Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:44

Татарстанда 2014-2020 елларга каралган телләр турындагы яңа програмга 1 миллиард 84 миллионн сум бүленәчәк. Бу хакта Дәүләт шурасында узган матбугат очрашуында әйтелде.

Татарстан республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү турындагы 10 елга каралган элекке програмга республика бюджетыннан барлыгы 124 миллион сум бүленгән булган, програмны гамәлгә ашыру өчен елына 10-11 миллион сум бирелгән. Ә 2014-2020 елларга каралган яңа програмга барлыгы 1 миллиард 84 миллион сум акча бүленәчәк. Бу сан элеккесенә караганда тугыз тапкыр артыграк. 2014 елга гына да бюджеттан 167, 4 миллион сум каралган.

"Элекке ике програмның тулаем тормышка ашырылмавының төп сәбәбе -- финанслауның җитәрлек булмавы иде. Моңа кадәр ун елга барлыгы 124 миллион сум бүленде, әлеге җиде елга каралган програмга 1 миллиард 84 миллион сум бүленәчәк. Димәк, бездә зур мөмкинлекләр, бу програмның ниһаять тулаем тормышка ашырылачагына зур өметләр барлыкка килә”, диде Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, телләр һәм милли мәсьәләләр даими комитеты рәисе Разил Вәлиев матбугат очрашуында.

Әлеге програм кысаларында төп җиде бурыч күздә тотылачак:

1. Республикада телләр сәясәтенең норматив хокукый тәэминатын камилләштерү;
2. Татар һәм рус телләренең дәүләт телләре буларак тигез хокуклы булуына ирешү;
3. Республикада татар һәм рус телләрен өйрәнүнең, татар һәм рус телләрендә укытуның тулы бер системын үстерү; Республикадан читтә татар телен өйрәнү һәм татар телендә укыту мәсьәләсендә ярдәм итү;
4. Республикада татар һәм рус телләрен саклау һәм үстерү процессларын фәнни һәм фәнни-методик яктан тәэмин итү.
5. Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү;
6. Республикада дәүләт телләренең һәм башка телләрнең социаль статусын күтәрү һәм популярлаштыру;
7. Татарстанда милли телләр белән бәйле вәзгыятьне өйрәнеп, күзәтеп тору.

Програмның ашырылуын контрольда тоту мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнә. Програмны башкару мәсьәләсен карау, сарыф ителәсе акчаларга хисап тоту өчен ай саен җыела торган эшче төркем булдырылган.

“Телләр турындагы Европа хартиясе расланса, җиңелрәк булыр иде”

Разил Вәлиев республикада телләр мәсьәләсендәге проблемнарны чишү өчен Русия имзалаган, әмма әлегә кадәр Думада расламаган (ратификацияләмәгән) Европа телләр хартиясенең мөһим роль уйный алуын билгеләп үтте.

“Әлбәттә, проблемнар бар, берничә ел элек дәүләт шурасында региональ телләр һәм азчылык телләр турындагы Европа хартиясенең ратифицияләнмәве мәсьәләсен карадык. Ул әлегә кадәр ратифицияләнмәгән, югыйсә, Русия президенты тарафыннан ун еллар элек аңа кул куелган. Әгәр ул хартия эшли башласа, безгә телгә кагылышлы мәсьәләләрне чишү күпкә җиңелрәк булыр иде. Русия Дәүләт шурасында бездә Европа илләренә караганда бик күп милләтләр яши, шуңа европа хартиясен безнең илдә гамәлгә ашыру авыр, диләр”, дип сөйләде Разил Вәлиев.

Ул шулай ук бердәм дәүләт имтиханын рус телендә уздыру мәсьәләләрен дә игътибарга алды: "Югыйсә, киңәшмәләр, конференцияләр ике дәүләт телендә үткәрелергә тиеш. Әмма моңа кадәр әле ерак. Без моңа ирешә алмадык. Элекке програмнарда язылганча, күп районнарда тиз арада (синхронлы) тәрҗемә итү заллары юк, шуңа күрә күп кенә җыелышлар, утырышлар ике телдә уздырыла алмый.

БДИны рус телендә генә уздыруны да мин берничек тә аңлый алмыйм. Русия федерациясе конституциясе нигезендә кеше үз туган телендә белем алырга хокуклы, ә ник БДИны туган телендә бирергә хокуклы түгел? Әйтерсең лә, БДИ ул мәгариф түгел. Бу сорауларны без Русия Дәүләт шурасы алдына куюдан туктамыйбыз, әмма әлегә чишелеше юк”, диде Разил Вәлиев

“Патриотизм нигезендә милли рух булырга тиеш”

Журналистларның сорауларына җавап биреп, телгә ихтирамлык мәсьәләсен чишү, тел кулланышын балалар бакчасыннан башлау кирәклеген әйтте Разил Вәлиев, патриотизм мәсьәләсендә, нигездә милли рух булырга тиеш, диде ул.


"Без комитетның үткән җыелышын балалар бакчасында үткәрдек. Казанның ике балалар бакчасында булдык без. Андагы балаларның ничек итеп татар һәм рус телләрен өйрәнгәннәрен күзәттек. Бик нык куанып кайттык шуннан. Балаларга телләрне шулкадәр матур итеп уен формасында өйрәтәләр. Алар инде татар телендә үзләренең курчак театрларын да оештырган. Анда рус милләтеннән дә, башка милләттән дә балалар бар.

Әгәр без бу эшне эзлекле төстә алып барсак, балалар бакчасыннан башлап, югары мәктәптә тәмамласак, безнең телебезгә ихтирам булыр иде. Мин әйттем инде мотивация турында. Яшәр һәм эшләр өчен кирәк булмаган телне бик сирәкләр генә өйрәнә. Безгә моның өчен телнең статусын күтәрү, телне кирәкле итү максатында яңа кануннар, карарлар чыгарырга кирәк. Аннары икенче эш инде милли рухтагы тәрбия. Патриотизм ул коры патриотизм гына була алмый, патриотизм нигезендә милли рух булырга тиеш", диде Разил Вәлиев.

Ул чит төбәкләрдәге милли оешмалар эшен активлаштырырга кирәклеген дә билгеләп узды.

"Президентыбыз татарлар яшәгән кайсы гына төбәккә барса да, беренче чиратта андагы милләттәшләр белән очраша. Һәм җитәкчеләр белән очрашканда татар халкының мәнфәгатьләрен кайгыртуны сорый һәм килешүләр төзегән вакытта, һичшиксез, анда милли мәгариф, милли мәдәният турында берничә пункт була. Менә шул дәрәҗәдә эш башлангач, безгә инде андагы, башка төбәкләрдәге үзебезнең иҗтимагый, милли оешмаларыбызның эшен активлаштырырга кирәк, әгәр инде президент шундый килешү төзеп кайткан икән, милли хәрәктләребез, оешмаларыбыз шушы карарларга таянып, андагы хакимият белән эшләргә тиеш, чөнки анда яшәгән милләттәшләребез салым түли, аларның канун нигезендә таләп итәргә хаклары бар”, диде Разил Вәлиев.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG