Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура "Дождь" сораштыруында экстремизм тапмаган


Русия генераль прокуратурасы "Дождь" телеканалы гамәлләрендә экстремизм тапмаган, шуңа күрә аңа ябылу янамый. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә. Тикшерү дәвам итә.

Тикшерү уздыруны Петебурның канун чыгару шурасы сораган. Аның сәбәбе блокада вакытында шәһәрне нациларга биреп, ленинградлыларның гомерен саклап калып булыр идеме, дигән сораштыру белән бәйле.

"Яблоко" партиясе әлеге сораштыруны "урынсыз" дип бәяләсә дә, аның "мәгълүмат чараларына карата басымга, сүз иреген чикләүгә" сәбәпче булырга тиеш түгеллеген ассызыклады.

Президент каршындагы кеше хокуклары шурасы кабель операторларының "Дождь" телеканалын сүндерүен тикшерүне сорады.

Шураның мөрәҗәгатендә әйтелгәнчә, операторлар үз өстенә цензура функциясен алып Русия конституциясен боза.
XS
SM
MD
LG