Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабайталда борынгы мәчет төзекләндерелде


Алабайтал авылы кешеләре яңартылган мәчеттә дога кыла
Алабайтал авылы кешеләре яңартылган мәчеттә дога кыла

25 гыйнварда Оренбур өлкәсенең Беләй районы Алабайтал авылында гыйбадәтханәнең эчендәге төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң ачылу тантанасы үтте. Яңартылган мәчеттә авылдашлар Мәүлидкә җыелды.

Беренче мәчет XIX гасырның 20нче елларында сафка баса. Бүгенге көндә 1910 елда төзелгән мәчет кенә сакланган һәм бу мәчет бер гасырдан соң гына мөселманнарга кайтарыла. Совет заманында монда мәктәп, балалар бакчасы, спортзал була. 2005 елда авылдашлар манара урнаштыра.

Мәчетне ачу тантанасы Оренбур далаларында була торган карлы-буранлы көнгә туры килде. Шулай да халык мәчеткә ашыкты. Алабайтал мәчетенең ачылу тантанасын үткәрү – ул иң элек авыл халкының яшәеше турында мәгълүмат бирү дигән сүз. Бәйрәм белән котларга дип Оренбур төбәге мөфтие, күрше авыллардан милләттәшләребез килде. Төбәктә яңартылган
гыйбадәтханәләр сирәк күренеш түгел.

“Соңгы елларда ислам дине көчәя. Оренбур өлкәсендә дә яңа мәчетләр төзелә һәм безнең гореф-гадәтләргә дә игътибар бирелә”, дип сөйләде Оренбур өлкәсе мөфтие Габделбарый хәзрәт Хәйруллин.

Имам вазифасын Кәраматулла хәзрәт Әбүбәкеров өч ел башкара.

Алабайтал мәчете имам-хатыйбы Кәраматулла хәзрәт авылдашлары белән
Алабайтал мәчете имам-хатыйбы Кәраматулла хәзрәт авылдашлары белән
“Барлык бәйрәмнәребезне үткәрәбез. Төзекләндерү эшләре вакытында да гыйбадәтханәнең ишекләре ябылмады, намазларны кечкенә бүлмәдә укыдык”, диде Алабайтал мәчете имам-хатыйбы Кәраматулла хәзрәт Әбүбәкеров.

Әлеге яңартылган гыйбадәтханә йөзгә якын мәчетләрнең берсе, бер гасыр элек дини белем бирү максатыннан төзелгән бинада бүгенге көндә дә ислам нигезләрен өйрәнәләр.

“Хәзрәт безгә күчеп килгәннән бирле халык мәчеткә тартыла башлады. Яңа мәчет булгач бигрәк тә үзгәрешләр күп: укырга йөрибез, балага исем кушу, никах уку. Хәзер боларның барысы да мәчеттә башкарыла”, диде Лиза Хәсәнова.

Илнең тарихы – авылның тарихы. Авылның беренче мәктәбе булып озак еллар мәчет бинасы хезмәт итә. Бер гасырдан соң гына мөселманнарга кайтарылган мәчетне авылдашлар төзекләндергән, манара урнаштырган. Мәчетле авыл – нурлы авыл дигән сүзләр зур мәгънәгә ия. 100 ел элек мәчетне халык үз көче белән төзегән кебек, бүген дә ул шулай төзекләндерелде.

Мәчетне ачу тантанасы Мәүлидкә туры килде

“Соңгы елларда Мәүлидкә багышланган кичәләрне мәдәният йортларында, театр биналарында да үткәрә башладылар. Бу елны Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне төбәкнең һәрбер мәчетендә үткәрелде”, дип диде Оренбур өлкәсе мөфтие
Габделбарый хәзрәт Хәйруллин.

Оренбур өлкәсе мөфтие Габделбарый хәзрәт (с) һәм фермер Хөсәен Хәсәнов
Оренбур өлкәсе мөфтие Габделбарый хәзрәт (с) һәм фермер Хөсәен Хәсәнов
Крестьян-фермер хуҗалыгы рәисе Хөсәен Хәсәновның туган авылына кылган игелекле гамәлләре бихисап: читтән махсус дини белемле хәзрәт китерткән, аңа йорт алып ремонтлаткан һәм хезмәт хакын да үзе түләп тора.

Бүгенге көндә дә мәшәкатьләр фермерлар җилкәсендә. Йөз еллык мәчетне төзекләндерү, манара кую эшләрен авылдашлар башкара. Мәчетне төзекләндерү Хөсәен Хәсәновның әтисе Әхмәтсафаның васыяте була.

“Мәчетнең эчке ягын тулысынча яңарттык: су үткәрдек, җылыту якларын карадык, тәһарәт алу өчен урыннар булдырдык, канун буенча хатын-кызларның намаз укый торган бүлмәсен эшләдек, аш пешерү урыннары да бар. Үзебезчә, кирәкле эшләрне эшләп бетердек дияргә була”, дип сүзен тәмамлады “Хәсәнов фермер-крестьян хуҗалыгы” рәисе Хөсәен Хәсәнов.

Менә шундый тырыш, эш яратучан, авылның киләчәге турында уйлаучы, туган җиренә үзе хуҗа булган, газиз җирендә тир түгеп яшәүче милләттәшләребез Татарстаннан читтә гомер итә, динен тота.
Мәчеткә килүчеләр
Мәчеткә килүчеләр
XS
SM
MD
LG