Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "башлык" атамасы икенче укылышта кабул ителде


Башкортстан парламентының 30 гыйнварда узган чираттагы пленар утырышында депутатлар республика президенты атамасын үзгәртү мәсьәләсен икенче укуда карады һәм үзгәрешне кабул итте. Киләчәктә республика җитәкчесенең атамасы урыс телендә “Глава республики” була, ә башкортча әйтелеше “башлык” булачак дип килешенде.

Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның узган утырышларында депутатларга бу мәсьәләдә янә дә үз төзәтмәләрен һәм тәкъдимнәрен кертү мөмкинлеге калдырылган иде. Чөнки кайбер депутатлар республика җитәкчесенең башкортча әйтелеше “башлык” түгел, бәлки “хаким” булсын дигән теләкләрен әйтә килде. Имеш, башлык сүзе, гадәттә, баш киеме исеменә күбрәк туры килә.

Парламентның дәүләт корылышы комитетында бу мәсьәлә буенча фикер алышулар дәвам итте. Нәтиҗәдә, 16 гыйнварда үткән соңгы утырышта “Республика башлыгы” атамасын кабул итү кирәклеге турында килешенде. Комитет вәкилләре барлык тәкъдимнәрне дә кабат тикшереп чыкканнан соң, республика җитәкчесенең башкортча атамасы “башлык” булырга тиеш, дигән уртак бер карарга килгән.

Әйе, “башлык” сүзен барлык депутатлар да якламый. Узган сайлауда депутат булып сайланган Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаев моңа каршы булуын әйтә. “Башлык” сүзе башкортта баш киеме исемен аңлата бит. Республика җитәкчесе исеменә һич кенә дә туры килми бу”, - ди Румил әфәнде. Аның фикеренә парламенттагы тагын берничә депутат кушыла икән. Зөфәр Еникеев та республика җитәкчесе “хаким” сүзе белән кабул ителсә яхшырак булыр иде дигән фикердә.

Башкорт милли оешмалары вәкилләре гомумән президент атамасын үзгәртүгә ризасызлык белдерә. “Күк бүре”, “Ак тамыр” кебек җәмгыятьләр пикетлар да оештырып карады. Әмма “хакимият машинасы” бу юлы да җәмәгатьчелектән куәтлерәк булуын күрсәтте.

Элегрәк президент атамасын үзгәртү турындагы канун өлегесе бу утырышта берьюлы икенче һәм өченче укылышта кабул ителер дип фаразланган иде. Әмма өченче укылыш алдагы пленар утырышка калдырылды. “Бу гамәл һаман да бераз вакытны сузу өчен генә эшләнә”, - дип белдерде “Азатлык” хәбәрчесенә Уфадагы танылган этносәясәт белгече, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков.
XS
SM
MD
LG