Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гагаузиядә узган референдум кануни дип табылды


Якшәмбе көнне Гагауз автономиясенең киләчәк язмышына бәйле референдум халыкара күзәтүчеләр тарафыннан кануни дип табылды. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда анда 53% халык катнашкан. Канун нигезендә 33% кеше катнашса, референдум узган дип санала.

Тавышка өч сорау куелган.

1. "Молдова республикасы үсешенең Европа берлегенә кушылу юнәлешендәге тышкы сәясәт векторын хуплыйсызмы?"

2. "Молдова республикасы үсешенең Таможня берлегенә (Русия-Беларусия-Казакъстан) кушылу юнәлешендәге тышкы сәясәт векторын хуплыйсызмы?"

3. "Сез Молдова республикасының бәйсез дәүләт статусы үзгәрү очрагында Гагаузия халкына үзенең тышкы үзбилгеләнү хокукын файдалану мөмкинлеге бирүче "Гагаузия халкының тышкы үзбилгеләнү статусын ачыклауны кичектерү турында" Гагаузия кануны өлгесен кабул итәргә ризамы?"

Таможня берлегенә керүне хуплап 94,49% халык тавыш биргән, 1,3% каршы булган.

Европа берлегенә кушылуга килгәндә аны 2,69% халык хуплаган, 67,3% кире каккан.

"Гагаузия халкының тышкы үзбилгеләнү статусын ачыклауны кичектерү турында" Гагаузия кануны өлгесен кабул итүгә 68% халык ризалыгын белдергән, 1,75% каршы булган.

Тавыш бирү тыныч узган.
XS
SM
MD
LG