Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:48

Сочида кышкы Олимпия уеннарында Русия данын яклап чыгыш ясаячак спортчылар арасында татар егетләре һәм кызлары да бар.

Сочида кышкы Олимпия уеннары башлануга санаулы көннәр генә калып бара. Русия Федерациясе данын яклап чыгыш ясаячак спортчыларның исемнәре узган атна игълан ителде. Уеннарда 15 спорт төрендә 223 кеше көч сынашачак. Алар арасында татар егетләре һәм кызлары да бар. Димәк, Русиянең спорттагы уңышларында аларның да өлеше булачак дигән сүз. Кемнәр соң алар?

ТАТАР СПОРТЧЫЛАРЫ

Галимов Эмиль Габделнур улы – хоккей, үзәк һөҗүмче

Эмиль Галимов

Эмиль Галимов

Эмиль 1992 елның 9 маенда, Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә туа. Зур хоккейга туган шәһәренең “Нефтехимик” клубы аркылы килә, хәзер исә Ярославль “Локомотив”ында уйный. 2010 елда 18 яшьтән узмаган уенчыларның Дөнья чемпионатында Русия яшүсмерләр җыелма командасы өчен чыгыш ясый. Түбән Каманың яшьләр лигасы составында Эмиль үзен гел яхшы яктан гына күрсәтә, шуңа да аны алдагы сезонда – 2010-2011 елларда “Нефтехимик”ның төп составына алалар. Спортчы карьерасында бу дәвер аерым әһәмияткә ия, чөнки нәкъ менә шушы командада чагында ул Континенталь Хоккей Лигасы (КХЛ) уеннарында катнаша. 2011 елның 1 ноябрендә Эмиль яңадан торгызылып килүче “Локомотив” ка күчә (билгеле булганча, данлы команда тулысы белән очкыч казасында һәлак булган иде). Декабрьдә “Локомотив” Югары Хоккей Лигасында (ВХЛ) чыгыш ясый башлый. 2013 елның апрель башында Галимовны Русия хоккей җыелма командасына чакырып алалар. Ул Еврохоккей челенджга әзерләнә һәм 2013 елның Швециядә һәм Финляндиядә узган Дөнья чемпионатында катнаша, травма алган һөҗүмче “Салават Юлаев” уенчысы Никита Филатовның урынына чакырыла. Галимов “Локомотив” (Ярославль) командасының иң өметле уенчыларның берсе дип санала.

Гафаров Антон Илдус улы – чаңгыда узышу, спринт
[Сочи Олимпиадасында финалга чыга алмады]

Антон Гафаров

Антон Гафаров

​Антон 1987 елның 4 февралендә, Ханты-Манси шәһәрендә дөньяга килә. Халыкара класслы спорт мастеры. 2008 елдан алып Русия җыелма командасының төп составы әгъзасы. 2007 елда Гафаров беренче тапкыр Дөнья кубогында чыгыш ясый, 2009 елның гыйнварында Дөнья кубогы этабында спринт буенча иң яхшы өч спортчы арасына керә. 2003 елда Дөнья кубогының көмеш бүләген ала. 2012 елның Русия чемпионатында бронза ала. 20 тапкыр өлкә чемпионаты җиңүчесе. Призлы урыннардан кала, Антон 17 тапкыр иң яхшы 30 спортчы исемлегенә керә. 2010/11 сезонда Көнчыгыш Европа кубогының гомуми нәтиҗә зачетында җиңүче була, 2007 елда өч мәртәбә өченче урынны ала, 2008 елда ике тапкыр берече урын, 2009 елда бер тапкыр беренче урын, 2010 елда беренче, икенче һәм өченче урыннарны, 2011 елда ике тапкыр беренче урынны һәм 2012 елда өченче урыннарны ала. FIS Rase Халыкара ярышларында 2009 һәм 2013 елларда беренче урынны ала.

Спортчы юлын Антон 1999 елда башлап җибәрә. Башта биатлон белән шөгыльләнә. 1999-2004 елларда 20 мәртәбә өлкә күләмендәге чемпионатларда җиңеп чыга. Елдан-ел уңышлырак чыгыш ясап, карьерасында алга барган вакытта бәлага тарып, гарип кала яза. 2010 елда була бу хәл: Псковта тренировкалар вакытында хәле начараеп, табибларга мөрәҗәгать итә. Берничә инъекция ясаганнан соң, 4 сәгатькә сузылган анафилактик шок кичерә, егетнең бөтен тәне хәрәкәтләнми башлый. Табиблар аңа спортчы карьерасын төгәлләргә туры килер, ди. Ләкин Антон тренировкаларны дәвам итә һәм өч айдан соң Ванкувердагы Олимпия уеннарында сборда катнаша. Ә тагын бер елдан соң ул Русиянең спринтер җыелма командасы составына керә. Табиблар ялгышы аркасында килеп чыккан каты авырудан соң тернәкләнеп, Антон мәртәбәле узышта җиңеп чыга. Куркыныч авыру кичереп, бер елдан артык вакыт узганан соң, ул ирекле стиль белән спринтта “Красногорская лыжня” ярышында Олимпия чемпионы Никита Крюковны узып, финишка алдан килә. Барлык каршылыкларга карамастан, ул тулы канлы тормышка гына түгел, профессиональ спортка да әйләнеп кайта.

Җиһаншин Руслан Наил улы – фигуралы шуу, боз өстендә бию

Виктория Синицына һәм Руслан Җиһаншин

Виктория Синицына һәм Руслан Җиһаншин

Сочида Олимпиадада ул Виктория Синицына белән парлап чыгыш ясаячак.

Руслан 1992 елның 25 сентябрендә Мәскәүдә туа. Фигуралы шуу белән 4 яшьтән үк, Яшь пионерлар стадионында шөгыльләнә башлый. Башта ялгызы, соңрак Валерия Зенкова белән парлаша. 2004 елның ахырыннан Виктория Синицына белән берлектә боз өстендә биюләрдә чыгыш ясый. Руслан – юниорлар арасында фигуралы шуу буенча 2012 ел Дөнья чемпионы, 2012 ел Гран-прида юниорлар финалында җиңүче. 2013 ел кышкы Универсиаданың бронза бүләгенә лаек, 2014 ел Русия чемпионатында шулай ук өченче урын ала. Халыкара класслы спорт мастеры. 2014 ел гыйнварына Җиһаншин-Синицына пары Тимераякта шуу халыкара берлеге (ИСУ) рейтингында 14-нче урынны алып тора. 2008 елдан алып Русия җыелма командалары әгъзасы.

Җиһаншин-Синицына – зур өметләр багълана торган уникаль пар. Монда Руслан Җиһаншинның роле зур, дип саный белгечләр. Ул көчле характерлы, нык ихтыярлы спортчы буларак билгеле. Бергә чыгыш ясый башлаганда, Беларусның Гомель шәһәрендә үткән "Золотая рысь" (Golden Lynx) Халыкара турнирында Руслан һәм Виктория алтынчы урын алганнар. 2008 елда Русия чемпионатында алар инде көмеш медальгә лаек була. Шул ук елны Дортмундта (Германия) узган NRW Trophy Ice Dance ярышында һәм 2009 елда Русия Кубогы финалында янәдән көмеш медальләр алалар. Юниорлар Гран-при этапларында Синицына һәм Җиһаншин ике алтын һәм ике көмеш медальне кулга төшерә, финалда шулай ук алтын һәм көмеш медальләргә лаек булалар. 2010, 2011, 2012 елларда Русия беренчелегендә бу парга тиңнәр табылмый, 2012 елда исә алар юниорлар арасында Дөнья чемпионнары була. Русия кубогы этапларында да сәләтле спортчылар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. 2013 ел февралендә Тверьдә Синицына-Җиһаншин пары Русия Кубогы финалында көмеш медальгә лаек була.

