Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрки дөнья Татарстан белән кызыксына


Төрки дөнья Татарстан белән кызыксына
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:35 0:00

Төрки дөнья Татарстан белән кызыксына

Бу атнада Казанда Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге вәкилләре төрле очрашулар уздырды. Казанның 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы булуы уңаеннан әлеге берлек Казандагы чараларны оештыруга үз өлешен кертәчәк.

Атна башында Татарстанга Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге вәкилләре килде. Алар башта Болгар шәһәрчегенә барды, Казанның тарихи урыннары белән танышты. Мәдәният, сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларында төрле очрашулар уздырды. 28 гыйнвар кичендә исә республика парламентында Татарстан депутатлары белән очрашты.

Берлек вәкилләренең Татарстанда уздырган очрашуларда ике ил муниципалитетлары арасындагы хезмәттәшлекне тагын да арттыру, Төркиянең Коҗаэли шәһәре белән Әлмәтне, Бурса белән Чаллыны, Мерсин белән Түбән Кама шәһәрләрен тугандаш шәһәрләр итеп билгеләү темалары сөйләшенде.

Шулай ук Төркиядән Татарстанга туристлар җибәрүне оештыру, Истанбул шәһәрендә "Казан" мәдәният-икътисад үзәге булдыру, ике илнең сәүдә-сәнәгать пулатлары арасында хезмәттәшлекне ныгыту, инвестиция мөмкинлекләрен барлау мәсьәләләре тикшерелде.

Мәдәният министрлыгында Истанбул һәм Искешәһәр калаларында Сабантуй бәйрәмен оештыру, Төркиядә Ваһапов фестивален уздыру, Төркиядә уза торган фестиваль һәм концертларда Русиянең башка төбәкләрендә яшәүче татар сәнгать коллективларын чакыру һәм башка темалар сөйләшенде.

Татарстан парламентында узган очрашу исә Төркия кунакларының Татарстан сәфәренә бер нәтиҗә ясауны тәшкил итте. Вәкиллек исеменнән чыгыш ясаган берлек рәисенең урынбасары Исмаил Кавунҗу үзләрен җылы кабул иткәннәре өчен парламентарийларга рәхмәтләрен җиткерде.

"Татарстан белән Төркия арасында һәр өлкәдә үсә барган хезмәттәшлекнең алга таба да шушылай дәвам итүен телибез. Быел Казан, төрки дөньяның мәдәният башкаласы дип игълан ителде. Төрки дөнья муниципалитетлары буларак без дә әлеге уңайдан Казанда узачак чаралардан читтә калмаячакбыз. Әйтик 26 апрельдә уза торган чараларга, шулай ук Сабантуй, 30 август чараларын оештыруга да төрки дөнья, Төркия буларак без быел үзебездән өлеш кертәчәкбез. Чөнки Төрки дөнья муниципалитетлары берлегенең төп максаты - халыклар арасында җирле үзидарәләр арасында сәүдә, икътисади һәм мәдәният ягыннан хезмәттәшлекне булдыру һәм аларны ныгыту", дип белдерде ул.

Җылы атмосферада узган очрашу бергәләп истәлек фотосына төшү белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG