Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:43

Метшин: Казанда быел 28 балалар бакчасы ачылачак


Казанда бүген "Юник" исемле яңа балалар бакчасы ачылды. 2013 елда узган җәйге Универсиада истәлегенә бакча спорт чарасының символы булган "юник" дип атала, ул спорт һәм сәламәтләндерү юнәлешендә эшләячәк, дип планлаштырыла.

Балалар бакчасын ачарга килгән Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшин 2014 елда башкалада 28 балалар бакчасы ачылачак, дип белдерде. Яңа ачылган "Юник" та әле генә Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе каршында ачылган "Балакай" татар балалар бакчасы кебек өч ай эчендә төзелеп беткән.

XS
SM
MD
LG