Русланның сеңлесе Нелли Җиһаншина – шулай ук фигуралы шуучы. Хәзер ул Германия исеменнән “боз өстендә биюләр”дә чыгыш ясый. Партнеры Александр Гажи белән берлектә алар Германиянең өч тапкыр чемпионнары титулына ия.

Нәбиев Нияз Габделхан улы – чаңгыда ике төр ярыш

Нияз Нәбиев

Нияз Нәбиев

Нияз 1989 елныд 31 мартында Татарстан башкаласы Казанда туа. Русия спорт мастеры, 2010 елның Олимпия уеннарында катнашкан. Ике тапкыр Русия чемпионы, 2007 елда узган III Кышкы Русия укучылар Спартакиадасының абсолют җиңүчесе. 2005 һәм 2008 елларда чаңгыда ике төр ярышта юниорлар арасында Русия беренчелегендә көмеш медальгә лаек була. 2005 елда юниор командалары Русия беренчелегендә – икенче, 2006 елда беренче урыннарны ала. 2007 ел Бөтендөнья Универсиадасы җиңүчесе. Чаңгы спорт төрләре буенча Русия җәйге чемпионаты көмеш призеры (2007 ел). Беренче яшьләр Кышкы Спартакиадасының командалар арасында ярышта бронза медаль ала. Континенталь кубокның икенче этабында (Канада) русиялеләр арасында иң яхшы күрсәткечкә ия була (25 нче урын). 2009 елда Континенталь кубокның гомуми зачетында (Германия) 28нче урында. Чаңгы спорт төрләре буенче 2009 елда Чехиядә узган Дөнья чемпионатында эстафетада 10нчы урында. Командалар ярышларында 2011 елда Төркиядә узган Кышкы Универсиадада – бронзага лаек. Чаңгыда ике төр ярышта Дөнья кубогында иң яхшы нәтиҗә – 28 урын (Куусамо, 2012 елның декабре).

2010 елда Нияз Нәбиев Русия җыелма командасында Ванкуверда Кышкы Олимпия уеннарында катнаша. Аның беренче старты 14 февральгә билгеләнгән булса да, тестлар узганнан соң, канында гемоглобины югары дип, спортчыны биш көнгә ярышта катнашудан читләштереп торалар. 16 февральдә узган медицина тикшеренүе Нәбиев канында гемоглобинның нормага килгәнен күрсәтә һәм егеткә ярышта катнашырга рөхсәт ителә. 25 февраль көнне Нияз зур трамплиннан сикерү һәм 10 км га ярышларда катнаша.

“Узган Олимпиадага мин очраклы рәвештә эләктем, Континентал кубокта яхшы чыгыш ясаганым өчен алдылар. Минем өчен Уеннар авыр сынау булды, тик мондый ярышларда катнашу тәҗрибәсе миңа алда бик кирәк булыр дип уйлыйм”, - ди Нияз.
Спортчы өч Дөнья чемпионатында чыгыш ясаган инде. 2012/2013 сезонда Нияз үз карьерасында беренче тапкыр Дөнья кубогына зачетка очколар җыя – ярышларның гомуми нәтиҗәләре буенча ул утызынчы урынны ала. Әммә, утызынчы урында гына булса да, бу сезонда Русия спортчылары арасында бары Нәбиев кына очколар җыя алган.

Рәхимова Регина Зәфәр кызы – фристайл, могул
[Сочи Олимпиадасында 8нче урын алды]

Регина Рәхимова

Регина Рәхимова

​Регина 1989 елның 22 сентябрендә Пермь өлкәсе Чусовой шәһәрендә дөньяга килә. Русия җыелма командасында 2008 елдан. Парлы һәм олимпия могулында 2013 ел Дөнья чемпионы. Шул ук категорияләрдә 2011 елда икеләтә Русия чемпионы. Парлы могул буенча Русия чемпионатының көмеш призеры (2007, 2008). Парлы могул буенча Ауропа Кубкы этабының бронза призеры. Фристайл буенча Русия хатын-кызлар командасы лидеры.

