Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фән Вәлиәхмәтов Туймазыда тальян бәйгесе оештыра


Фән Вәлиәхмәтов
Фән Вәлиәхмәтов

Күренекле татар җырчысы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов Туймазы шәһәрендә үзенчәлекле сәнгать бәйгесе оештыра. “Үзем җырлыйм, үзем уйныйм” исемле иҗат ярышмасының йомгаклау өлеше 14 мартка тәгаенләнгән.

Әлеге бәйге турындагы хыялын Фән Вәлиәхмәтов күптәннән күңел түрендә йөртә иде инде. Бу хакта ул узган елны Дүртөйле шәһәрендә узган татар җыры башкаручыларның “Туган тел” бәйгесендә жюри әгъзасы булганда да тамашачылар алдында әйтте. Инде менә аның әлеге проекты тормышка ашып килә.

Фән әфәнде әйтүенчә, әлегә кадәр мондый бәйгенең булганы юк иде. Аның үзенчәлеге - ярышманың исемендә үк чагыла. Конкурста катнашучы үзе җырларга һәм үзе үк нинди дә булса гармунда уйнарга тиеш. Әлбәттә инде, Фән ага фикеренчә, үзе кебек үк моңлы тальянда уйнап җырлаучылар булса тагын да әйбәтрәк булачак.

Фән Вәлиәхмәтов
Фән Вәлиәхмәтов
“Мин егерме елдан артык инде зур сәхнәләрдә үзем тальянда уйныйм, үзем җырлыйм, - ди Фән Вәлиәхмәтов. – Ләкин мин инде олыгаям, шуңа күрә дә үземә алмаш талант ияләрен калдырасым килә. Гармунда үзе уйнап үзе җырлаган кеше чын талант иясе була, чөнки ул тере тавыш белән җырлау сәләтенә һәм көченә ия. Әле Туймазыда узачак сәнгать бәйгесе әнә шундый талантларны барларга ярдәм итәр дип ышанам”.

Фән Вәлиәхмәтовка бу конкурсны оештыруда “Рамазан” төрки милли-агарту үзәге һәм Туймазы шәһәре хакимияте ярдәм итә. Ә бәйге үзе төбәкара дәрәҗәсен ала һәм анда катнашу өчен чакырулар Татарстанга, Чиләбе, Оренбур өлкәләренә һәм Пермь краена җибәрелгән.

“Безнең бәйгедә катнашучылар үзләре үк тальянда, йә булмаса ике рәтле гармунда уйнап, бер татар халык җырын, йә татар композиторы әсәрен башкарырга тиеш, - ди Фән Вәлиәхмәтов. – Тальян гармунның абруе татар халкы арасында бик югары. Тальянчылар концертларына халык бик теләп йөри. Ә менә шушы соклангыч уен коралында уйнап җырлаучылар азрак. Тальян үзе дә гади корал түгел, аңарда теләсә кем бик оста итеп уйный да алмый, фәкать бик сәләтлеләрнең генә хәленән килә бу эш. Ә инде җырлап та уйнасаң, бәяң тагын да күтәрелә. Моны мин үземнән дә чыгып әйтә алам”.

Жюрига Фән Вәлиәхмәтов үзе рәислек итәчәк. Ә аның ярдәмчеләре – танылган җырчылар һәм композиторлар, музыкантлар Рамил Курамшин, Айдар Галимов, Мөфтәдин Гыйләҗев, Фәнир Галимов, Зифа Нагаева, Марат Шәрипов, Флүрә Хөрмәтова һәм башка талант ияләре.

Фән әфәнде әйтүенчә, бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр 1 мартка кадәр үз чыгышлары төшерелгән видеоязмаларны оештыру комитетына җибәрергә тиеш. Ул язмалар беренче турда карап чыгыла. Ә инде бәйгенең йомгаклау өлеше һәм гала-концерт 14 мартка билгеләнгән. Ул Туймазы шәһәрендәге татар дәүләт драма театрында үтәчәк.

Бәйгедә катнашучылар ике төркемгә бүлеп бәяләнә - 20 яшькә кадәргеләр һәм 20 яшьтән 50 яшькәчә булган сәләт ияләре. Бәйгедә төп җиңүчегә - Гран-при иясенә бүләккә Фән Вәлиәхмәтовтан искитмәле матур эшләнгән тальян гармун. Шулай ук ике төркемдә дә өчәр урындагы җиңүчеләр билгеләнә һәм алар да кыйммәтле бүләкләр алачак. Тагын да бер махсус бүләк – сирәк башкарылучы татар халык җырын моңлы ишеттерүчегә. “Алга – татар балалары!” - ди Фән Вәлиәхмәтов.

1980 елларда Уфада тальян гармун бәйрәмнәре оештырыла башлаган иде. Аңа оеткыны ул чакта коммунистлар фиркасенең Башкортстан өлкә комитетында өченче сәркатип вазифаларын башкаручы (идеология юнәлеше өчен җаваплы) Таһир Ахунҗанов салды. Таһир әфәнде үзе дә оста гармунчы буларак билгеле. Әдәби иҗатта да үзен сәләтле каләм әһеле итеп танытты. Әмма тальян гармуннар озакка сузылмады. Имеш, тальян ул татар халкы уен коралы, шуңа күрә Башкортстанда зурлап андый бәйрәмнәр оештыру урынсыз дип тыйганнар дигән сүзләр дә йөрде. Имеш-мимешләр читтә торсын, менә бу бәйрәм хәзер тагын да баетылып бәйге сыйфатында сәхнәгә менә. Хәерле сәгатьтә!
XS
SM
MD
LG