Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гагауз референдумы: Европа яки Русия


Молдова премьер-министры Юрие Лянкэ Комрат шәһәрендә гагауз хакимияте белән очраша. 22 гыйнвар, 2014
Молдова премьер-министры Юрие Лянкэ Комрат шәһәрендә гагауз хакимияте белән очраша. 22 гыйнвар, 2014

Гагаузлар референдумда Европа берлеге белән якынаю яки Русия белән Таможня берлегенә керү өчен тавыш бирәчәк. Молдова хакимиятләре референдумга каршы.

Якшәмбе көнне Гагауз автономиясе башкаласы Комрат шәһәрендә референдум уза. Гагаузлар Молдованың тышкы сәясәтенә карата үз тавышын җиткерәчәк. Алар шулай ук автономиянең үзбилгеләнү хокукына карата да фикерен белдерәчәк.

Әлеге референдумны уздыру карары 2013 елның 27 ноябрендә Гагаузиянең Милли мәҗлесендә кабул ителгән иде. Тавышка өч сорау куела. Аларның беренчесе һәм икенчесе Молдованың икътисади киләчәге турында булса, өченчесе Романия белән берләшкән очракта Гагауз автономиясенең статусы турында.

1. "Молдова республикасы үсешенең Европа берлегенә кушылу юнәлешендәге тышкы сәясәт векторын хуплыйсызмы?"

2. "Молдова республикасы үсешенең Таможня берлегенә (Русия-Беларусия-Казакъстан) кушылу юнәлешендәге тышкы сәясәт векторын хуплыйсызмы?"

​3. "Сез Молдова республикасының бәйсез дәүләт статусы үзгәрү очрагында Гагаузия халкына үзенең тышкы үзбилгеләнү хокукын файдалану мөмкинлеге бирүче "Гагаузия халкының тышкы үзбилгеләнү статусын ачыклауны кичектерү турында" Гагаузия кануны өлгесен кабул итәргә ризамы?"

Молдова харитасында Гагауз җирләре (зәңгәр)
Молдова харитасында Гагауз җирләре (зәңгәр)
Гагаузия башлыгы Михаил Формузал Азатлыкка белдергәнчә, автономия халкы Таможня берлегенә керү яклы.

"Таможня берлегенә керүне инде соңгы 10 ел алга сөреп килдек. Минемчә, бу безнең икътисадка шактый уңай йогынты ясар. Шулай ук әлеге берлеккә керү җәмгыятьтә демократия үсешенә, дөньякүләм стандартларга туры килә башлавына бер адым булыр иде. Бүгенге Европадагы процессларга без шикләнеп карыйбыз", ди Формузал.

Гагаузиянең Русия карашлы булуы элегрәк тә сизелә иде. Күптән түгел алар Русия канун системын кабул итүне белдерде.

"Сайлауларда очрашырбыз"

Молдова хакимияте 2 февральдә узачак референдумга киртә куярга тырыша, чөнки ул илнең территориаль бөтенлегенә яный. Комрат шәһәре мәхкәмәсе Кишиневның автономияләр тышкы сәясәткә кагылган референдумнар уздыра алмый дигән белдерүне кабул итте, ләкин гагауз хакимияте барыбер тавыш бирүне алга сөрә.

22 гыйнварда Комратка Молдова премьер-министры Юрие Лянкэ килде һәм халыкның референдум уздыру өчен җитәрлек мәгълүматы юк, дип белдерде.

"Әлбәттә, халык фикерен белешү -- табигый күренеш. Ләкин башта ватандашларны бар нәрсәдән хәбәрдар итәргә кирәк, соңыннан алар үз фикере белән карар кылсыннар. Соңыннан инде киләсе парламент сайлавында һәркем үз фикерен белдерер", диде Лянкэ.

Гагаузия автономиясендә 155 меңләп кеше яши. Гагаузлар төрки халыклар төркеменә керә, русча сөйләшә, православ динен тота.
XS
SM
MD
LG