Фристайл белән мавыгып киткәндә Регинага нибары 8 яшь кенә була. Беренче күнекмәләрне “Огонек” балалар спорт мәктәбендә, танылган фристайлчы Сергей Щуплецов җитәкчелегендә ала. Гәрчә фристайлга күбрәк егетләр йөрсә дә, Регина малайлардан калышмый, катлаулы пируэтларны оста башкара. 14 яшендә Регина тормышында икенче тренеры – Михаил Киреев барлыкка килә. Кыз тырышлык һәм ныклы холык күрсәтеп, тренерының игътибарын яулый. 15 яшендә Регина беренче җиңүләренә ирешә – укучылар арасында Спартакиадада беренчелекне ала. Бүген Рәхимова фристайл буенча хатын-кызлар командасы җитәкчесе.

Регина Рәхимова – команданың иң тотрыклы һәм көчле әгъзасы, Русия чемпионатларында бик еш призлы урыннар ала, ә Дөнья Кубогы этапларында һәрвакыт иң яхшы унлыкка керә.

“Ванкуверда күпмедер тәҗрибә тупланды. Мин анда тугызынчы булдым. Бу ярышларда катнашып карау алдагы Уеннарга психологик яктан әзерлекле булып тору өчен кирәк иде. Сочидагы Олимпиадага тагын да яхшырак кәеф белән барам. Канадада – минем беренче Олимпиада – югары дәрәҗәдә чыгыш ясарга теләдем, һәм бу максатка ирештем, дияргә була. Бу юлы күпкә авыррак булыр дип саныйм, чөнки Уеннар үзебезнең илдә үтә. Әлбәттә, призлы урыннар аласы килә. Шулай да иң мөһиме – лаеклы нәтиҗәләр күрсәтү”, - диеп, планнары белән уртаклаша Регина.

Хазетдинов Илмир Ришат улы – трамплиннан сикерү

Илмир Хазетдинов

Илмир Хазетдинов

Илмир 1991 елның 28 октябрендә Башкортостан башкаласы Уфада дөньяга килә. 2013 елның Русия чемпионы. Халыкара класслы спорт мастеры. Русия җыелма командасы әгъзасы. Чаңгыда сикерү буенча Континенталь Кубок призеры. Уфа Югары спорт осталыгы мәктәбендә тәрбияләнгән. Беренче тренеры – Владимир Никулин, бүгенге көндә Рамиль Әбраров кул астында шөгыльләнә. Дөнья кубогында иң яхшы күрсәткече – команда микстында 9 нчы урын (Лиллехаммер, 2013 ел). Рок-музыка һәм автомобильләр белән мавыга. Абыйсы – Рәзил Хазетдинов, чаңгыда сикерү буенча спорт мастеры.

Трамплиннан сикерү – куркыныч, әмма бик матур спорт төре. Русия җыелма командасы бу дисциплинада шактый югары уңышларга ирешкән спортчылары белән горурлана ала. Шулар арасында – 22 яшьлек спортчы Илмир Хазетдинов. Спортта беренче адымнарын Илмир туган шәһәренең югары спорт осталыгы мәктәбендә ясый. 2005 елда ул халыкара аренада чыгыш ясый башлый. Алты ел дәвамында ул бары FIS кубогында һәм юниорлар арасында чемпионатларда гына катнаша. 2010/2011 сезонында Илмир берничә мәртәбә FIS кубогы подиумына менә, һәм гомуми зачетта 3 нче урын алу дәрәҗәсенә ирешә. 2012 ел спортчыга тагын да зуррак уңышлар алып килә. Уфада Спартакиадада ул беренче урынны ала, а аңынчы алты тапкыр шушы ярышларда призлы урыннарны яулый. Хәзер Илмир бөтен көчен Сочидагы Олимпия уеннарына әзерлеккә багышлый. Уеннар башланганчы ук ул Сочидагы трассада шуып караган һәм шәхси рекорд та куярга өлгергән.

