдәниятен пропагандалауда мөмкин кадәр өлеш кертергә дип хыялланам. Һәм булдыра алганча Мәскәүдәге татар оешмаларын, шул исәптән күпсанлы яшьләр оешмаларын да бергәрәк туплап, үзара араларын якынайту юнәлешендә эшләргә кирәк булыр дип саныйм. Монда Нижгар татарлары, Башкортстаннан чыккан, Себернекеләр, Казанныкылар, Пензаныкылар, Мордовия татарлары дип бүлгәләүләр бар.Төбәклек ул инде була. Казанда да бар. Мамадышлар бер тирәдәрәк, Арчалар да яктарак. Күрешкәндә якташың белән үз туганың белән күрешкәндәй буласың . Андый хисләр бар. Ләкин шуңа да карамастан без бер халык балалары. Безне берләштерә торган әйберләр бик күп. Без менә шушы, үзебезне берләштергән көчләрдән мин көч дип әйтәм - тел, мәдәният, моң, ягъни, безнең рухи мирасыбызга таянып берләшергә, уртак тел табып яшәргә омтылырга тиешбез.

– Якташлар темасына кагылгач, тагын бер сорау бирми мөмкин түгел. Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге каршында "Татарстан якташлары" оешмасы барлыкка килде. Нинди оешма ул? Милли-мәдәни мохтариятне кабатлау булмыймы?

– Яхшы карыйм. Мин һич кенә дә курыкмыйм. Татарстан вәкиллеге соңгы елларда бик актив эшли. Мин аларның эшләрен сокланып, көнләшеп карап барам. Чакырган чараларын калдырмыйм. Хәтта якташлык җәмгыятенә керергә риза дип беренчеләрдән булып гариза да яздым. Бүгенге көндә дә шул фикердә калам. Милләткә хезмәт итәргә теләгән һәр кешегә, һәр оешмага эш җитәрлек. Үзара киңәшеп, бере-береңә каршы куймыйча, дошман күрмичә аңлашып яши белергә генә кирәк.

– Милли-мәдәни мохтарият башына язучы кеше килде. Татар телен, аның мәгарифен, мәгърифәтен яхшы белгән, яхшы аңлаган әдип дип әйтик. Беренче эш итеп бирегә яшь язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашу теләге бар, дидегез. Язучылар оешмасын да булдыру, язарга омтылган татар яшьләренә мастер класслар уздыру кебек эшләрне башлап җибәрергәдер?

– Бу кызыклы фикер. Безнең уставта да язылган ул - әдәби төркемнәр төзү хокукына ия безнең оешма. Әгәр дә мондый омтылыш бар икән, аны һичшиксез оештырырга кирәк. Мин белгән генә 15ләп татарча язучы бар. Әлбәттә, аларның кайберләре бик яшь булмаса да, башлап язучы хәлендә генә. Олҗас Сөләймәнов әйтмешли, шигырь язарга алынган һәр кеше өчен шатланырга кирәк. Алар бит атом бомбасы, яңа кораллар төзү турында уйланмыйлар. Кеше рухын баетырга дип омтылалар.

– Бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче язучыбыз Миргазыян Юныс авырый икән. Ул ярдәмгә мохтаҗ. Аны да онытмаска иде...

– Миргазыян абый бары тик саулыклар гына телисе килә. Кирәк икән, мин аңа ярдәм кулын бүген үк сузарга риза. Миргазыян Юныс татар әдәбиятына үзе бер агым алып килгән кеше. Мин аның әсәрләрен редакцияләп "Казан утлары"нда бастырган кеше буларак, хөрмәтем бик зур. Ул ярдәмгә мохтаҗ. Ул - зур классик язучыбыз.

– Татарстан белән мөнәсәбәтләр соңгы елларда бик уңай түгел иде шикелле. Менә бу урында утырган кешегә Татарстан белән еш аралашырга туры киләчәк. Бүгенге көндә мөнәсәбәтләр ничек?

(Көлә – Н.К.) Ничек инде әйбәт булмасын? Мин Татарстанда биш ел дәвамында иң күп укыла торган язучы дигән исем алган кеше. Татарстаннан мин Дәүләт думасына да депутат булып сайландым. Ничә ел буе Язучылар берлеген җитәкләдем. "Казан утлары" журанлында эшләдем. Татарстан халкы минем китапларымны әле дә көтеп ала. Мин килешмим бу сорау белән.

