Accessibility links

Бурятиядә бурят теле сәясәтенә кагылышлы яңа канун тикшерелә


Бурятия парламенты комитеты утырышында бурят теленең дәүләт теле статусы турында яңа канун өлгесе тәкъдим ителде.

1992 елда кабул ителгән "Бурятия халыклары телләре" турындагы канунга соңгы елларда үзгәрешләр кертелү сәбәпле депутатлар бурят теле турында аерым канун әзерләде.

Канунда бурятчаны мәктәпләрдә укыту, дәүләт идарәләренә бурят теле белгечләрен әзерләү эшен йөкләү, бурят телен белүчеләргә аерым хокуклар бирү, иске монгол имласын куллану кебек маддәләр бар. Белгечләр бурят теленең хәлен "авыр" дип бәяли.

Канун өлгесе комитет утырышында хупланды. Аны парламентның февраль утырышында тавышка кую турында килешенде.

Узган елның ноябрь аенда Бурятиядән бер төркем рәсмиләр һәм эшкуарлар Татарстанда булып республиканың дәүләт төзелеше, телләр сәясәте һәм бизнеслары белән танышып киткән иде.
XS
SM
MD
LG