Хуҗин Илвир Илдар улы – бобслей

Илвир Хуҗин

Илвир Хуҗин

1990 елның 14 июнендә Башкортостанның Нефтекама шәһәрендә туа. Русия бобслейчы, 2008 елдан бирле Русия җыелма командасы өчен чыгыш ясый. 2014 елдан Русиянең бобслей командасы составында. Халыкара класслы спорт мастеры. Русия чемпионаты көмеш призеры (2013, двойка), Дөнья кубогында 2-3 урыннарда, Русия чемпионатында 2 нче урын (2013).

Илвирны Русиянең атказанган тренеры Рөстәм Фәизов тәрбияли. Уфада яши. Сочида Олимпиадада Илвир дүр кеше сыешлы бобта чыгыш ясаячак.

Яхин Эрнест Роберт улы – чаңгыда ике төр ярыш

Эрнест Яхин

Эрнест Яхин

1991 елның 9 нчы гыйнварында Башкортостан башкаласы Уфада туа. Русия спорт мастеры. Командалы спринттта 2013 елда Русия чемпионы. Русия чемпионатының көмеш (2012) һәм бронза (2011, 2013) призеры. 2013 елда командалы спринтта Русия җәйге чемпионатында көмеш бүләккә лаек була. 2009 ел Спартакиадасы җиңүчесе һәм призеры, 2012 ел Спартакиадасында икеләтә җиңүче. Яшьүсмерләр һәм юниорлар арасында Русия беренчелекләрендә җиңүләр яулаган һәм призлы урыннарга ия булган. Тренерлары – Валерий Пеньков һәм Рәшит Закиров. Башкортостан, Уфа, СДЮСШОР РА данын яклап чыгыш ясый. 2011 ел Дөнья чемпионатында катнашкан. Ике стартта чыгыш ясаган. Дөнья кубогында 2011/2012 сезоныннан башлап чыгыш ясый.

“Минем максатым – Сочида Олимпиадада шәхси зачетта 10-нчы урыннан да түбән булмаган нәтиҗәгә ирешү!” ди Эрнест.

Эрнест һәм башка спортчыларның чыгышларына бәя биргәндә, Русиянең чаңгыда трамплиннан сикерү һәм чаңгы двоеборьесы Федерациясе Президенты Александр Уваров түбәндәгене билгеләп үтте: “Бүген Дөнья кубогы өчен көрәштә Русиядән өч спортчы катнаша, һәм бу безнең ил өчен зур күрсәткеч”.

Ни куаныч, бу өч спортчының икесе – татарлар (икенчесе – Нияз Нәбиев). Эрнест Яхинны исә Уваров бик өметле спортчы, дип бәяли.

ТАТАР ТРЕНЕРЛАРЫ

Биләлетдинов Зиннәтулла Хәйдәр улы – Русия хоккей җыелма командасы баш тренеры

Зиннәтулла Биләлетдинов

Зиннәтулла Биләлетдинов

Зиннәтулла Биләлетдинов – спорт дөньясында атказанган шәхес. 1984 елда Олимпиада чемпионы, 1980 елда Олимпиада уеннарының Көмеш призеры, алты мәртәбә Дөнья чемпионы (1978, 1979, 1981-1983, 1986), алты кат Ауропа чемпионы (1978, 1979, 1981-1983, 1985-1987), 1981 елда Канада Кубогы иясе, 1979 елда Чакыру кубогы (Кубок вызова) алган. 1987 елда Дөнья чемпионаты Көмеш призеры, 1985 елда Дөнья чемпионатының бронза призеры. Русия хоккей тарихында иң яхшы яклаучыларның берсе буларак кереп калган. СССР атказанган спорт мастеры, РСФСР ның атказанган тренеры, Русия атказанган тренеры. Чик буе гаскәрләренең отставкадагы полковнигы.

Биләлетдинов җитәкчелегендә Русия 2012 елда Дөнья чемпионатында җиңә. 2004-2011 елларда Татарстанның “Ак Барс” хоккей клубын җитәкли, 1997-2004 елларда Мәскәү “Динамо”сының баш тренеры була.