– Ул вакытларны әйтмим, рәсми җитәкчелек белән мөнәсәбәтләр турында иде соравым...

– Татарстан белән түгел, кайбер рәсми кешеләр белән үпкәләшкән вакытлар булды. Үпкәләргә үзем дә сәбәп биргәнмендер. Ләкин болар барысы да инде ерак тарихта калды. 15-20 ел вакыт инде аларны күмде. Инде төгәл итеп әйткәндә соңгы арада гына бер очрашуда Миңтимер Шәймиев: "Мин инде, Ринат, күптән оныттым, син дә оныт", дигән сүз әйтте. Минем Татарстанда халык арасында булсын, җитәкчелек арасында булсын, бер генә яратмаган кешем дә юк.

– Хәзерге Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән мөнәсәбәтләр ничек? Президентлыкны бетерергә кирәк дигән сүзләргә ничек карыйсыз?

– Мин Рөстәм Миңнехановны яшь чакларыннан ук беләм. Бер-беребезгә хөрмәт белән карый идек. Хәзер дә президент буларак минем аңа мөнәсәбәтем бары тик хөрмәт, ихтирам гына. Аңа уңышлар теләп яшим. Бу хакта газетамда да язып чыккан идем.

Президентлык мәсьәләсендә – Татарстанда ул булырга тиеш дип саныйм. Чөнки татар халкы ул җиде-сигез авылдан торган төбәк түгел. Татар халкы Русия дәүләтенә нигез салучыларның берсе булган халык. Татар халкы гомер-гомергә Балтыйктан Татар бугазына кадәр чәчелеп яшәгән. Шуңа күрә Татарстан җирлегендә татар халкының үзенең дәүләтчелеге булудан күпсенергә ярамый дип уйлыйм мин. Ул атама кирәк дип саныйм.

– Без кайда гына яшәсәк тә, туган тел дип җан атабыз. Татарстанда татар телендә укыган балаларга бердәм дәүләт имтиханын татарча бирү мөмкинлеге юк. Бу мөмкинлекне тудырырга кирәк дигән мөрәҗәгатьләр дә булды. Сезнең моңа карашыгыз нинди?

– Әлбәттә, мин үзем 11 ел татар мәктәбендә укыган кеше. Университетка кергәндә барлык имтиханнар да татарча булган югары уку йортын эзләдем. Казан дәүләт университетының татар теле әдәбияты факультетына бары тик шул сәбәпле керергә мәҗбүр булдым дип әйтмим. Хыялланып, теләп кердем, әлбәттә. Ләкин башка бер югары уку йортына керә башласак, 11 ел буе татар мәктәбендә укыган балага ул вакытта башка уку йортына керү җиңел булмаган булыр иде. Чөнки күпме генә әйтмә, милли мәктәптән килгән кеше өчен башка телдә язу, башка телдә сөйләү, имтихан бирү турында әйтеп тә торасы юк, ул искиткеч авыр эш булыр иде.

Яшерен-батырын түгел - бу мәсьәләне хәл иткән кешеләр (БДИ рус телендә генә бирелергә тиеш диючеләр – Н.К.) милли мәктәпләрне бетерергә телиләр, дип уйлыйм. Милли мәктәпләрне юкка чыгару өчен моннан да кулайрак ысул табу мөмкин түгел.

– Яңадан да бу яңа сайланган эшкә кайтыйк әле. Бу эшкә авыр дип карыйсызмы, җиңел дипме?

– Курку бар инде бераз. Шул ук вакытта, әле булган егәрне халыкка кайтарасы, хезмәт итәсе килә. Мин чын мәгънәсендә Мәскәү татарларын яратып яшим. Шуңа күрә иҗатыма бик зур зыян китерсә дә, газетаны да ташлый алмыйм. Мин ташлап китсәм, газета бетәр кебек тоела. Саклыйсы килә. Ул рус телендә чыгарылса да, балалар өчен татарча бите бар. Чөнки бик күп татарлар туган телен барлый. Телне яхшы гына белеп бетермәсәләр дә, күңелләрендә көчле татар рухы яши. Бу кешеләрне арабыздан югалтырга ярамый. Менә шундый уйлар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG