Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" яшьләре мәхкәмәнең татарча узуын тели


Наил Набиуллин
Наил Набиуллин

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенең 30 гыйнварда татар телендә узуы көтелгән утырышы 6 февральгә күчерелде. Гаепләнүче "Азатлык" оешмасы егетләре бу яңалыкны шатланып кабул итте. Алар алга таба да татар теленең гамәлдә куланылуы өчен көрәшәчәкләрен әйтте.

Узган елның октябрендә Татар иҗтимагый үзәге бинасы түбәсендә байрак тотып фотога төшүләре канунсыз пикет дип бәяләнгән "Азатлык" татар яшьләре берлеге егетләрен хөкем итүче чираттагы мәхкәмә утырышы пәнҗешәмбе узарга тиеш иде. Моңа кадәрге мәхкәмә утырышында егетләр мәхкәмә процессының тулысынча татар телендә алып барылуын таләп иткәнгә күрә, бу мәхкәмә утырышы татар телендә узар дип көтелде. Әмма мәхкәмә утырышы 6 февральгә күчерелде. Сәбәбе -- мәхкәмәгә яңа хөкемдар билгеләнү.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге һәм татар иҗтимагый үзәге вәкилләре бу кичектерүне тыныч кабул итте. Күбесе моны мәхкәмәнең киләсе утырышының тулысынча татар телендә узачагына юрады.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин сорауларны җаваплап, бу мәхкәмәдә үзләренең җиңү-җиңмәвенең мөһим булмавын, ә мәхкәмәдә татар теленең эшләвенең әһәмиятле икәнен белдерде.

"Азатлык" яшьләр берлеге мәхкәмәнең татарча узуын таләп итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:51 0:00

"Узган елның октябрендә безгә канунсыз пикет уздыруны сәбәп итеп күрсәтеп Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 25әр мең сум җәза карары чыгарган иде. Без моны Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять иттек. Югары мәхкәмә Вахитов районы мәхкәмәсенең карарын көченнән чыгарып безнең эшне кабат тикшерү өчен Вахитов мәхкәмәсенә җибәрде. 17 гыйнварда мәхкәмә утырышы булды. Ләкин анда татар теленә тәрҗемәче чакырылмаган булып чыкты. Без бу утырышның татар телендә уздырылуын сорадык һәм хөкемдарның да татар телен белүче берсе булуын таләп иттек. Мәхкәмә утырышы 27 гыйнварга күчерелде. Ләкин бу утырышта тәрҗемәче булса да аның тәрҗемәсе бик начар булды. Ул күп кенә хокук терминнарын тәрҗемә итә алмады. Без кабат мәхкәмә утырышының татар телендә уздырылуын һәм хөкемдар татар телен белмәсә, аның мәхкәмә утырышыннан баш тартуын сорадык. Нәтиҗәдә утырыш 30 гыйнварга күчерелде. Һәм менә бүген утырыш бөтенләй уздырылмыйча безгә киләсе утырышның 6 февральгә күчерелүен белдерделәр. Моңа өстәп мәхкәмә хөкемдарының үзгәрүе, Елена Леденцова урынына Альберт Хөсәенов исемле татар кешесенең билгеләнүе дә безгә җиткерелде. Бу хөкемдар татарча беләме, юкмы анысы безгә билгесез. Ләкин шуны әйтә алам, без мәхкәмәдә җиңеп чыга алмасак та, татар теленең кулланылышы өчен көрәшәчәкбез", дип белдерде ул.

Киләсе мәхкәмә утырышы 6 февральдә узачак. Берлек вәкилләре бу утырышта да мәхкәмә процессының татарча узуын сораячаклары турында әйтте.
XS
SM
MD
LG