Зиннәтулла Биләлетдинов 1955 елның 13 мартында Мәскәүдә туа. Хоккейга мәктәптә укыганда ук кереп китә, элеккеге Динамо футболчысы Аркадий Ларионов оештырган урам командасында хоккей уйный башлый. Нәкъ менә Ларионов Зиннәтулланың беренче тренеры була да. 15 яшендә Биләлетдинов Мәскәү “Динамо”сының балалар секциясенә килә, укуының икенче елында аны һөҗемчәдән яклаучыга күчерәләр. Яшьләр командалары составында Биләлетдинов ике мәртәбә Дөнья чемпионатларында җиңә. 1972 елда Биләлетдиновны мастерлар командасына чакыралар, һәм 1973-1988 елларда ул Мәскәү “Динамо”сы өчен чыгыш ясый. СССР чемпионатында команда җиде тапкыр җиңә (1977-1980, 1985-1987), алты тапкыр бронзага лаек була (1974, 1985, 1981-1983, 1988).
21 яшендә спортчы беренче мәртәбә СССР җыелма командасына эләгә. Команда составында 253 уенда катнаша, шәхси исәбендә – 21 шайба. Пресса аны “СССР командасының иң күренекле яклаучыларының берсе”, дип бәяли.
Спортта карьерасы тәмамланганнан соң Биләлетдинов тренерлыкка күчә. 1988-1992 елларда ул Мәскәү “Динамо”сы хоккейчыларын әзерли, 1992 елда “РСФСРның атказанган тренеры” исемен ала. 1993-1997 елларда Биләлетдинов Америкада һәм Канадада Милли хоккей лигасына (NHL) кергән клубларны җитәкли. Шунысы игътибарга лаек: Зиннәтулла Билялетдинов Русия тренерларыннан беренче булып НХЛ га чакырыла. 1997-1998 елларда Биләлетдиновны Русиянең хоккей буенча җыелма командасын 1998 нче елгы Олимпия уеннарына әзерләүче тренерлар штабына эшкә чакыралар. Нәтиҗәдә команда икенче урынны ала. 2002 елгы Олимпиада уеннары алдыннан Билялетдинов янәдән җыелма команданың тренерлык штабында эшли, һәм Русия командасы “бронза” яулый.

2004 елның май аеннан алып 2005 елның мартына кадәр Биләлетдинов Русия хоккей җыелма командасының баш тренеры була, ә 2004 елның сентябрендә “Ак Барс” ка килә. Казан хоккей командасының зур уңышлары Биләлетдинов исеме белән бәйле: Русия чемпионы (2006 ел), Ауропа чемпионнары кубогы иясе (2007 ел). 2009 елда “Ак Барс” Континенталь хоккей лигасының төп бүләген – Гагарин кубогын яулый, һәм 2010 елда бу уңышын кабатлый, хәтта бүләкнең исемен, шаяртып, “Кубок татарина” диеп тә йөртә башлыйлар.

2011 елдан башлап Зиннәтулла Биләлетдинов Русия хоккей җыелма командасының баш тренеры. Һәм шушы постта килеш ул Русия командасын Сочидагы Олимпиада уеннарына әзерли.

Девятьяров Михаил Тәлгать улы – Русиянең чаңгыда узышу җылма командасы тренеры

Михаил Девятьяров

Михаил Девятьяров

1959 елның 25 февралендә, Пермь өлкәсенең Чусовой шәһәрендә дөньяга килә. Русия һәм совет чаңгычысы, СССРның атказанган спорт мастеры (1988). Русиянең атказанган тренеры (2010). 1988 елда 15 км дистанциядә Олимпиада чемпионы, шул ук уеннарда 4х10 км эстафетада Көмеш медаль яулый. Калгарида Уеннарда 30 км дистанциядә 4 нче урынга лаек була. Девятьяров шулай ук 1987 елда Оберстдорфта узган Дөнья чемпионатында 2 медаль яулый (4х10 эстафетасында – көмеш, 15 км да – бронза). 1986-87 елларда СССР Чемпионы.

Спортчы карьерасының иң югары баскычына күтәрелгәннән соң да Девятьяров чаңгыны ташламый – 2000 еллардан алып ул Русиянең иң яхшы тренерларыннан санала. Хәзерге вакытта – Русиянең чаңгыда узышчыларының спринтер җыелма командасының баш тренеры.

