Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда милли мәгариф идарәсе төзелгән


Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында милли мәгариф идарәсе төзелгән. Татар-информ хәбәр итүенчә, бу милли мәгариф белән идарә итү һәм педагогларга әлеге юнәлештә методик ярдәм күрсәтү юнәлешен ныгыту өчен эшләнгән.

Татарстандагы мәгарифне үстерү институтында милли мәгариф кафедрасы һәм лабораториясе булдырылган, барлык районнарда мәгариф өлкәсендәге идарә оешмаларында милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек белгече булдырылган.
XS
SM
MD
LG