Девятьяровның улы Михаил – шулай ук чаңгычы, Дөнья кубогы этапларында катнашу тәҗрибәсе бар, 2010 елда Ванкуверда Русия данын яклаган. Кызганыч, 2014 ел Сочи Олимпиадасына ул катнашмаячак.

ТАТАР ФАМИЛИЯЛЕ РУС СПОРТЧЫЛАРЫ

Сочида Русия данын яклаучы спортчылар арасында рус исемле, әмма татар фамилияле булганнары да шактый. Менә аларның кайберләре.

Фаткулина Ольга Александр кызы – тимераякта йөгерүче. 1990 елда Чиләбедә туган. 2009 елдан бирле Русия җыелма командасында. 2010 елда Ванкувердагы Олимпиадада катнаша. 2010/2011 сезонда Дөнья кубогында гомуми зачетта команда узышында икенче урынны ала. 2008 елда Польшада узган яшьләр арасындагы фестивальдә икеләтә җиңүче. Спринтерлык многоборьесында һәм 1000 км дистанциядә Русия рекордчысы. 2010 елда өч мәртәбә Русия чемпионы, 2011 елда ике мәртәбә чемпион. 2011 елда Русия чемпионатының Көмеш призеры. Юниорлар арасында Русия беренчелеге җиңүчесе (2006, 2008-2009).

Муратова Елена Игорь кызы – фристайл, могул. Халыкара класслы спорт мастеры. 1986 елда Чуашстанда туган, Мәскәүдә яши. Русия чемпионы (2010, могул), 2011-2013 елларда могул, 2012, 2013 елларда парлы могул буенча Русия чемпионатлары бронза призеры. Русия җыелма командасында 2012 елдан.

Вафина Александра Александр кызы – хоккейчы, “Факел” хоккей командасының һәм Русия җыелма командасының һөҗүмчесе һәм капитаны. 1990 елда Алма-Атада туган. Оттавада Дөнья чемпионатында (2013) бронза медәленә лаек була.

Шихова Екатерина Владимир кызы – чаңгыда узышу. 1985 елда Киров шәһәрендә туган. Русия җыелма командасында 2002 елдан бирле. 2010 елда Ванкуверда Олимпия уеннарында катнашкан. Дөнья кубокларында 79 старт уздырган, 11 призлы урын иясе: дүрт тапкыр беренче, ике тапкыр икенче һәм биш мәртәбә өченче булып килгән. 1500 км дистанциядә Русия рекордсмены, командалы узышуда Русия рекорды соавторы. 2007-2009, 2011 елларда төрле дистанцияләрдә Русия чемпионы.

Сәетова Александра Александр кызы – керлинг, команда капитаны. 1992 елда Мәскәүдә туган. Юниорлар арасында 2013 елда Дөнья чемпионы. Русия чемпионатларының икеләтә бронза призеры (2010, 2011). Укучыларның бөтенрусия Спартакиадаларының икеләтә җиңүчесе (2009, 2012).

Русияле татар спортчылары арасында Сочига аздан гына бара алмый калганнары да шактый. Алар арасында – Раул Шакирҗанов, Алия Иксанова, Михаил Девятьяров (кечесе), Рифат Сафиуллин (чаңгыда узышу), Наил Якупов (хоккей), Камилә Симакина (фристайл). Алар барысы да 2013/2014 сезонда Русия җыелма командасы составына керсәләр дә, Уеннарга эләкмәделәр.

Кайбер спорт төрләрендә татар спортчылары гомумән юк. Мисал өчен, шорт-трек, сноуборд, скелетон, чана спорты, тау чаңгысы, биатлонда. Ә бит кайчандыр биатлонда иң зур уңышларга ирешкән Русия спортчылары нәкъ менә татар кыз-егетләре иде: Альбина Әхәтова, Светлана Ишморатова, Рөстәм Вәлиуллин, һәм башкалар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG